Гади кеше

Туфан Миңнуллин турында сүз чыкса, татар кешесенең чын мәгънәсендә олпат шәхесе күз алдына килеп баса. Әйе, үзенең бай иҗаты, күп еллык җәмәгать эшчәнлеге белән ул зур хөрмәт, абруй казанды.
Гади татар авылында туып, күп юллар үтеп, төрле профессияләрдә эшләп, Целинаны узып, Мәскәүдә укып кайтып, еллар узгач, иң мәшһүр татар драматургына әверелеп, Советлар Союзының Югары Советы депутаты, Татарстан Парламенты депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе булыр өчен табигатьтән бирелгән акыл, зәвык, милләте турында кайгырта белү, җәмгыятьнең проблемаларын күрә алу, аларны иң югары трибуналардан яңгырату – боларның барысын да гаять зур шәхес сыйфатларына ия булган кеше генә эшли ала.

Ләкин нинди генә биекләргә мен­мәсен, нинди генә үрләргә күтә­релмәсен, ул гомере буена Гади кеше булып калды. Гади җир кешесе булды. Үзенең уңышлары, җиңүләре белән, үзенең хаталары, каршылыклары белән.

Мин Туфан абыйны менә шулай ике рәвештә кабул итәм: Гади кеше һәм Бөек шәхес.

Аның яңа пьеса язып китерүе театр­ны селкетеп ала иде. Бөтенебез дә ул көнне зур вакыйга көткән кебек дулкынланып, шатланып көтә идек. Чөнки анда режиссер өчен көтелмәгән сюжет, артистлар өчен кабатланмас персонажлар, җор телле текстлар була иде.

Туфан абый исән чакта: «Туфанга рәхәт, ул ни генә язса да театр шуны куя», – дип әйтүчеләр бар иде.

00194Дөрес түгел. Әсәрләренә карата Туфан абыйга шактый каты тәнкыйть сүзләре дә, тискәре фикерләр дә ишетергә туры килде. Ул тәнкыйть сүзләрен Туфан абыйны яраткан, аны көтеп алган артистлар әйтә иде. Театрда шундый тәртип. Драматург, яңа пьесасын тәкъдим итеп, аны коллективка укый. Шуннан артистлар үз фикерләрен әйтә. Күп очракта әсәрнең уңай ягын санап киткәч, төп басым әсәрнең җитешмәгән якларына ясала. Бу – табигый күренеш. Сәнгатьтә фикер алышу, анализлау, капма-каршы карашларның бәрелеше булмаса – иҗат тынчый. Бер урында таптана башлый.

Ләкин күп авторлар, тәнкыйть сүзләрен ишеткәч, ризасызлык бел­дерә, килешмиләр, театрга үпкәлиләр. Туфан абый да ризасызлык белдерде, үпкәләде, кабул ителмәгән пьесасын күтәреп өенә кайтып киткән чаклары да булды.

Шундый бер кызык хәл истә калган. Бер пьесасын укыганнан соң кабул итмәгәч, Туфан абый үпкәләп чыгып китте дә бер-ике ай театрга килмичә йөрде. Кемдер аны очратып: «Туфан абый, нигә театрга килмисез?» – дип сорагач, «Йөрмим, барсам, анда Илдарның малае* мине пьеса язарга өйрәтә», – дип, үпкәсен белдергән.

Ләкин, үпкәләсә дә, әйткән фикерләр белән килешмәсә дә, ул дәрәҗәсен төшермәде, артистларга маңгай астыннан сөзеп карамады, театрны сүгеп йөрмәде, риясыз булды. Кул биреп күреште, елмаеп сөйләште. Чын-чынлап гади, эчкерсез кеше иде.

Минемчә, аның уңышлы драматург булуына өч сыйфаты сәбәпче булгандыр.

Беренчесе, ул табигате белән көчле психолог иде. Шуңа күрә тормышны, кешеләрнең яшәешен яхшы белә, аларны игътибар белән күзәтә, күргән-ишеткәннәрен дәфтәренә теркәп бара. Күп язучылар шулай тормышны күзәтеп, күргәннәрен куен дәфтәренә терки. Ләкин Туфан абый дөньяны үзенчә тоеп, аңа гына хас булган ракурстан күрә белә иде шул.

Ул һәрвакыт кулын бүгенге көн пульсында тотты. Җәмгыятьтә булган вакыйгаларның үзәгендә кайнады, шуңа таянып пьеса язды, язучының төп максатын үтәп барды.

Икенчесе, ул Мәскәүдә театр институтында укып, бөтендөнья драматургиясен өйрәнеп, аның серләренә төшенеп, пьесаларны ничек язарга икәнен өйрәнеп кайткан кеше. Гомумән, татар драматургиясен алсак, анда якты эз калдырган шәхесләр: Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин – барысы да драматург буларак театр мәктәбен үткән кешеләр.

Өченче сыйфат – аның тырышлыгы. Талантына белемне кушып уңышка ирешер өчен зур хезмәт, чиксез фидакярлек, алай гына да түгел, Ходай биргән илаһи көч кирәк. Бигрәк тә сәнгатьтә, бигрәк тә иҗатта.

Язучы, артист, рәссам – профессия түгел. Иҗат итү – кешенең эчке халәте, яшәү рәвеше. Үзеңне аяусыз чарлап, төн йокыларын калдырып, интегеп, меңәрләгән сорауга җавап эзләп, кешеләр бәгыренә үтәрлек итеп иҗат иткәндә генә әсәр тудырырга мөмкин.

Туфан абый гомере буе шулай яшәде, шулай иҗат итте. Үзен аямыйча янды, көйде, борчылды. Кичерешләрен, тойгыларын, йөрәк серләрен кәгазьгә күчереп пьеса тудырды. Шуңа күрә аның әсәрләре дә сәхнәдән төшмәде, халыкны елатты, көлдерде – иң мө­һи­ме, кешеләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Аның язу теле – әдәби тел түгел бит. Филология кануннарына таянып язмады ул. Кешеләр тормышта ничек сөйләшсә, шулай язды. «Мин урам теле белән язам», – дип ул үзе дә әйтә иде. Әсәрләрен укып чыксаң, шуны күрәсең – аның теле үзенә күрә бер байлык, үзенә күрә бер фразеологик берәмлекләрдән гыйбарәт. Шунлыктан, персонажлары да үзенчәлекле, җор телле, кабатланмас булды. Чөнки Туфан абый аларның барысын да ярата, үз итә иде. Игътибар итегез, аның әсәрләрендә әшәке, пычрак персонажлар юк. Һәрбер образның үзенең дөреслеге, үзенең тормыш позициясе, үзенең сөйкемлелеге бар. Пьеса язганда да, югары трибунадан чыгыш ясаганда да, ул коры рәсми тел кулланмады. Туфан абый һәрвакыт җанлы сүзләр таба иде. Шуның белән фикерен һәрдаим кешеләргә җиткерә, аларны үз чыгышлары белән тетрәндерә иде.

Аның тормышында тагын бер хәлиткеч вакыйга булды – ул үзенең фикердәшен, юлдашын очратты. Ул кеше – Марсель Сәлимҗанов иде. Аларның бер үк чорда, бер үк театрда очрашуы Ходай Тәгалә кодрәте белән булгандыр инде. Татар театрын баетыр өчен, аның дәрәҗәсен күтәрер өчен. Алар бер-берсен аңладылар, тойдылар. Кулга-кул тотынып иҗат иттеләр. Бер-берсеннән көнләштеләр, узыштылар, үпкәләштеләр. Ләкин бер-берсеннән башка яши алмадылар, чөнки алар бер-берсенең иҗатын баетып тулыландыралар иде.

Аларның иҗатларын бер-берсеннән аерсак, ни буласын күз алдыгызга китереп карагыз. Кайбер пьеса сәхнә күрмәгән булыр иде, күрсә, спектакль рәвешендә андый яңгыраш алмаган булыр иде.

Югыйсә, «Моңлы бер җыр» пьесасын – публицистика, диделәр, «Сөяркә»нең фикере нәрсәдә, дип аптырадылар, «Гөргөри кияүләре»н – бу нинди буш әсәр, дип гаҗәпләнделәр. Ләкин тәнкыйтькә эләккән бу пьесалар Марсель Сәлимҗанов кулыннан узгач, ул аларга җан өргәч, алар репертуарның иң уңышлы спектакльләренә әверелеп, күп еллар буена сәхнәдән төшмичә, тамашачыны куандырып яшәде. Һәм бу иҗади дуслык икесенең дә соңгы көненә кадәр дәвам итте.

Туфан абыйның иҗатын, тормыш юлын өйрәнеп монографияләр язарлар әле. Ул язмалар аерым китап булып чыгар. Туфан үзе иҗат иткән әсәрләр, татар драматургиясенең җәүһәрләренә әверелеп, күптомлы басмаларда дөнья күрде инде. Театр сәхнәләрендә уйналды, уйнала һәм әле бик күп еллар буена татар сәнгатен баетып, киләсе драматургларга үрнәк булып торырлар.

Ни аяныч, бүген без Туфан абый турында «иде» дип сөйләшәбез… Нишлисең?! – Адәм баласының гомере кыска. Ләкин үзеннән соң кеше якты эз калдырган икән, исәннәр аны олылап искә ала икән, димәк, ул халык һәм, Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычын үтәгән булып чыга. Һәм, миңа калса, Татарстан җитәкчеләре бик кирәкле һәм вакытлы карар кабул итте. Озакка сузмыйча, бюрократия юлына җибәрмичә, Туфан абыйның якты истәлеген сак­лап калыр өчен, Казан үзәгендәге урамнарның берсен аның исеме белән атадылар.

Ул урамнан узган саен күңелемә рәхәт булып китә. Туфан абыйның җан җылылыган тоям сыман. Ул каядыр шунда, безгә читтән генә карап торадыр кебек. Безнең ничек иҗат иткәнебезне, кайсы юлдан барганыбызны, ничек яшәгәнебезне елмаеп кына күзәтә төсле.

Һәм иң мәгънәлесе – аның урамы Марсель Сәлимҗанов урамына килеп тоташа.

Ә ничек яшәргә икәнен, васыятен Туфан абый безгә үзенең «Әлдермештән Әлмәндәр» бабае аша әйтеп калдырды.

Урыны җәннәттә булсын.

Фото «Туфан Миңнуллин» китап-альбомыннан алынды.

Комментарий язарга