Яшьләрне котлыйбыз!

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның бүген никах көне! Бу хакта җырчыларның продюсеры Рифат Фәттахов хәбәр итте.

Инстаграмдагы сәхифәсендә Рифат Фәттахов башта Мамадышка юл тотулары, аннан инде яшь парларның үзләре белән төшкән фотоны куйды. Фото астында мондый юллар бар: «Бүген — Гөлсирин белән Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!».

Котлауларга без дә кушылабыз!

Комментарий язарга