Журнал «Безнең мирас»

Агач эшләнмәләр

Крестьян тормыш-көнкүрешендә агачтан эшләнгән әйберләр аерым урын алып торган. Агач — иң уңайлы, арзан, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Агачтан нәрсә генә ясамаганнар: балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар дисеңме, агач савыт-саба, чүмечләр... Агачтан эшләнгән һәр әйберне, нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәр. Һәр бизәкнең үз мәгънәсе булган: мәсәлән, түгәрәк – кояшны, дулкынлы сызыклар суны белдергән. Йөзем тәлгәшләре, чәчәк, яфрак һәм сабакларны үсемлек орнаменты ярдәмендә агачка төшергәннәр алтын куллы осталар. Контурлы ябыштырылма бизәкләр белән тәрәзә йөзлекләрен, кәрниз асты яссылыкларын, йорт почмакларын матурлаганнар.


TP Милли музее фондында агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары коллекциясе бар. Аның нигезен Идел буе осталарының эшләнмәләре тәшкил итә.



Руфия Мөхетдинова
Безнең мирас. - 2016. - №11. - 112-113 б.

Фотолар: ТР Милли музее

Теги: Руфия Мөхетдинова Яңалыклар Хәтер сагында

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру