Айдар иле яки Татарның Жан Габены

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов (1943-2020)

Валлаһи, дип әйтәм, хан булу аңа килешер иде. Айдар хан! Юк, бөек адашы – заманында беренче булып ислам динен кабул иткән Идел буе Болгары хакиме Айдар ханны (VIII гасыр-865) яисә «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектаклендә ул башкарган Җиһангир хан ролен хәтеремдә яңартып әйтүем генә түгел бу. Чынлап та, татарның бай тарихыннан, бәһа биреп бетергесез мәдәниятеннән һәм, әлбәттә, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Ш.Мәрҗани кебек мәшһүрләребезнең, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Н.Исәнбәт, Ә.Еники, С.Хәким кебек классикларыбызның хәзинәгә тиң әсәрләре белән бергә, бүгенге күренекле әдипләребез иҗатыннан тирәнтен хәбәрдар булган үтә талантлы артист һәм режиссер Айдар Садретдин улы Хафизов, мәһабәт төс-кыяфәтендәге олпатлылык, вәкарьлек, затлылык, зыялылык, үз-үзен тотышы белән генә түгел, чын мәгънәсендә, бар вөҗүде белән хан булырлык шәхес иде.

Айдар абый хакында мин узган ел башында, вафатыннан соң бер ай үтәрүтмәстән үк, мәкалә язарга тиеш идем. Чөнки кызы Айсылуга (без – коллегалар, ул – «Идел» журналының русча басмасында баш мөхәррир) вәгъдә биргән идем. Бирүен бирдем, әмма, сәфәрдә еш булуым һәм кырыкмаса-кырык эш өелеп тору сәбәпле, язарга һич кенә дә җай чыкмады. Айсылуның күзенә артык чалынмаска тырышып, менә бүген язам, менә иртәгә тотынам, дип йөри торгач, елдан артык вакыт агымсу кебек «акты» да китте. Хәзер үз-үземне, күрәсең, вакыты җитмәгәндер, шулай кирәк булгандыр, дип тынычландырырга тырышам. Бәлки, шушы вакыт аралыгында мәрхүм артистка нисбәтле китапның (автор-төзүче – драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин) дөнья күрүе, Айдар абыйның чын исеме Бәдретдин (гарәпчәдән «диннең тулы ае» дигәнне белдерә) икәнлеген белүем, артистның вафатыннан соң ярты ел узуга, сабакташы, сәхнәдәше, дусты Хәлим Җәләйнең дә «таҗлы» зәхмәт (коронавирус) авыруыннан, көтмәгәндә-уйламаганда, Айдар абый шикелле, серле рәвештә бакыйлыкка күчүеннән янә бер сискәнүем, шулай ук узган ел ахырында Питрәчтә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов исемендәге театр фестивале зурлап уздырылуыннан хәбәрдарлыгым кирәк булгандыр?!.

Айдар Хафизов кызы Айсылуның (хәзерге вакытта «Идел» журналының русча басмасында баш мөхәррир вазыйфасын башкара) хезмәттәше Шамил Садыйков (бүген ул – «Татмедиа» АҖнең генераль директоры) белән бергә «Эфир» телеканалында эшләгән чагы

Камал театрына берәр спектакль карарга килсәм, гадәттә, тәнәфес вакытында сәхнә артына кереп, коридорда очраган яисә грим бүлмәләрендә булган артистлар белән күрешеп чыгарга тырышам. Кайчак артистларның (гадәттә, шахматшашка «җене» кагылган ике ахирине – Айдар абый белән Хәлим абый Җәләйне) шахмат тактасы янында үзара көч сынашкан чагына туры киләм. Айдар абыйның кайчандыр шушы театрда гап-гади артист булып хезмәт иткән драматург Туфан Миңнуллин белән дә шахмат уйнаганы һәм аны җиңгәне булган икән. Җиңелгәненә әллә ни борчылмаган драматург, могтабәр артистыбызның беркайчан да эшсез-шөгыльсез тора алмавын фикерендә калкытып, үзенчә гомумиләштереп, болай дигән, имеш: «Нишлим икән, дип, мескенләнеп йөри торганнардан түгел бу кеше – теләсә нинди хәлдә дә үзенә шөгыль табачак!»

А.Хафизовның Х.Җәләй белән шахмат уйнаган мәле

Шахмат турында сүз чыккач, бу урында мәрхүм Айдар Садретдин улын соңгы юлга озату мәрәсиме вакытында, үзенең вафатына да санаулы айлар гына калганын уена да китермәгән Хәлим Җәләйнең сөйләгәннәрен искә төшерергә булдым. Хәлим ага хастаханәдә яткан хезмәттәше Айдар абыйга шылтыраткан – бу аларның соңгы сөйләшүе булган. Хәлим Җәләйнең: «Ничек хәлең, Бәдретдин, җиңеллек бармы? Иркәләнеп ятма анда, тизрәк чык, сине шахматта бергәләп уйнап бетерәсе партия көтә! Теге көнне син җиңгән идең, бу юлы мин җиңәргә тиеш!» – дип әйтүенә җавап итеп, Айдар абый: «Ярар, Җәләлетдин, уйнарбыз, син җиңәрсең!» – дигән. Инде икесе дә мәрхүм.

Шәхес хакында күбрәк беләсең, кемлеген, асылын аңлыйсың килсә, аның балачагын өйрәнергә кирәк, диләр.

1943 елның 20 маенда, ягъни Бәдретдин (сәхнә дөньясына аяк баскач, булачак артист Айдар тәхәллүсен ала) гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән вакытта аның атасы – Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышын исән-сау кичкән, чыгышы белән Балык Бистәсенең Чирмешән авылыннан булган Садретдин абзый – илле өч яшен, әнисе – Питрәч районының Күн авылы тумасы Зөлкагъдә Хәлиулла кызы исә кырык ике яшен тутырган була инде.

1944 ел башларында булса кирәк, тома сукыр Хәлиулла бабай беркөнне әле генә тәпи йөреп киткән оныгының битен-йөзен сыйпаштырып алмакчы була, куркудандырмы, Бәдретдин-Айдар кычкырып еларга тотына. Шулвакыт бабасы: «Тавышы көр чыга моның, югалып калмас бу!» – дип әйтеп куя.

Хафизовлар гаиләсенең төп нигезе

Сабый чак, балачак, дигәннән… 1949 елгы язгы ташуның иң котырынган вакытында алты яшьлек Бәдретдин, әнисенең кер юа торган озынча калай ләгәнен көймә итеп йөзгәндә, чүттән генә батмый кала – ярый әле вакытында әтисе килеп коткара үзен!

И ул балачакта күргәннәр!..

Әлеге язгы ташудан соң күп тә үтми, йорт җиткезеп кергәч, әти-әнисенең сыер мае, йомырка сатудан җыелган акчага күрше-күләннән бурычка алып торганын да өстәп, Казан базарыннан күкеле сәгать алып кайтуы, шул сәгатьнең күкесенә кызыгып, аны башыннан эләктердем дигәндә генә, берсе өстенә икечесе куелган урындыклар җимерелеп, Бәдретдиннең идәнгә мәтәлеп төшүе, күкенең исә хәрәкәтсез асылынып калуы, малайның: «Бетте башым!» – дип, куркуыннан бәрәңге бакчасындагы буразнада качып ятуы дисеңме, абыйлары Хөснетдин (Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваның әтисе) белән Фәрзетдингә (Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизовның әтисе) охшарга тырышып, төрле яфрак белән мамык кушып, шуны тәмәке итеп тартуы (кайсы малай-шалайның гына башыннан үтмәде икән бу?!) дисеңме, сигез яшендә ике зур кәбестәне, күчәннәреннән бәйләп, иңенә аллы-артлы асып, алты чакрым араны җәяү үтеп, Питрәч базарына сатарга алып баруы, көне буе аяк өстендә торып, инде караңгы төшә башлагач кына, үзен жәлләгән бер апага шуларны әллә илле тиенгә, әллә бер сумга сатып җибәрүе дисеңме…

Бабасы Хәлиулла, әтисе Садретдин кебек хезмәт сөеп үскән Айдар Хафизов, бала вакыты, яшүсмер чагы турында сөйләгәндә, мондый бер вакыйганы искә ала: «Өебез өй рәвешенә керсә дә, әтинең тәрәзә рамнары эшләтергә, аңа пыяла сатып алырга акчасы калмаган иде. Рамсыз өйдә кышны ничек уздырасың? Фәимә апа (1932 елда туган) Себер якларына вербоваться ителеп китте. Унсигез яшьләр генә иде аңа. Ул «единовременно» дип түләнгән акчаны (ә ул акча барган җирдә яшәп китәр өчен бирелә бит инде) әтигә алып кайтып бирә дә: «Тәрәзә эшләт, әти!» – ди. Әти, боларны сөйләгәндә, кинәт саркып чыккан яшьләрен сөртергә онытып: «Менә бит кыз бала башы белән өебезне тәрәзәле итте Фәимәбез», – дип елмаер иде. Аның яхшылыкка булган мондый мөнәсәбәте бәгыремә үк үтте. Үземнең дә шундый игелекләр эшлисем килде. Апага бирелгән акча рамнарның бер генә катын эшләтергә җиткән, шуңа салкын кышкы көннәрдә өебездә җылы бик тормый иде. Берничә ел әнә шулай туңып, салкыннарда мич ярылырлык итеп ягаяга яшәдек. Тәрәзәнең биштән дүрт өлешен ылыс белән сипләп менсәк тә, җылы җитми иде. Әти, туңган саен: «Их, ике кат рамы булса, бу кадәр ягуга өебез май кебек булыр иде!» – дияр иде…»

А.Хафизовның әтисе Садретдин

Ният иткән – морадына җиткән, дигәндәй, бишенче сыйныфта укыганда, урындык-мазар ясарга өйрәнгән, инде столяр булам дип хыяллана башлаган Бәдретдин, ничек итсә-итә, өйләренә тәки икенче кат рам куя бит: «Беренче эшләгән рамымны тәрәзә уентыгына урнаштыра башлауга, әни, күреп алып: «Кай арада ясадың син моны, йа Рабби, улым, атаң күрсә, башыңны өзә бит, ник сорамый-нитми генә тотындың соң?!» – диде. Ул арада капкадан әти керде, мин, куркып, урамга шылдым. Әти әнидән сорый икән: «Бу нинди рам? Кайсы остадан ясатып алдыгыз? Күпмегә килештегез? Акча юк бит, көтәргә ясадымы соң?» Әнинең: «Малаең эше», – дигәнен әти шаяртуга гына юрый: «Үзе ясады, димәкче буласың алайса? Тәк-тәк, кайда соң малай үзе?!»

«Шуннан, әни, шуннан соң әти ни әйтте, ярый, башкаларына да ясасын, димәдеме?» – дим, түземсезләнеп. Әни үзе бик теләп сөйләп бирә: «Ак димәде, кара димәде, рамга бик озак карап утырды, ошаткан кебек булды», – ди. Миңа шул гына кирәк тә, дәшмәү – ризалык билгесе…»

Җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда Бәдретдин авыл көтүен көтәргә алына: «Әти мине иртәнге сәгать өчтә уятырга керә. Әле көтүне көтә башлаган чакта, чыныкмаган гәүдәм тәмам ватылып бетә иде. Мин, елар дәрәҗәгә җитеп, урынымнан тора алмый интегәм. Тора-бара күнегелә, чыныгыла. Тәки көтүне көтеп чыктык. Акчама беренче сатып алып кайткан әйбер «Шуйский» дигән хромка гармун булды. Бераздан велосипедлы да булдым…»

Шуннан соң, кем әйтмешли, инде буй җиткән, чын мәгънәсендә хезмәт белән чыныккан, гармун уйнарга өйрәнүе киләчәктә бик ярап куячагын башына да китермәгән егетебез олы юлга сәфәр чыга…

А.Хафизовка нисбәтле китап (автор-төзүче – Ю.Сафиуллин) тышлыгы

Айдар Хафизовның башта Васильево бистәсендәге техникумның автомеханиклар әзерли торган бүлегендә укырга ниятләп тә, көтмәгәндә-уйламаганда, Юдинодагы тимерьюл училищесына укырга керүе, анда төзүче-монтажчы һөнәрен үзләштерүе, Тимерьюлчылар мәдәният сараенда гармунчы-баянчы булып эшләве, шулай ук кинәт кенә Казандагы театр училищесына укырга керүе – болар барысы да аңа ул вакытларда Аллаһы Тәгалә бүләк иткән – язмышында тирән эз калдырган вакыйгалар.

1961 елның 1 декабрендә ул Наил Шәйхетдинов, Хәлим Җәләй, Наил Әюпов белән бергә Театр училищесында укый башлый. Остазлары – Ширияздан Сарымсаков (курс җитәкчесе), Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, Хөсәен Уразиков, Әнвәр Бикчәнтәев, Вахит Хаков, Татьяна Геллер, Анна Гацулина һ.б. Тик икенче курстан укуын ташлап торырга язган була Айдарга…

Театр училищесында бергә укыган өч талант (сулдан уңга): Наил Әюпов, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов

1963 елда берара җырчы һәм композитор, хор җитәкчесе Сара Садыйкова белән бергә «Спартак» комбинатының Горький исемендәге клубында концертмейстер булып эшләп алу, шуннан соң Польшада армия хезмәтендә булу, аннан кайткач, ягъни 1968 елда кабат Театр училищесында уку (булачак хатыны Фәридә Ибраһимова, Илдар Хәйруллин һәм Фәрит Мәмәш белән бергә), өйләнү, Филармониядә, шулай ук Күчмә театрда эшләп алу, 1969 елда олы кызы Ләйсән туу, 1970 елда Казан университетында студентлар белән бергә «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин) спектаклен кую, шул елларда Илһам Шакиров, Җәваһирә Сәлахова кебек күренекле җырчылар, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов, баянчы, композитор Марс Макаров, шагыйрьләр – Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов белән аралашу, 1974 елда икенче кызы Айсылуның дөньяга килүе – болар киңкырлы талант иясе Айдар Хафизов биографиясенең хәтердә уелып калырлык сурәтләре…

Театр училищесында очрашу истәлеге: уңнан икенче – Илһам Шакиров, Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Айдар Хафизов

Шулай да Айдар Хафизовның, язмышында кискен борылыш ясап, гомерен Олы Иҗатка тулаем багышлавы аның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлау чорына туры килә. 1969 елдан башлап ул алтмыштан артык спектакльдә уйный. Айдар Хафизов башкарган рольләр арасында кемнәр генә юк: Гариф («Туган туфрак», С.Шәкүров, 1969), Сәяр («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1970), Газраил («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1978), Имаметдин («Кичер мине, әнкәй!», Р.Батулла, 1979), Ланфредини («Моңлы бер җыр», Т.Миңнуллин, 1981), Камали («Бәхетсез егет», Г.Камал, 1984), Якуб Акчурин («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин, 1986), Дәрвиш («Ай тотылган төндә», М.Кәрим, 1988), Листунов («Ат карагы», Т.Миңнуллин, 1989), Җиһангир хан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, 1990), Мостафа («Зөләйха», Г.Исхакый, 1992), Кадыйрбирде («Идегәй», Ю.Сафиуллин, 1994), Тимуш («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 2000), Зәйнулла («Арбалы хатыннар», З.Зәйнуллин, 2010), Алтын хан («Хан кызы Турандык», К.Гоцци, 2012), Әбделхан («Мәңгелек буран», Ч.Айтматов, 2018) һәм, әлбәттә, Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» романы буенча куелган телевизион спектакльдәге Иргали, шулай ук бөтен татар дөньясын шаулаткан Мөхәммәдьяр образлары («Мөхәммәдьяр», драматик поэма, Ф.Яхин).

Артист Айдар Хафизовның үзенә бирелгән рольләрен ничек башкаруы турында сәхнәдәше Равил Шәрәфидән дә оста итеп әйтеп булмастыр. Менә нәрсә дигән иде ул: «Артист буларак Айдарның иң кирәкле сыйфаты – персонаждан читкәчатакка китмичә, төп үзәген табып эзләнүендә һәм аны бернинди хилафлык китермичә гәүдәләндерүендә. Кемне уйнаганын белеп эш итә. Артистка тагын бик кирәк нәрсә – күз. Күз карашы дисәк, дөресрәк булыр. Бернәрсә аңлатмый торган күз карашлы артистлар була. Ул, сиңа карап торса да, сине күрми. Ә менә Айдарның һәр персонажында шул персонажга гына хас күз карашы белән очрашасың. «Хуҗа Насретдин»дә мин – Хуҗа, ул Хан иде. Халыкка беренче спектакльне уйныйбыз: Айдарның күзләренә карыйм, куркып киттем, миңа ерткыч Аксак Тимер үзе карап тора кебек тоелды… Айдар – татарның Жан Габены булып танылырлык артист!»

А.Хафизов Мөхәммәдьяр образында

Айдар Хафизов хакында сөйләгәндә, аның яшьтәше (икесе дә 1943 елда туган) – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән җандаш дуслар булуын әйтми мөмкин түгел. 1999 елда бу ике ахиригә Кырымда сәяхәттә булырга, Бакчасарайдагы атаклы Чуфут-Кала (яки Җефет-Кала, Кырык Үр) түбәсенә күтәрелергә туры килә. Үзләренең дуслыклары хакында Равил ага болай дип сөйләгән иде: «Кан кардәшләр дә түгелбез, туган җирләребез дә кайсы кайда, мәгәр туганнардай якынлык бар бездә. Бу ерак бабаларыбыздан, әлегә ачыкланмаган нәсел чыгышыбыздан киләдер, бәлки, дип тә уйлыйм. Монысы, әлбәттә, туган төбәгебез якынлыгына ишарә кылып фаразлау». Чынлап та, Айдар абыйның әнисе ягыннан Хәлиулла бабайның – Балык бистәсендәге Чирмешән авылыннан, ә Равил Фәйзуллинның исә шул ук районның Балтач (Юлсубино) авылы тумасы икәнен искә төшерсәк, олуг Артист белән Шагыйрьнең нәсел җепләре бергә тоташкан булу ихтималын күрербез.

Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналында егерме биш ел буе баш мөхәррир булып эшләгән чакта, яшьтие Айдар Хафизов режиссурасы ярдәмендә, журналның дүрт-биш юбилей кичәсе һәм үзенең берничә юбилее тиешле югарылыкта билгеләп үтелде. Әйтик, шулардан берсе – 2012 елда «Казан утлары»ның 80 еллыгын Камал театры сәхнәсендә билгеләп үткән чарада Айдар Хафизовка – режиссер, мин фәкыйрегезгә исә сценарий авторы буларак катнашырга туры килгән иде. Шөкер, ашык-пошык, ордым-бәрдем эшләргә күнекмәгән Айдар абый белән бергәләп, сәхнәдән әйтеләсе һәр җөмләне кат-кат тикшереп, җеген-җеккә китереп, тамашачыга югары кимәлдәге затлы кичә тәкъдим итә алдык.

Айдар Хафизов татар мәдәниятендә, аерым алганда, театр сәнгатендә һәм әдәбиятта үзенең үзенчәлекле сәхнәви уеннары, сыйфатлы, мәгънәле, күркәм нәтиҗәле эш-гамәлләре белән башкалардан аерылып торган, халкым өчен дип янып-көеп яшәгән, талантын, бар көчен бары тик милләткә хезмәт итү юлында сарыф иткән асыл шәхесләребездән иде.

А.Хафизов (рәсемдә арткы рәттә) сәхнәдәшләре – Х.Мәхмүтов, Н.Шәйхетдинов, И.Мәхмүтова, Ю.Сафиуллин, И.Мәсгутов белән хаҗ сәфәрендә. 2007 ел

2007 елда үзе шикелле үк киң танылу алган артистлар Наил Шәйхетдинов, Идрис Мәсгутов, Юныс Сафиуллин, Исламия Мәхмүтова, Хәлил Мәхмүтов белән бергә хаҗ сәфәрендә булып кайткан дин кардәшебезнең гомеренең соңгы елларында табигатькә, җиргә тагы да якынаюы, Аллаһка сыенып, аның һәр бирмеш көненә шөкер кылып яшәве, туган авылындагы төп нигез урынында яңа йорт җиткезүе, умарта тота башлавы, әти-әнисе, туганнары җирләнгән авыл зиратына барып, Коръән Кәрим укып кайтуы, атна саен диярлек Күн авылы мәчетендә мәрхүм мәзин бабасы кебек азан әйтүе – аның бәрәкәтле тормыш белән яшәвенә янә бер дәлилдер.

А.Хафизовның әнисе Зөлкагъдәгә 100 яшь тулуны билгеләп үткән чак. 2001 ел

Ни кызганыч, 2020 елның 13 декабрендә аяусыз үлем аны – Олпат Артистны, милли-мәдәни дөньяда чын мәгънәсендә Айдар илен булдырган татар Жан Габенын безнең арадан алып китте…

 

Ләбиб Лерон

«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 98-105 б. 

 

Комментарий язарга