Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Әбрар Сәгыйдинең тууына 125 ел

Шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтев) 1895 елның 14 апрелендә Казан губернасының Зөя өязендәге (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Кече Кошман авылында туган.


Романтик рухта язылган тәүге шигырьләре 1914 елда «Кояш» газетасында басылып чыга.


Шагыйрь әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да үз көчен сынап карый: Рабиндранат Тагор һәм Уолт Уитменның аерым шигырьләрен тәрҗемә итә, «Сахра кызы», «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесаларын яза.


Китаплары: «Ирек азаны» (1917), «Сугыштан абыем хатлары» (1917), «Яшьләр иле» (1921), «Умарта бакчасы» (1930), «Эш курае» (1930).


Ә.Сәгыйди 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кече Кошман авылында вафат булды.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру