Догалы китаплар нәшрияты

Республикабызда унга якын нәшрият уңышлы гына дини китап нәшер итү белән шөгыльләнә.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты алардан кай ягы белән аерыла соң?Гомумән, бүгенге көндә дини-догалы китапларны бастыру, тарату эше ни рәвешле алып барыла?

«Хозур» күңелләрне рухи яктан баету һәм ислам кыйммәтләрен тарату нияте белән 2013 елда оештырылды. Биредә һәр дини китап Татарстан мөфтиятенең экспертлар шурасы хуплавы белән басыла. Ягъни, басмалар укучылар кулына барып җиткәнче дин белгечләре тикшерүен уза. Дингә кагылышлы мәгълүмат һәм өйрәтүләр күп, шуңа күрә китап чыгарганда аеруча сак булу сорала.

«Хозур»ның, бигрәк тә яшьләрне күз алдында тотып, үзенең интернет сайтларын ачуы, башкалар белән чагыштырганда үзгә ягы булып тора. www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының барлык интернет-проектлары, китаплары һәм полиграфия продукциясе тәкъдим ителә. www.darul-kutub.com электрон китапханәсендә исә инкыйлабка кадәр дөнья күргән татар дин әһелләре, шулай ук бүгенге авторлар язган 240 китапның электрон варианты урын алган. Алар арасында Мисыр, Һиндстан, Пакыс­тан, Япониядә татарчадан гарәпчәгә тәрҗемә итеп басылганнары да, иске татар имлясында дөнья күргәннәре дә бар. Биредә Риза Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәд Әмин бине Габдулла, Әбделкаюм бине Әбдүнасыйр, Шәйхелислам бине Әсадулла, Муса Бигиев, Габдрахман Карабаш һәм башка дин галимнәре хезмәтләренең электрон нөсхәләрен табарга мөмкин.

IMG_4457Электрон китапханә булдыру ул, рухи мирасны китапханә киштәләреннән, архивларыннан интернет аша өйгә, эш өстәленә китереп куюга тиң. Бу эшне нәшрият КФУ, РИИ китапханәләре белән хезмәттәшлек итеп алып бара. Шулай ук хәзрәтләр чит илләрдәге төрле очрашуларда татар дин галимнәренең инкыйлабка кадәр чыккан, таралган җыентыклары белән даими кызыксына һәм аларны республикага алып кайту җаен карый.

Әлбәттә, рухи мирасны торгызу, иң беренче чиратта, бабаларыбыз китап­ларын нәшер итүдән һәм хәзерге буынга җиткерүдән гыйбарәт. Бер караганда, бу эшнең авырлыгы юк та кебек – тирән гыйлем тупланган әзер әсәрне бастыр гына! Болай әйтү җиңел, ә чынлыкта бит әле аны иске татар имлясыннан яки гарәпчәдән тәрҗемә итәргә, бүгенге укучы аңлый алырлык телгә күчерергә дә кирәк. Монда, әлбәттә, шушы эшкә махсуслашкан тел белгечләре, тәрҗемәчеләрне табу мөһим. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкә белгечләре бармак белән генә санаулы. Шул ук вакытта иске китап­ларны компьютерда җыю, яңа китап рәвешенә китерү мәшәкате дә өстәлә. Шуннан соң гына әсәрне бастыру турында сүз барырга мөмкин.

Изге китаплар һәм догалыклар, нигездә, киң катлам укучыга тәкъдим ителсә, дини хезмәтләр арасында исә бары тик тар даирә, ягъни исламны тирәнтен өйрәнүче шәкертләр, мөгаллимнәрне, хәзрәтләрне күз алдында тотып бастырылганнары да бар. Әйтик, кайбер басмалар махсус белгечләрне җәлеп итеп һәм зур чыгымнар түгеп әзерләнә, әмма аларны нәшер итү тиражы 500дән дә артмаска мөмкин, чөнки ул китап әсбап буларак бары тик мәдрәсәләргә генә кирәк. Наширләр исә яхшы белә, кечкенә тираж китапның бастыру чыгымын да, мәшәкатен дә капламый. Шуңа да карамастан, «Хозур» өчен республика мәдрәсәләрен дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү иң тәүге бурычларның берсе.

«Хозур» нәшрият йортының тагын бер эш юнәлеше – басма матбугат чыгару. Аерым алганда, сүз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Дин вә мәгыйшәт», «Умма» газеталары һәм «Шура» альманахы турында бара. Әлеге газеталар мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә бушлай таратыла. 2014 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә махсус имамнар өчен «Шура» тарихи басмасы янә нәшер ителә башлады. Яңа басманың тәүге санында мөфти Камил хәзрәт журналның хәзерге заманда да кирәклегенә игътибар юнәлтте: «Татар халкы тарихы, милли үзаңы, татар әдәбияты тарихы, шулай ук башка мөселман төрки халыклары турында сүз барганда бик еш кына «Шура» исемле журнал телгә алына. 2013 елны, күп кенә дини мәсьәләләр яктыртылган «Шура» журналы чыга башлауга 105 ел тулды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый төр басмага ихтыяҗ гаять зур, чөнки ислам дине җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүен дәвам итә һәм, шул рәвешле, тормыш-көнкүреш алга киткән саен, дин белгечләре алдына хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр килеп баса».

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Шура» дин әһелләре өчен өстәл альманахы буларак таратылды. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре тәкъдим ителә. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләренең дингә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаткан тирән мәгънәле язмалары да укучыларны битараф калдырмый. Танылган татар галимнәренең фәнни мәкаләләре исә татар халкы, ислам тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булып тора.

XXI гасырда дини китапларга их­тыяҗ зур. Халык вәгазь, хәдис, ди­ни риваять җыентыкларын, гый­ба­дәтләрне башкаруны өйрәткән китапларны сорый. Самара, Төмән кебек шәһәрләрдән дә татарча китап эзләп мөрәҗәгать итәләр, имамнары исә «Шура» журналын Россия күләмендә таратуны сорый. Хәтта республикабызның авылларына да мөселман китаплары килеп җитми. Менә шушы ихтыяҗны күздә тотып, нәзарәт тарафыннан мөхтәсибәт мәчетләрендә «Хозур» китап киштәләрен булдыру турында карар кылынды.

Шулай ук меңләгән милләттәшебез җыелган Болгар җыены кебек олуг чарада да дини китап ярминкәсен үткәрү тормышка ашырыла башлады. Гадәттә, дини китаплар сату оештырылган чатырдан, иртәннән алып, җыен тәмамланганчыга кадәр, халык өзелми. Дини китап ярминкәсе бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул итүгә багышлап үткәрелә торган җыенны рухи яктан тагын да баета, дип әйтергә мөмкин. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән имамнарның Болгардан Мәрҗани, Ялчыгол кебек бөек татар дин галимнәре китапларын алып китүләре үзе бер күңелле вакыйга. Быел да «Хозур» нәшрият йорты май аенда уздырылачак Болгар җыенында өченче мәртәбә Россиякүләм дини китаплар ярминкәсен оештырыр дип көтелә.

Комментарий язарга