Ак әби

Əгүүзү биллəəһи минəш-шəйтаанир-раҗииим. Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим. Əлхəмдүлиллəəһи раббил гəəлəмииин. Үəссалəəтү үəссəлəəмү гəлəə расүүлинə Мүхəммəдиү үə гəлəə əəлиһи үə əсъхəəбиһи əҗемəгииин. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә: «Бәндә Аллаһыга якынрак булган саен, Ул аны катырак сынар, сынауны уңышлы үткән саен, Аңа якынрак булыр», – дип белдергән. Икенче бер хәдисендә исә: «Шундый заман килер, дин тоту утлы күмер тоткан шикелле булыр: тотсаң – пешерер, ташласаң – сүнәр, сөенеч шул кешеләргә – кемнәр шундый вакытта Ислам динен саклап, башкаларга җиткерә алсалар», – дигән. Партадаш дустым Зәкиулланың әбисе Фатыйма абыстай менә шушы аятькә һәм хәдискә туры килә торган абыйстай иде. Мин 7 нче класста укыганда, гарәп хәрефләрен өйрәнеп, китаплар таный башлагач, Аланнан (бездән 6 чакрым ераклыктагы авыл) килеп укучы партадашым Зәкиуллаларга кунакка бардым. Шунда Зәкиулла белән икәү аның әбисе Фатыйма абыстайның хәлен дә белдек. Ул Зәкиуллалардан ерак түгел, ялгыз яши иде. Мин аны әле хәзер дә Марсель Галиевнең: «Ак сакаллы бабайлар, ак әбиләр кайда сез хәзер?» – дип куйган соравына ачык мисал итеп күрәм. Нәкъ ул сурәтләгәнчә, шундый күркәм, чын ак әби – татар карчыгы иде Фатыйма абыстай. Без анда ишегалдында вак-төяк эшләр белән маташтык һәм инде Зәкиулла дустым әбисенә минем гарәп хәрефләрен белүемне әйткәч, Фатыйма абыстай миңа тагы да хөрмәт белән караган күк тоелды. Зәкиулла миңа да әбисенең чормасында шактый китаплар барлыгын «чиште». Фатыйма абыстай бер дә аптырап тормыйча: «Барыгыз, менегез һәм үзең укый торганнарын, күңелең ятканнарын алып төш», – диде, миңа карап. Без Зәкиулла белән чормага мендек. Минем андагы «байлык»ка исем-акылым китте, бу – Әбүгалисинаның мәгарәсеннән бер дә ким түгел иде: андагы китап, андагы китап… Араларында шактый зурлары, хәтта чөй (рун) язуы белән язылганнары да бар иде. Кызганыч, ул китапларның хәзерге язмышын белмим. Шактый еллар үткәч, Миркасыйм ага Госманов экспедиция белән килгәч, без Аланга бардык, әмма чормадагы китапларның берсе дә юк иде инде. Ләкин мин әле дә анда күргән китапларны оныта алмыйм. Ул чагында мин гарәп хәрефләре белән язылган татарча китапларны, күпме кирәк – шулхәтле алып төштем. Фатыйма абыстай аларны карап: «Менә монысын кире китерерсең, монысы үзеңдә калсын», – дип, кайсын вакытлы гына укып торырга, ә кайберләрен үземә үк бүләк итеп бирде. Шулай итеп, мин китапларга шактый баедым.

Фатыйма абыстай (уртада) туганнан-туган сеңлесе Рәйсә Галиәкбәрова (сулда) һәм бертуган сеңлесе Хәлилә Хәйретдинова белән. 1980 нче еллар. З.Минһаҗев фотосы

Әле хәзер уйлап утырам: нинди авыр, куркыныч еллар булуга карамастан, үзенең хәзрәтенең (ирен алып китеп атып үтергәннәр) һәм Яңгул мулласының китапларын (анысы куылган вакытта бөтен китапларын Фатыйма абыстайга биреп калдырган) – менә шул бөтен хәзинәне Фатыйма абыстай йөрәкләнеп алып кала алган һәм күз карасыдай саклаган.

Безнең үзебезнең әби-бабайлар урыс хәрефләрен дә укый-яза белмиләр иде. Мин Фатыйма абыстайның, шушы китапларны укып, шулкадәр дини һәм дөньяви мәгълүматы булуына да шакката идем. Ул бик оста мөгаллимә һәм шул ук вакытта психолог та иде: бик матур итеп сөйли, җайлап кына безне вәгазьли, бервакытта да каты итеп бәрелми.

Бервакыт Фатыйма абыстай безгә: «Сездән җүнле кеше чыгармы икән инде? Мәктәбегездә дә җүнлелеккә һич өйрәтмиләр», – диде. Без, аптырап: «Ничек инде өйрәтмиләр?» – дидек. «Сезгә бит анда:

«Тиздән үсеп җитәрбез,
Әтиләр эшен дәвам итәрбез», – дип җырлаталар. Әтиләрегез салырга ярата, аларның эшен дәвам иткәч, сез дә исерекләр булырсызмы икән», – диде Фатыйма абыстай, моңа җавап итеп. Еллар үткәч, хәзер аның бу сүзләрен уйлап утырам: ул бит безне шулай тәрбияләгән, бала тәрбияләүдә аның үзенә генә хас алымнары булган. Ул вакытта безне кызыксындырган дини сорауларга да матур гына иттереп җавап бирә алган Фатыйма абыстай.

Күрше Сәрдегән авылында хәзрәтнең карчыгы Зәйнәп абыстай Мифтахова бар иде. Мин аңа да китап алырга төшкәли идем. Һәм шушы ике абыйстай – Зәйнәп әби белән Фатыйма әбидән алган китаплар арасында аларның бер-берсенә гарәп хәрефләре белән Корбан гаете, Ураза гаете, Мигъраҗ кичәләре уңаеннан котлап язган открыткалары килеп чыккалый иде. Шундый авыр заманда да алар авылдан-авылга хатлар язышып, дини бәйрәмнәрне (ул вакытта өйләрендә телефоннары булган кешеләр дә бик сирәк) искә алганнар, курыкмыйча, йөрәкләнеп шушы китап­ларны безгә биргәннәр, ислам динен күңелләребезгә салырга юл тапканнар. Алар искиткеч гүзәл карчыклар – чын ак әбиләр. Урыннары оҗмахта булсын!

Фатыйма абыстай 100 яшькә чаклы яшәде, аның урыны һәрчак түрдә булды. Зәкиулланың әти-әнисе – Тәүхидә апа белән Зыятдин абый аны, бер авырсынмыйча карады, кадерләде һәм матур итеп соңгы юлга озатты.

Фатыйма абыстай белән Зәйнәп абыс­тай – романнар язарлык заманна­рының чын герой әбиләре. Язган сүзләребез аларга дога булып ирешсен, Аллаһының рәхмәтендә булсыннар. Инде Раббым һәрбарчабызга да Фирдәвес җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп кылсын!

Комментарий язарга