Журнал «Безнең мирас»

Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылды


Актанышта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың беренче музее ачылды. Ул гимназия-интернат бинасында урнашкан.


«Гимназиядә Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар укый. Алар бирегә ана телендә белем алырга килә. Бу балалар татар телен генә түгел, аның мәдәниятен, сәнгатен, шулай ук Әлфия апа кебек бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова моңнарында тәрбияләнгән буын тәртипле, тәүфыйклы булачак, укуында да уңышларга ирешәчәк», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.

Энгель Фәттахов Актанышның Мәдәният паркында Актанышта туып-үскән, танылган әдәбият-мәдәният әһелләренең сыннары куелуын искә алды. Мәдәният паркында якташ җырчыбыз Әлфия апага һәйкәл куелачак, дип белдерде.


Интерактив стильдә эшләнгән яңа музейның ачылу тантанасында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Ул Әлфия Авзалова белән Казанда бер йортта яшәвен, шуңа күрә аның белән якыннан таныш булуын да әйтте:

«Без балаларны музейларга йөртәбез. Ә бу музей балалар укый һәм яши торган гимназия-интернатның үзендә. Балаларның милли традицияләрдә тәрбияләнүе мөһим. Республикабыз, халкыбыз горурлыгы булган шәхесләрне яшь буын белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова әти-әниләрнең күренекле замандашы иде, безнең дә яраткан җырчыбыз. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы иде. Бөек булса да, гади булды», — диде ул.


Музейда Әлфия Авзалованың тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары белән беррәттән, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клипны да карарга мөмкин. 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның җырлары яңгырый, телевизордан концерты күрсәтелә.


Бөек җырчының ике концерт күлмәген гимназиягә «Туган як» музее тапшырган. Кызлары Әлфия Авзалова яшәгән фатирдагы сәгатьне бүләк иткән.


Тагын бер заманча яңалык — интерактив караоке. Бөек җырчы репертуарындагы җырлар арасыннан теләгәнеңне сайлап аласың да, интерактив караокега кушыласың. Бэк-вокалны Әлфия Авзалова үзе башкара.


Музей Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән булдырыла. Барлык чыгымнар 3 миллион 600 мең сум тәшкил иткән. Гимназия директоры Рузилә Гарипова республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм Татарстан Республикасы Милли музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.




КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру