Журнал «Безнең мирас»

Ак кыя (+фото)

Ак Кыя (Aq Qaya, Акъ Къая – кырым-татарча) – Кырым ярымутравының Биек Карасу елгасы үзәнлегендәге кыя. Үзәнлектән – 100 метр, диңгез өсте тигезлегеннән – 325 метр биеклектә.
1981 елдан республика күләмендәге табигать һәйкәле булып исәпләнә.  
Кыя борынгы океаннан тупланган палеоген акташ, ком һәм акбурдан гыйбарәт. Заманында галимнәр биредә 50 миллион ел элек яшәгән китның бик яхшы сак­ланып калган скелетын тапкан. Борынгы кешеләр (неандерталец, мустьер чоры) яшәгән мәгарәләрдә исә мамонт, мәгарә аюы, болан, сайгак, борынгы үгез, кыргый ишәк һәм кыргый ат сөякләре табылган. Соңрак биредә сарматлар (борынгы төркиләр) яши башлаган. Алар кыя түренә юлбашчыларын җирли торган булган. Кыядагы иң зур, риваятьләргә кергән мәгарә – Алтын Тишек!
Урта гасырларда Ак Кыя һәм тирә-юньдәге уңдырышлы туфраклы үзәнлек затлы Ширин нәселеннән чыккан татарларга күчә. Ширин ыруы исә Идел, төгәлрәге – Нократ (Көмеш Елга) буенда яшәгән Дангы бәйдән (Чыңгызхан нәселе) башлана. Туктамыш хан Дангы бәйнең улы Рухтимер бәйгә үзенең сеңлесен кияүгә биргән. Тора-бара бу нәсел ханнар – Гәрәйләр ыруы белән дә туганлаша башлый. Никах вә туй йолаларын алар Ак Кыя өстендә уздырган. Ширин нәселе «Идегәй» дастанында да телгә алына.
Мәгълүм булганча, «Идегәй» дастаны болай тәмамлана:
...Идегәйнең башын кискән Барык булды,
Башын китергән Ширин булды...
Кырым, Казан, Аҗдаркан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.
Биредән дөньякүләм әһәмияткә ия Бөек Ефәк Юлы үткән, XIII гасырда сәүдә каласы – Карасубазарга (хәзер – Белогорск, 1944 елда кырым татарлары сөрелгәч, Сталин фәрманы белән кушылган атама) нигез салынган.
...1620 елда әсир төшкән Богдан Хмельницкийны, упкынга ыргытырга дип, шушы кыя башына алып менәләр. Бер татар морзасы, аны кызганып, акча түли, гетман исән кала. Совет чорында Ак Кыяда һәм Карасу үзәнлегендә «Человек с бульвара Капуцинов», «Всадник без головы», «Вождь краснокожих», «Звезда и смерть Хоакина Мурьеты», «Чипполино» кебек кинофильмнар төшерелә. Урыс телендә. Татарчасына исә, әлбәттә инде, гадәттәгечә, «өлгерә» алмаганнар...
0

Теги: Морад Дусай Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру