Журнал «Безнең мирас»

Баш батыр скутер алачак

2019 елның 14 июлендә Балтач районының Борбаш авылында  XII Республикакүләм мөселман балалар Сабантуе узачак. Чараның төп оештыручысы – Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ел саен үткәрелә торган бәйрәмдә яшь мөселманнар гына түгел, дәүләт, дин, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән күпсанлы кунаклар да катнашачак.


Бәйрәм кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, кыйммәтле бүләкләр һәм татлы ризыклар белән викториналар һәм конкурслар оештырылачак: кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, күз бәйләп бүләкләр кисү, капчык белән сугышу һәм башкалар. Һәр Сабантуйның бизәге – милли көрәш. Ярышлар 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында биш авырлык категориясендә узачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75кг һәм 75 килограммнан артык. Абсолют батыр скутер алачак. Төп приз иясе һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләнәчәк. Моннан тыш, I, II, III урыннарны алган яшь көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак.


Сабантуй программасына, традицион милли ярышлардан тыш, Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм шигъри конкурслар, шулай ук мәйданда җәмәгать белән намаз уку һәм пылау белән сыйлау чаралары көтә. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.


http://dumrt.ru/news/news_22401.html

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру