Журнал «Безнең мирас»

Күшәр морзалары

Күшәр авылы – Арча кантонында, Әтнә волостенда 1500 чамасы халыклы бер мәхәлләле авыл. Күшәр тирә-якта бай авыллардан санала. Революциягә чаклы анда читкә китеп сату белән шөгыльләнүчеләр күп булган. Хәзер Күшәрнең байлыгы – җиренең күплегендә һәм яхшылыгында. Күшәр авылы, татардагы сыйныфлар тарихы күз карашыннан, бик кызыклы авыл. Бу авылның халкы һаман да феодализм дәверендәге сыйнфый бүленү һәм аерымлыкларның калдыгын саклап килә. Күшәрдәге халык дүрт груһка (төркемгә) бүленә: 1) кенәзләр – болар берничә генә йорт; 2) морзалар – йөздән артык йорт; 3) коллар – уннан артык йорт; 4) калганнары яшьләр – болары соңыннан читтән килгән кешеләр (Әйшә авылыннан). Менә бу группалар хәзерге көндә һәммәсе гади крестьяннар. Ләкин, бер авылда торсалар да, аларның басулары аерым-аерым булып, аерым мизан (үлчәү) белән бүленгән. Һәрбер группа үзләренең нинди нәселдән килгәнен аермачык белә. «Без – кенәзләр», «Без – морзалар», дип яки «Без коллар нәселеннән киләбез», дип сөйлиләр. Мондагы морзалар һәммәсе бер нәселдән киләләр, һәммәсенең фамилияләре Яушев. Болар электән алай күп булмаганнардыр, соңыннан үрчи-ишәйгәннәр булырга кирәк. Җирләре дә шуңар күрә вакланып бетеп, тора-бара алар гади крестьянга әйләнеп киткәннәр. Хәзердә дә әле аларның җирләре башкаларга караганда җан башына артыграк тия. Гомумән, күшәрләрнең җирләре шәп булуының сәбәбе дә анда электә морза һәм кенәз җирләре булуында. Колларга килсәк, аларның саннарының азлыгы күзгә бәрелә. Ихтимал, бу коллар гади крепостной крестьяннар булмыйча, шундагы кенәз һәм морзаларның дворовыйлары гына булганнардыр. Иң элек Мәрҗанинең «Мөстәфадел әхбар...»ында (I кыйсем, 24 бит) дәреҗ ителеп (басылып), шуннан алынып, соңгы заман татар тарихи әдәбиятында, татардагы колбиләүчелеккә мисал йөзеннән кат-кат китерелгән мәшһүр бер документтагы кол сату мәсьәләсенең дә Күшәр белән бәйләнгәнлеген искә төшереп узабыз.


Бу документ буенча Казанның бер йомышлы татары үзенә мирас булыпмы, ничектер, тигән колларын һәм җирләрен Казанның бер сәүдәгәренә сата. Документта шушылай әйтелә: «Тарих мең дә йите йөздә сиксәндә сигезенче елда гыйнварның сигезенче көнендә Казанның Иске Бистәнең йомышлы кешесе мин, Йосыф Динмөхәммәд углы, сатып үземнең хиссама (өлешемә) тигән колларымны Казанның Иске Бистәсенең Исмәгыйль Апанай Хафиз углына7 йөз сум хак берлә саттым. Ошбу колларым Алат юлында Арча округында Күшәр авылында йорт берлә торгучылар... вә дәхи шул Күшәр авылында били торган җирләрем һәм печәнлегем барчасы Исмәгыйль агайгадыр».


Менә бу документтан без XVIII йөздә феодализм корылышының какшавы аркасында татар феодаллары җирләренең яңа баш күтәреп килә торган татар сәүдә капиталы ияләренә күчүен күрәбез. Күшәр морзаларының җирләре һәм крестьяннары, әлбәттә, Күшәрнең үзендә генә булмаган, тирә-якта да булган. Мәсәлән, Мәрҗани шул ук Мокшы исемле татар авылының да халкы Күшәр морзаларының крестьяннары булганлыгын сөйли. Мокшы крестьяннары әле Мәрҗани заманында Күшәр морзалары кулында булып, алынып-сатылып йөртелгәннәр, ләкин бер кыйсеме (өлеше) инде башкалар кулына күчкән булган. Күшәр муллалары да Морза Яушевлар  нәселеннән. Алар җиде буыннан бирле өзлексез шунда мулла булып килгәннәр. Димәк, рухани власть икътисади власть белән бер нәселдә берләшкән булган. Болардан 1853тә 92 яшендә үлгән Габбас мулла галим һәм шуның белән бергә дәрвиш табигатьле һәм тере анекдот диярлек* бер кеше булган. Ул, Каргалыда укып кайтканнан соң, Күшәрдә 4-5 өйле зур мәдрәсә ачып, шәкерт җыеп, 40 еллар дәрес әйткән, ләкин үзе үлгәч, мәдрәсәсе таркалган. Шуннан соң Күшәрдә зур мәдрәсә булмаган. Габбас мулла турында «Мөстәфадел әхбар...»ның II нче кыйсемендә байтак озын һәм кызыклы мәгълүмат бар. Миңа Күшәр турында һәм Әхмәд Уразаев турында мәгълүмат биргән карт мулла Габдрахман Яушев (Габбас мулла аның атасының бабасы була) заманасында ягының тәрәккыйчы муллаларыннан булган. Ул: «Безнең якта иң әүвәл башлап «Тәрҗеман» яздыручы мин булдым», – дип ифтихар итеп (горурланып) сөйли.


«Безнең юл» журналы. – 1928 ел. – №5. – Б.31-32. 


Күшәр авылы зиратында Габбас мулла Габдеррәшид улына, аның хатыннары Мөхибҗамал Сәйфулла кызына һәм Хәмидә Байморад кызына куелган таш

Алгы ягында(күпертмә язулы):


1) әл-мәрхүм әл-мөкәррәм


2) мулла Габбас Габд-


3) -еррәшид мулла у-


4) -гылы 91 нче яшьдә


5) дарел-фәнадин дар-


6) -ел-бәкайә рихләт


7) әйләде 1854


8) елда


(уйма язулы):


9) илә рухиһи


10) Лилләһил-фатиха


11) бу җиһан ханәсе кәрвансарай


12) көн би-көн күчәр кидәр шаһ-у гидай


13) каф бәр каф хөкем идәрсәң чарани


14) гакыйбәтдер зәминдә ула җани


Арткы ягында (күпертмә язулы):


1) әл-мәрхүм әл-мөкәррәм


2) Габбас мулла хәләле


3) Мөхибҗамал Сәйфулла


4) кызы вафат 58 нче


5) яшьдә 1849 елда


6) әл-мәүтү кәфә вагыйзән


Сул ягында (күпертмә язулы):


1) икенче хәләле Хәмидә Байморад кызы вафат 60 яшьдә 1854 нче елда кянәт гыйндәл-җәббарән


Үлчәмнәре: 148 х 25 х 14 см.


Сүзлекчә:


әл-мәүтү кәфә вагыйзән – үлем – зирәк укытучы


гакыйбәт – ахыр чиктә


дарел-бәка – мәңгелек дөнья


дарел-фәна – фани (вакытлы) дөнья


зәмин – туфрак


Лилләһил-фатиха – Аллаһ ризалыгы өчен мәрхүм рухына «Фатиха» сүрәсен укы!


мөкәррәм – кадерле, хөрмәтле


рихләт әйләде – күчте


хәләле – хатыны


шаһ-у гидай – патша һәм фәкыйрь


Ташъязманы Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев укыды

Теги: Гали Рәхим Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру