Журнал «Безнең мирас»

Акай явы

Безнең якта юктан гына шау-шу күтәрүче кешегә: «Ник кычкырасың, Акай явы чыкканмы әллә?» – дип әйтү гадәте яшәп килә.


Гыйбарәнең барлыкка килү тарихы болай. Явыз Иван тарафыннан басып алынган борынгы бабаларыбыз яшәгән җирләрдә азатлык өчен көрәш ялкыны бер дә тынып тормый. Казан ханлыгының төрле җирләрендә колониаль изүгә каршы берсеннән-берсе көчлерәк баш күтәрүләр булып ала. Шундый баш күтәрүләрнең берсе 18 нче йөзнең беренче яртысында Татарстан һәм Башкортстан җирләрендә морза Акай Кучемов җитәкчелегендә кабынып китә. Чулман аръягында купкан дәһшәтле фетнә хәбәре Бүрсет буе авылларына да килеп җитә. Изүчеләргә каршы юнәлгән бу баш күтәрүне халык «Акай явы» дип атаган, аңа теләктәшлек белдергән, кулга корал алып, изге яуга китәргә әзер торган. Ләкин тигезсез бер бәрелештә Акай батыр җәлладлар кулына әсир төшә. Ул, ачлыкка һәм газапларга түзә алмыйча, патша зинданында җан бирә. Акай үзе һәлак булса да, аның ядкяре һәм даны халык күңелендә онытылмый. Шушы рәвештә булса да аның исеме безнең телебездә, сөйләмебездә бүген дә сакланып килә.


Текстны, "Тел күрке - сүз" тапшыруында яңгыраган язмага нигезләнеп, Рөстәм Акъегет әзерләде. 


Безнең мирас. - 2020. - №7.


Фото: pixabay

Теги: Мансур Фазылов Яңалыклар Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру