Ал мәчет (+фотолар)

«Казан сәүдәгәре Муса бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Зөбәйдә хаҗи Тимерфулат бине Муса бине Ягъкуб бине Ишмәмәт никахында вафат булгач, 1808 елда кызының мирасы хисабына төзетте».*

Унынчы мәхәллә саналган «Ал мәчет»нең төзелеше бөтен халыкны таң калдыра. Борынгы осталарның эш үрнәкләре серен бүген дә сок­ланып, гаҗәпләнеп өйрәнәләр, сөйлиләр. Әлбәттә, «Ал мәчет» архитектурасы башкалардан бик нык аерыла. Мәчетнең буе 16×12 метр, алгы якта манарасы куелган хәлдә салына. 1905 (башка чыганакларга караганда – 1906) елда беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсафа улы Галикәев (1847-1919) карамагындагы мәчет бинасының иңе 16 метр, буе 23 метр итеп киңәйтелә, аның архитектурасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Мәчет кызыл кирпечтән ике катлы итеп салынган. Манарасы бинаның төньяк ягына терәп үзенең нигезеннән күтәрелгән. Бина тышкы яктан штукатурланган, кирпечләре төрле-төрле формада тышкарак чыгарып салу ысулы белән декоратив элементларга баетылган. Манара астан сигез кырлы ике ярустан гыйбарәт һәм биек чатыр, алтын шар һәм ай белән тәмамланган. Гомумән, бу мәчет бөтен кыяфәте белән традицион татар мәчетләреннән шактый ук аерылып тора. Ул берникадәр шәрык архитектурасына тартымрак. Фасад эшләнешендә Шәрык аһәңнәре өстенлек иткән милли юнәлешне күрергә була. Кызганыч ки, 1930 елларда балконның өске өлеше һәм чатыр җимерелә, аскы сигез кырлы ярус белән балкон гына сакланып кала. Мәчет комплексына мәдрәсә, мәчет, имам йорты һәм 1888 елда рөхсәт алынып, таштан сату-алу өчен төзелгән кибет керә. Мәчет 10 нчы мәхәллә мәчете, «Тәбәнәк Бохаралы мәчете», аннан соң «Ал мәчет» дип йөртелгән. Барлык комплекс коеп һәм чүкеп ясалган тимер рәшәткә белән әйләндерелеп алынган булган. Үзәк архивтан алган мәгълүматлар һәм Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең язмалары буенча мәчетнең беренче имамы чыгышы белән Биектау районы Әлдермеш авылы кешесе Хәмит Мортазин булган. Заманында ул тәүге мәртәбә Казанда мөселманнар өчен дини уку йортлары ачу мәсьәләсен күтәргән.

Хәмит хәзрәт үзеннән соң имамлыкны улы Мөхәммәткә тапшыра. Мөхәммәт хәзрәт ошбу мәчеттә 1832 елга кадәр эшләгән. Әлбәттә, мәчет бай иганәчеләр ярдәме хисабына яшәгән. 1879 елда моңарчы имам булып торган Габделгани Шаһиәхмәт улы Иманколов урынына мәхәллә халкы Габделкаюм Габделбадыйковны (1836-1906) сайлап куйган. Габделкаюм хәзрәт аңа кадәр Арча районы Олы Бәрәзә авылында имам вазифасын башкарган. Заманының укымышлы руханиларыннан саналган Габделкаюм хәзрәт 1890 елда үзенә ярдәмче итеп билгеләнгән җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле Салихҗан әл-Баруди (Галиев) белән берлектә мәхәлләдә алдынгы ысул (җәдид) белән белем бирү тәртипләрен урнаштырган. 1908 елда унынчы мәчет мәхәлләсендә җәдид ысулына нигезләнгән укытучылар курслары оештырганы өчен агасы Галимҗан хәзрәт Баруди белән бергә Вологда губернасына сөрелә. Аның эшен 1907 елда мәрхүм әтисе урынына имам итеп сайланган Мөхәммәтгабдулла Габделкаюм улы Габделбадыйков дәвам итә. Ул үз карамагындагы Якупов мәдрәсәсендә җәдидчелек нингезләрен саклап кала. 1910 елда ошбу мәдрәсәдә 90 шәкерт укыган.

10 нчы мәчетнең мәхәлләсе ул вакытта өлешчә кече Сембер урамын һәм шул төбәктәге тыкрыкларны биләгән. XX гасыр башында мәхәлләдә ир-ат затыннан 486 кеше исәпләнгән.

Дөрес, 1917 елның Октябрь революциясе җилләре Яңа Бистә мәчетләренә дә кагыла. 1931 елның 22 нче июлендә Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән бу гыйбадәтханә ябыла. Совет чорында мәчет бинасы башта тулай торак, аннан соң Х.Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең санаторий-профилакториесе вазифасын башкару сәбәпле, ике як тәрәзәле зал икегә бүленә, аркалы тәрәзәләрдән зуррак итеп турыпочмак­лыларын ясыйлар. Тәрәзә формалары тулысынча үзгәрә.

Ниһаять, мәчет бинасы төп хуҗаларына 1998 елда кайтарып бирелде. «Ал мәчет» бинасы янә мөселманнарга хезмәт итә башлады. Ремонт үткәрелде һәм кыска вакыт эчендә гыйбадәтханә, тәһарәтханә, уку бүлмәләре, ашханә, китапханә һәм шәкертләр өчен торак урыннар булдырылды. Ошбу изге тарихлы бинада Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе урнашты.

Аллаһның рәхмәтләре булышадыр. 2005 елның 15 декабрендә, ниһаять, Бистә мөселманнарының тагын бер хыялы тормышка ашты: «Ал мәчет» манарасы күтәрелеп, анда ярым ай калыкты. Мәчет мөселманнар карамагына кайтарылып бирелгәч, гыйбадәтханәнең манарасын куярга элек берничә тапкыр талпынып карадык, әмма үз максатыбызга ирешә алмадык. Югыйсә, закон нигезендә Татарстандагы шактый күп иске мәчетләр архитектура, сәнгати кыйммәте зур булган биналар, дип игълан ителгән («Ал мәчет» тә шулар арасында), дәүләт аларны элекке хәленә кайтарырга тиеш булып та, бу үтәлмәгән, ә дин әһелләреннән моңа, ягъни мәчетнең манарасын торгызырга, тышкы фасадны реставрацияләү, тәрәзә рамнарын яңарту һәм тирә-якны тимер рәшәткә белән тотып алу өчен бик күп чыгымнар сорала иде. Аллаһның ярдәме ниятләребезгә туры килде.

Шунысы куандыра: Яңа Бистәдәге икенче гыйбадәтханәгә дә чын мәчет кыяфәте керде. Аллаһка шөкер, «Ал мәчет» янәдән Яңа Бистә яменә әйләнде.

Әдәбият:

1.Мәрҗани Ш.Б.Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – 415 б.
2. Хайрутдинов Р.Р. Салихов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. (Конец XVIII – начало ХХ веков). – Казань: Изд-во «Фест», 1995. –
280 с.
IMG_0861

IMG_0864

IMG_0867

IMG_0874

IMG_0875

IMG_0878

IMG_0880

IMG_0881

IMG_0882

IMG_0883

IMG_0885

IMG_0886

IMG_0889

Комментарий язарга