Ислам дөньясы

Томск шәһәрендә өч атналап кунак булганнан соң, дуслар белән саубуллашып, юлга чыгарга карар кылдым. Шул ук көнне дустым Закир әфәнде дә Омскига китәр өчен юлга чыгачак иде. Тайга станциясенә

 кадәр юлыбыз бергә булганга, бер үк вакытта вокзалга килдек. Биредә безне озатырга килгән дусларыбыз көтә иде. Станциянең буфетына кереп утырып, бераз ял иттек. Ул арада икенче кыңгырау шалтырады һәм без, сау­буллашып, вагонга кереп киттек. Безнең купеда бер хатын-кыз да бар икән. Поезд кузгалып китте.

– И, туганкаем, – диде Закир әфәнде. – Алдагы сәфәрең ерак. Бәхил булышыйк. Бу вагонда да вакытыбыз аз калып бара. Соңгы сөйләшү. Тагын күрешү әллә насыйп була, әллә…

Без Закир әфәнде белән көлешә-көлешә шулай сөйләшкәндә, яныбызда утырган ханым Закир әфәндегә карап болай диде:

– Сезнең телегездә рус сүзләре бик күп, ахрысы. Әле сез сөйләшкәндә игътибар иттем: ике-өч сүзнең берсе, һичшиксез, рус сүзе икәнлеген хис иттем. Моның сәбәбе нәрсә соң? Сезнең телегез бик фәкыйрь булып ихтыяҗ бармы яисә кәеф өченме бу?

– Руслашабыз, – диде, көлүен дәвам итеп, Закир әфәнде. – Югыйсә, бернинди ихтыяҗ да юк.

– Болай булса, – диде ханым, – сезнең киләчәгегез бик үк әйбәт түгел. Бу хәл дәвам итсә, бер көн килеп, сез телегезне югалтачаксыз.

– Ул заманнар үтте, – диде Закир әфәнде. – Моннан 20-30 еллап элек андый көн килү ихтималы, чыннан да, булган. Ләкин ул вакытларда безнең хуҗалар да йокыга талган булганнар. Без алардан иртә уянып, алардан алда юлга чыктык.

– Мондый, карап торышка вак, әһәмиятсез нәрсәләр тора-бара әһәмиятлегә әйләнеп китә, – диде ханым. – Сез, биш-ун русча сүзнең булуында бер зыян да юк, дип уйларсыз, ләкин, бу елгы биш сүз  биш елдан соң унбиш сүзгә әйләнер. Менә сез ничә елда бу кадәр рус сүзенең сиздермичә генә телегезгә кереп урнашуын төгәл генә әйтә аласызмы? Сез мине гафу итегез, сезнең белән таныш булмасам да, үземне тотып кала алмадым, сүзгә керештем. Бу – хатын-кыз әдәбенә килешә торган хәл түгел, кабат гафу итүегезне үтенәм.

– Мин, киресенчә, бик шатмын, – диде Закир әфәнде. – Безне гаҗәпкә калдырдыгыз хәтта, Сез кем?

– Йөрәгемдә сезгә карата бер хис бар. Миндә дә татар каны ага. Атам да, анам да Минусия татарлары1, тик хрис­тианлашканнар яки христианлаштырылганнар һәм без христиан җирлегендә дөньяга килгәнбез. Йөрәгемнең бик тирәннәрендә һәрвакыт сызлану тоям. Кан кардәшләремне күрдемме, бу сызлану көчәя һәм мин онытылып китәм. Бераз гына алар белән сөйләшә алсам, җаным шуннан да юаныч таба. Шул сәбәпле, хатын-кыз әдәбенә каршы килеп булса да, сезгә сүз каттым, – дигәч, ханым, миңа ишарәләп: – Бу кешене күргәч, йөрәгемдәге яра кабат ачылгандай булды. Сез русча белмисезме? Мин исә – туган телен оныткан, үз ризалыгыннан башка динен дә югалткан татар кызы… – дип, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртә башлады.

Закир әфәнде, миңа борылып:

– Бераз юатыгыз инде үзен, – диде.

– Кызым, Сезнең кая китеп барышыгыз? Кемнәрегез бар? – дип сорадым.

– Сухумигә барышым. Ирем шунда. Туберкулёз белән авырганга, дәваланыр өчен киткән иде. Телеграммасы килде, мине чакыра.

– Ата-анагыз исән-саулармы? Ирегез кайсы милләт кешесе? Ничә ел бергә яшисез?

– Атам да, анам да вафат булдылар. Ир туганнарым һәм кыз туганым бар. Ирем – рус кешесе. Өйләнешкәнебезгә биш ел. Монда апам яши, аның янына килгән идем.

– Безнең татар икәнлегебезне ничек белдегез?

– Белмәдем, тик йөрәгемдә ниндидер бер хис туды, сезне күрүгә нидер булды. Минусиядә, әле ун яшьләремдә булганмындыр, Ирбә елгасы ярында аучыларны, балыкчыларны күргәндә, әллә ничек җаным җылынып киткәндәй була иде. Иң кече бала булгангамы, анам мине бик ярата иде. Миңа һәрвакыт үзенең татарлар арасында яшәгән елларын искә төшереп сөйли торган иде. Атамны бик кечкенә яшьтә руслар Петербургка алып киткәннәр, анда христианлаштырганнар. Шул рәвешле без дә христиан булып туганбыз. Тик атам калмык шаман динен күбрәк ихтирам итә иде. Ә мин исә, киресенчә, нигә икәнен белмим, мөселманлыкны күбрәк яратам. Югыйсә, үзем исламият хакында берни белмим.

– Кайда укып белем алдыгыз?

– Петербургта Мариинск институтын тәмамладым. Менә шул елларда, яшьлек инде, Петербург тәрбиясе мине рус егетенә кияүгә чыгарга этәрде. Менә шул. Хәзер инде менә ирем дә үлем алдында тора. Балабыз да булмады. Моннан соң инде үз акылым белән һәм үз акылыма хезмәт итәрмен.

– Ирегез кайларда эшләде?

– Тимер юл төзелешендә инженер иде. Ике ел була инде, туберкулёз белән авырый. Инде соңгы чиккә җиткәч, табиблар, һава үзгәртергә кирәк, дип, Сухумигә китәргә киңәш иттеләр. Өч ай шунда яши, – дип җавап бирде ханым.

 – Кызым, бик нык гаҗәпкә салдыгыз. Нинди телләр беләсез? Нәрсәләр укып өйрәндегез? Татарларга карата булган хис-тойгыгызның, әлбәттә, бер сәбәбе бардыр, шулай бит? – дип, сораулар яудырдым.

– Мин русчадан башка бер тел дә белмим, – диде. – Себер татарлары хакында Ядринцев хезмәтен, Потанин һәм Фишер2 хезмәтләрен укыдым. Керлиэльнең диннәр турындагы китабын берничә тапкыр укып чыктым. Татарларга карата хисемә килсәк, мин әле Петербургта укыганда, бер карт белән танышкан идем. Бик кешелекле карт иде ул, ара-тирә минем белән күрешергә килә, үгет-нәсыйхәтләр бирә иде. Ул үзе гади халык арасыннан чыккан кеше иде, шулай дип беләм, ләкин миңа бик матур нәсыйхәтләр бирә, хикәяләр сөйли иде. Ике-өч атнага бер тапкыр һичшиксез килә, кайчакларда бер тартма шоколад та алып килә торган иде. Мин аны атамны яраткан кебек яраттым. Ул картның йогынтысы да булгандыр, мөгаен. Тик ул гына да түгел, татарларны күрсәм, үземдә ниндидер бер хис тоям, бу инде кан тарту галәмәтедер, дип уйлыйм. Татарларның хәлләре, яшәешләре турында һәрвакыт уйланам. Русларның татарларны кимсетүләренә һич түзеп тора алмыйм. Ирем белән дә бу мәсьәләдә килешә алмый идек. Вакыт-вакыт бер-беребезгә каты бәрелгән, авыр сүзләр әйтешкән чакларыбыз да булды.

– Сез безгә дә үзегезне яраттырдыгыз, инде  һич өмет итмәгән җирдә Сезнең кебек бер кардәшебезне очратуыбызга никадәр генә шөкер итсәк тә аз булыр. Мин Омск шәһәренә барам. Юлда тагын берничә тапкыр Сезнең белән очрашачагыма ышанам. Тайга станциясеннән соң Сез, ихтимал, хатын-кызлар вагонына утырырсыз. Шулай булса да, станцияләргә тукталганда күрешербез, дип уйлыйм. Тик атабыз (Габдерәшит Ибраһимов турында әйтүе. – А.Р.) белән Тайга станциясендә аерылабыз, чөнки ул Ерак Көнчыгышка таба китә. Инде Тайгага килеп тә җитәбез икән. Бүген мин бик бәхетле. Сезгә булган хисемне белдерергә сүзем җитми, ләкин күңелемдә мәңгегә олы хөрмәт урнашканын әйтергә тиешмен. Сезгә бер үтенечем бар: рөхсәт итсәгез, кулыгызны үбәр идем, – дип, Закир әфәнде урыныннан торды. Мин дә торырга мәҗбүр булдым. Күп тә үтмәде, поезд Тайга станциясенә килеп туктады. Биредә бәхилләшеп саубуллаштык.

Инде минем эчемдә хисләр өермәсе, уйлар ташкыны. Әллә кайларда туган, әллә кайларда үскән бер кешенең йөрәгендә нинди тирән хисләр яши! Мондый вакыйгаларны күргәч, дөньяны бар иткән Ваҗибуль Вүҗутның (Җәнаб-ы хакның, Хак Тәгаләнең) осталыгы, мәгърифәте алдында шаккатуыңны танымыйча хәлең юк.

Мин Тайга станциясендә Мулланур Могаззи әфәнде җәнапларының өенә киттем. Поездым килгәнгә кадәр, бер-ике сәгать вакытымны анда үткәрдем, газеталар укыдым.

Бу җирләрдән берничә шәһәр һәм авыл карап, Иркутск шәһәренә юл тотачакмын, бу – 1502 чакрым ара. Ноябрьнең 9ы, Тайга станциясеннән кузгалып китеп, биш сәгатьтән соң, Боготол  станциясендә поезддан төштем һәм Шулдат авылына килдем.

Шулдат – 100ләп хуҗалыктан торган зур булмаган бер авыл,  кешеләренең һәммәсе дә мөселман. Болар – кайчандыр Русиянең эчке төбәкләреннән – Казаннан, Нижний Новгородтан һәм башка җирләрдән сөргенгә сөрелгән һәм шушында яшәп калган халык.

Биредә халыкның бары тик үз дини тырышлыгы белән ачылган бер башлангыч  мәктәпләре, бер мәчетләре бар. Әлбәттә, мөселман авылында бер мәктәп, бер мәчет булу – искә алып торырлык нәрсә түгел түгелен. Әмма закон бозып җәза алган кешеләрнең гаиләләреннән генә оешкан бу авыл –  Себернең җәһәннәм тишегендә. Мәктәпнең бөтен чыгымнарын да үзләре генә күтәрәләр. Шул рәвешле, 50-60лап бала аталары кәсебеннән бөтенләй башка бер юл белән китәргә әзерләнә. Башлангыч белем бирүнең иң әһәмиятле өлеше булган уку-язу биредә дин нигезләрен өйрәтү белән бергә алып барыла. Бу яктан караганда, әлеге авылның хәле мактауга һәм хуплауга лаек булуында шигем юк.

Мәктәпләренә бардым, укучыларның белемен тикшереп карадым, мәчетләрендә һәр бишвакыт намазда вәгазь сөйләдем, нәсыйхәт бирдем. Ислам диненә булган мәхәббәтләрен аңлап, чын-чынлап канәгать калдым. Һәр көн халык белән күрешеп сөйләштем.

Беркөн бер кешедә кунакта идем, мәхәлләнең имамы Хәсән әфәнде йорт хуҗасы белән таныштырганда: «Бу кеше рус-япон сугышында катнашты, японнарга әсир төшкән иде, бер ел әсирлектә калды, японнарның дусты», – диде. Мин, танышуыма канәгать булып: «Сугыш вакытында кайларда булдыгыз? Кайда әсир төштегез?» – дип сорадым. «Мукденда идек, шуннан әсир төштем. Без Мукденнан 10000 кеше әсир киттек, шуның 750се мөселман кешесе иде. Әсир итеп алгач та, безне шунда ук туп-туры Япониягә җибәрделәр. Анда безнең армияне Авасаки шәһәренә билгеләделәр. Авасакигә килеп җиткәч, диннәребезгә күрә аерып, аерым казармаларга урнаштырдылар. Шул көннән соң, аш-суыбыз да, кием-салым да гел аерым бирелә иде.

Башта бездән: «Арагызда галим-голәмә бармы? Укый-яза белгән кешеләр бар­мы?» – дип сорадылар, боларны күрсә­түебезне үтенделәр.

Унбишләп укымышлы кешене аерып алганнан соң: «Аларның берсен – имам, икенчесен мәзин итеп сайлагыз, калганнары укытучы булачак. Динегез кушканча укыту, өйрәтү белән шөгыльләнәчәксез. Ашыйсы ашларыгызны да динегез кушканча әзерләү өчен биш кеше сайлагыз», – диделәр. Аларны да үзебез сайладык. Намаз кылу өчен бер урын күрсәттеләр. Мәктәп өчен дә аерым урын билгеләделәр. Китаплар бастыру өчен китап басу машинасы бирделәр һәм: «Бүгенге көннән алып, сез – безнең кунакларыбыз, тик көн дә биш сәгать уку-язу эшенә өйрәнәчәксез», – диделәр. Ризыгыбыз гаять яхшы, бик сыйлыйлар иде, бигрәк тә без – мөселманнарга хөрмәт зур иде. Бик күбебез надан киткән идек, уку-язу өйрәнеп кайттык. Мин Сезгә шуннан да артык мәгълүмат бирә алмаячакмын. Ләкин анда безнең бер укытучыбыз язган һәм шунда ук язу машинасы белән бастырылган кечкенә генә бер китапчыкны Сезгә биреп тора алам, тик монда ук укып, кире бирү шарты белән…».

Әйе, шулай дип, бу кеше миңа бер китап бирде. Мин китапны алып карап чыктым. Бу, бик яхшы Порт-Артур тарихы иде, дисәм дә дөреслеккә туры килер. Бәлки әле тарих та түгел, Порт-Артурда торган, сугыш вакытында шунда көннәрен үткәргән бер кешенең «Көндәлек дәфтәре», дисәм дә урынлы булыр иде, тик китапчык рәвешендә бастырылган, 2000ләп әсиргә истәлек итеп таратыр өчен нәшер ителгән.

Бу дәфтәрне кулыма төшерүгә, шунда ук  имам Хәсән әфәнденең өенә кайтып, 22 сәгать буе урынымнан да кузгалмыйча, аны укып чыктым. Бу дәфтәр тиздән аерым бер китапчык булып бастырып чыгарылачак. Шул сәбәпле, биредә дәфтәрдән өзекләр китерүгә хаҗәт юк дип саныйм.

14 нче ноябрь. Җомга намазын укыганнан соң, Шулдаттан Ачинск шәһәренә ат белән китәргә карар кылдым. Бу ике шәһәр арасы 60 чакрым. Шулдаттан кузгалып киткәндә, мине озатырга авылның олысы-кечесе чыккан иде, авыл башында йөзгә якын кеше җыелган, кайсы елый, кайсы дога укый. Шул рәвешле 13 чакрым  буе озата бардылар. Мине өендә кунак иткән Хәсән әфәнде, мәхәллә аксакалларының берсе – Фәхретдин әфәнде алтмыш чак­рым ераклыктагы Ачинск шәһәренә кадәр озата барырга булдылар.

Без Шулдаттан 13 чакрым ераклыктагы Карабилник3 авылында Шулдат кешеләре белән саубуллашып аерылыштык. Ярым сәгать вакыт үтүгә, бик көчле буран башланды, бераздан һава суытты, 35 градус салкын иде. Юл да тора-бара начарая, төн дә бик караңгы, ай да юк. Тагын 20 чакрымлап юл үткәч, бер рус авылы аша үттек. Фәхретдин карт: «Төнне биредә үткәрик», – диде. Әмин әфәнде: «Юк, китәбез», – дигәч, юлны дәвам иттек. Берни күренми иде. Буран шулкадәр көчәйде, хәтта бер-беребезне дә күрми идек. Әмин әфәнде атларны куа, арттарак калган Хәсән әфәнде белән Фәхретдин әфәнде кычкыра башладылар. Әмин атларны туктатты, көтә башладык. Килделәр. Фәхретдин карт: «Болай китсәк, ярты сәгатьтән юлны югалтачакбыз, артта калган авылны да таба алмаячакбыз, бала-чагабызны да ятим итәчәкбез. Ни булса да булыр, шул авылга кире кайтыйк», – диде.

Бераз бәхәсләшкәннән соң, авылга кире кайтырга булдык, ләкин хәзер инде юлны югалттык. Авылның кай тарафта икәнен дә белмибез. Юл да юк. Берни күренми дә. Әмин төрле якка йөгереп барып карады, ниһаять, менә бу якка барырга кирәк дип әйтеп, атларна шул якка таба куа башлады. Тик берни билгеле түгел, авылны таба алмыйбыз. Ике сәгать адашып йөргәннән соң, бер кеше очрады. Ул да нәкъ безнең кебек адашкан булып чыкты.

Әмин әфәнде бу кеше белән сөйләште: кич ул да авылда булуын, адашуын, инде авылны таба алмавын әйткән. Безнең Әмин тагын атларны әле уңга, әле сулга чаптыра. Ниһаять, авыл табылды, ләкин бу бары тик хайваннарның көче белән генә булды.

Инде бу авылда төнне үткәрер өчен бер рус өенә кердек. Кечкенә генә өй. Үзләре унбишләп кеше, без – дүртәү: булдымы 20 кеше. Берничә бозау, берничә дуңгыз баласы, ике песи, бер эт – барчасы 25 җан бер кечкенә бүлмә эчендә калдык. Әллә нинди кар бураны астында калу рәхәтрәк булыр иде дә бит. Тик менә Фәхретдин карт: «Балалар үксез кала яздылар, йә Ходаем», – дип, төне буе шөкерләр укыды. Өйнең эче сасы ис белән тулган. Минем дә һич кенә дә йоклар исәбем юк, таң атканчы, чарасыз, шунда вакыт үткәрергә мәҗбүр булдык.

Иртән иртүк без торып чыкканда һава ачылган иде. Бик ашыгыч рәвештә юлга чыктык. Җомга иртәсе сәгать 9да Ачинск шәһәренә килеп җиттек һәм дустыбыз Мөхәммәт Бакир әфәнденең йортына килдек.

Ачинск кечкенә генә бер шәһәр икән. Мөселманнар нибарысы 40-50 йорт исәпләнә. Бер мәктәп һәм бер мәдрәсәләре  бар. Искә алып әйтерлек башка берни дә юк. Тик шунысына да шөкер итәргә кирәк: Себердә йөз йортлык ничәмә-ничә рус авылыннан үттем, күбесендә ни мәктәпләре, ни чиркәүләре булсын. Мөселманнарның исә, 20-30 йортлык кечкенә генә авылында да һич булмаса бер мәктәп, бер укытучы бар. Күбесендә мәчет бар, ир укытучы да, хатын укытучы да бар. Менә шуңа күрә, искә алып үтәргә лаек, дип саныйм.

Мин Ачинскидан Красный Яр аша Иркутск шәһәренә юнәлдем. Арада – 1176 чакрым юл. Мондый озын юллардан көне-төне бару кешене бик ялыктыра. Себер тимер юлы бик төзек, вагоннары да яңа система буенча төзелгән, шулай булуга да карамастан, төрмәдә утырган кеше кебек кечкенә бүлмә эчендә вакыт үткәрү ансат түгел, бигрәк тә «куян»нар да күп булса, әле тагын ул «куян»нар арасында сәрхушләр дә булса, Алла сакласын, адәм баласына һәртөрле куркыныч янавы мөмкин: йокы да күрмәячәк, станцияләрдә ашарга да барып килә алмаячак. Себер тимер юлында поездлар эчпошыргыч дәрәҗәдә акрын йөриләр, бер сәгатьтә егерме чакрым юл үтәләр: бик кыен.

20 нче ноябрь. Иртән иртүк Иркутск шәһәренә килеп җиттем. Күптәнге дус­тым Шәйхулла әфәнде һәм башка кайбер дуслар, укытучылар станциядә каршы алдылар. Күрешеп, бераз сөйләшеп торганнан соң, Ангара елгасы аркылы салынган күпердән чыгып, Шәйхулла әфәнденең өенә юнәлдек. Һава шулкадәр салкын: соңгы вакытларда бу кадәр салкынны күргәнем булмады. Ләкин Ангара елгасы әле дә боз белән капланмаган иде. 35 градус суык булып та, елга өстенә боз катмаган булса, әлбәттә, аптырарсың. Безнең Көнбатыш Себердә, 12-14 градус суык булуга, елга өстеннән юл салына, атлар белән үтеп йөрерлек була.

Шәйхулла әфәнде: «Бу әле чын салкыннар түгел», – ди, мин исә, шулкадәр нык суык булуга гаҗәпләнүемдә дәвам итәм. Иркутск халкы өчен 30 градус суыклык берни түгел икән.

Ул көнне кичкә кадәр Шәйхулла әфәнденең өендә кунак булдым. Кич җиткәч, Шәйхулла әфәнде миңа Диков кунакханәсендә номер әзерләткән икән, шунда киттем. Бик күп җирләрдән хатлар килгән иде. Аларны карап чыкканнан соң, тиешлеләренә җавап та яздым.

Төрекчәдән

Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Комментарий язарга