Хәлфә бабай

Әрәд-дүнийа хәрабән бигътибарый фә лә йәбка мәдамнән бил-карарый». Ошбу гыйбарәнең тәрҗемәсе болайрак булыр: «Күрәмен үтеп баручы дөньяны җимерек хәлендә, шул килеш тормас ул бертөрле мәңгегә».

Тарих тәгәрмәченең зырлап әйләнүен тоемлаган Хәлфә бабай Коръәни-Кәримне яшьтән үк хәтем кылган. Хәлфә бабай – Идрис Зөлмөхәммәд улы, авылдаш-якташларына әлеге сүзләрне еш искәртә торган булган. «Фани дөньяда гафиллек берлән яшәмәгез, безне көткән бакыйлыкны (мәңгелекне) истән чыгармагыз, изге гамәлләр кылыгыз, Аллаһының сөекле бәндәсенә әверелегез!

Бер надан кемсәнең (затның) бозык юлга барганын күреп, галим булып та, аңа төзек юлны күрсәтмәсәң – олуг хыянәт ошбудыр.

Аллаһ ризалыгы өчен, туган кавеме файдасына башкарылган бер саваплы эш – мең баләдән коткарыр…» – дип үгет-нәсыйхәт биргән Идрис хафиз.

Кем соң ул халыкка шулай тәрбия биргән Хәлфә бабай?

Чын аты тарихта мәгълүм инсан – Идрис хафиз Зөлмөхәммәд улы – күренекле дин белгече, нигезен шәех Һидиятулла Хуҗа Әхмәт Ясәви хәзрәтләре салган тарикать тарафдары, фәлсәфәче, табиб-күрәзәче (яхшы мәгънәсендә), әдип-шагыйрь һәм башка рухи байлыкларга ия зат. 2000 елның җәендә киң җәмәгатьчелек аның 350 еллыгын фәнни-гамәли конференция белән билгеләп үтте, каберен зиярәт кылды. Мәгълүм булсын: бөек шәхеснең җәсәде – хәзер Балык бистәсе районына кергән Чаллы ханлыгы туфрагында.

Хәлфә бабай кабере

Беренче чыганак буларак, без Идрис хафиз Зөлмөхәммәт турындагы мәгълүматларны Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими әл-Болгариның «Тәварихы Болгария» һәм Таҗетдин Ялчыголның «Рисалаи Газизә» дигән китапларыннан табабыз. Соңрак галимнәребез Марсель Әхмәтҗанов, Фаяз Хуҗин, Рәшит Галләмов, әдип һәм журналист Нурулла Гариф хезмәтләре аша әлеге шәхеснең яңа яклары ачылды. Филология фәннәре докторы М.Әхмәтҗанов хезмәтләренә таяну – безнең өчен зур мәртәбә, чөнки аның дәлилләре нигезле. Идрис хафизның әтисе Зөлмөхәммәд хәзрәтнең XVII гасыр башларында элекке Чаллы ханлыгында яшәгәнлеген искәртә галим. Ниндидер сәбәпләр аркасында, хәзрәт Болгар туфрагына барып сыена – Базарлы Матак (хәзерге Әлки районына керә) карьясында кинәт кенә пәйда була. Туган җирен искәртеп торсын, дип, яңа урында Яңа Чаллы авылын нигезли. Бүгенге көндә дә авыл халкы зираттагы бер кабер ташын Зөлмөхәммәдкә куелган кабер ташы дип исәпли. Ул хәтта сәяхәтче мосафирларның юлъязмаларында «Зөлкә ата», «Чөлкә ата», «Чүлкә ата» рәвешендә искә алына. Идрис хафиз – шул атаның газиз баласыдыр!..

Зөлмөхәммәд хәзрәт үзенең зур өметләр баглаган, яшьтән үк Коръән хафиз дәрәҗәсенә ирешкән укмышлы улын, ни өчендер, Шәрык тарафына түгел, Явыз Иван яулап канга батырган Казан ханлыгы җиренә озата, аның иза чигүче милләттәшләрен яклаячагына өметләнә. Яшь егет чыннан да көрәш юлына баса, көчләп чукындыру сәясәтен гаепләп чыгышлар ясый, аны туктатуны таләп итә. Бер үк вакытта үзендәге сихри (яхшы мәгънәсендә) куәт белән авыру-сырхауларны дәвалый. Әлбәттә, аның бу гамәлләре шовинист түрәләрнең ачуын кабарта.

Бер риваять. Патша хөкүмәтенең көчләп чукындыру сәясәтенә каршы чыккан милләтпәрвәрне эзәрлеклиләр, кулга алып, зинданга ташлыйлар. Идрис хафизның алдан күрүчәнлегенә, башкаларны дәвалау сәләтенә ия икәнлеген ишеткән Казан губернаторы аны үз янына китертә.

– Җә әле, татар, син ничек киләчәк турында әйтә аласың? – дип сорый түрә аннан.

– Аллаһы Тәгаләнең көче, аның рөхсәте илә, – дип җаваплый тоткын.

– Син миңа бу көчне нинди юл белән исбатлый аласың?

– Могҗиза юлы белән, – ди хафиз.

Губернаторга ул үзен Кабан күленә алып барырга куша. Билгеле инде, ни булыр икән, дип, губернатор сараендагы гавам да күл буена ашыга. Халык җыелып беткәч, Идрис хафиз, кулындагы балдагын салып, губернаторга бирә һәм карап торучылар алдында аны күлгә ыргытырга куша. Балдак, билгеле инде, чупылдап, су төбенә китә. Идрис, дога укып, Аллаһыга ялвара. Шулчак могҗиза була: балдак, судан чыгып, һавага күтәрелә, аннары хуҗасының бармагына кигезелә. Бу хәлләргә хәйран калган губернатор татарны иреккә җибәрергә боера. Идрис хафизга исә халыкны котыртып бозмаска куша.

Ике ут арасында калган Идрис хафиз Кирмән тавына күтәрелә дә, таягын һавага чөеп, очы кай тарафка караса, шул якка китәрмен, ди. Шулай итеп, ул, ата-анасы дөньяга килгән борынгы Чаллы ханлыгы тарафына юл ала, Тәберде Чаллысы авылына килеп төпләнә. Бу чакта аңа егерме яшьләр тирәсе булгандыр, дип фараз кылына. Укымышлы, илаһи көчкә ия егет, һәрхәлдә, керәстиян эше белән шөгыльләнмәгәндер, мөгаллимлек иткәндер. Башкача булганда, үзенә, олылап, «Хәлфә» кушаматы ничек тагылыр иде?! Ул биредә авылның чибәр кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Берничә ел матур гына яшиләр. Уртак балалары булу-булмау мәгълүм түгел. Гыйлемгә омтылган Идрис хәлфә авыл халкы өчен көтелмәгән юлны сайлый – Бохарага укырга барырга ниятли. «Мине биш ел көт, кайтмасам, тагын ике ел көт, аннан соң да кайтмасам, кияүгә чыгарсың», – ди җәмәгатенә. Хатыны биш ел көтә, тагын ике елны да көтә – ире күренми. Җиде ел узгач, хатын күрше авыл мулласына кияүгә чыга. Җиде елга дип чыгып киткән Идрис Тәберде Чаллысына унбиш елдан соң гына әйләнеп кайта. Үзенең васыяте буенча, хәләл җефете инде икенче берәүдә – күрше авыл мулласында  кияүдә. Бу хәлне ул рухи фаҗига буларак кабул итә – кайгыра, зар елый. Әмма нишләмәк кирәк?! Ара өзелгән, никах укытылган, хәләле икенче берәүнең хатынына әйләнгән.

Яшьлек мәхәббәтен күрәсе килү теләге шулкадәр көчле була ки, ул үзен тотып кала алмый, әүвәлге хатыны яшәгән йортка килә. Мосафир сыйфатында: «Өегезгә кереп, Коръән укып кына чыгыймчы», – дип рөхсәт сорый. Хуҗабикә: «Чит кешене кертергә ирем өйдә юк шул, кырда, эштә чагы. Алай Коръән укыйм, дисәң, әйдә, рәхим ит», – дип, мосафирны ишектән үткәрә. Шулчак ни була?! Ходавәндә! Бу ул бит! Идрис хәлфә…үзе! Хатын аны мәкаменнән (көйле тавышыннан) танып ала һәм елап: «Җитте, җитте, белдем, син Идрис икәнсең», – дип туктата. Алга таба ни сөйләшкәннәрдер, Хәлфә бабай анысын язып калдырмаган. Фәйләсүф рухлы шагыйрь үзенең ошбу сәфәрен шигъри юллар белән тәмамлый:

«Килеп кердем гөлдәй булып,

Чыгып киттем көлдәй булып».

Шагыйрь, дидек. Чыннан да, Хәлфә бабай иҗат кешесе була, илдәге төрле вакыйгаларга карата фикерләрен халыкка шигъри юллар белән җиткерә. Әйткәнебезчә, киләчәкне алдан күреп тасвирлый, үткәндәге фаҗигаләр турында исә зар елый:

«Кала тавын Хан корыр,

Әйләнәсе яу булыр.

Тез тиентен кан булыр,

Чаллы кыры сау булыр».

Хәлфә бабай шушы исән калган Чаллы кырында (туфрагында диик) соңгы сулышына чаклы гомер кичерә. Алга китеп әйтик, җәсәде Тәберде Чаллысы зиратына иңдерелгән. Кабергә якын урыннан шифалы «Хәлфә бабай чишмәсе» тибеп тора. Суы ифрат сихәтле, аны тирә-як халкы гына түгел, Казан каласыннан да махсус килеп алалар.

Инде Калатау турында берничә сүз. Шагыйрь «Калатау» дип Чаллы ханлыгы кирмәнен әйтә. Ул бүгенге Тәберде Чаллысының сул ягына, биек тау башына урнашкан була. Кирмән өч кат үр белән әйләндереп алынган. Без яшь чакта диварның нигез ташлары күренеп тора иде әле. Аннары күп еллар бу урын колхозның авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү мәйданына әверелде, пычранды, ямьсезләнде. Районның элекке җитәкчесе Равил әфәнде Хәйруллинга рәхмәт, техника станциясен башка урынга күчертү әмәлен тапты. Алай гына да түгел, кирмән-калага күтәрелү юлына символик капка да эшләтте.

Ни өчен капкамы? Риваятьләрдә, ханлык кирмәненең капкасы алтыннан коелган иде, диелә. Имештер, ханлыкны җимерергә килүче дошман явы турындагы шомлы хәбәрне шеткәч, шәһәр халкы «Алтын Капка»ны җир астына күмеп куя. Ул хәзер дә шунда ята, ди. (Җәяләр эчендә генә булса да шуны әйтәсем килә: нишләп галимнәребез махсус приборлар ярдәмендә капканың урынын ачыкламыйлар икән соң? Әллә бу кадәресе матур бер әкият кенәме?! Һәрхәлдә, бай ханлык булган бит үзе. Шигырьдәгечә, кан коелган, ханлык җимерелгән. Тирә-як авыллар көчләп чукындыруга дучар ителгән. «Чаллы кыры сау булыр» дигәне зур авыллардагы төп халыкның исән калуына ишарә булып тора кебек. Җаны әрнегән шул Хәлфә бабайның).

Чаллы ханлыгына килгәндә, ул Казан ханлыгы белән бер чорда яши. Хаҗи Гәрәй хан вакытында зур күтәрелеш кичерә, байлыгы белән шөһрәт казана. Казан алынгач, Мәмәш Бирде җитәкчелегендә, Ватан азатлыгы өчен каршылык үзәгенә әйләнә.

Авылдашлары, алай гына да түгел, тирә-юнь халкы өчен Идрис хафиз – беренче чиратта остаз, өйрәтүче, дәвалаучы табиб, күңелләрне иркәләүче шагыйрь-чәчән дә. Яратып-сөеп әйтелгән исеме – «Хәлфә бабай». Аның киләчәкне алдан күреп әйтә белүе күпләрне таң калдыра, чөнки әйткәннәре һәрчак чынга аша – рас килә. Үри Чаллысы, Чураш һәм башка керәшен авылларында сырхауларны дәвалап йөргәндә, Ислам динен таратуга да зур әһәмият бирә ул. Татарларның бу тармагының көннән-көн баткаклыкка бата баруларына тирәнтен борчыла, аларны аракы зәхмәтеннән коткарып калырга омтыла. Күрәзәчелек, дигәннән, Үри Чаллысы авылында йөргәндә бер урынга таяк белән төртеп киткән Идрис хафиз: «Монда могҗиза булыр», – дигән. Соңыннан шул урынга чиркәү салына.

Әйдәгез, Хәлфә бабайның үткәндәге вакыйгаларны төгәл чагылдырган шигъри юлларына кабат мөрәҗәгать итик:

«Чаллы кырында кан түгелер,

Сөн ягында мал түгелер.

Муллалар чалмасы белән

Бүрсет (хәзергечә Бирсут) суы бүелер».

Явыз Иванның җәза отрядлары халыкны көчләп чукындыруына, боз тишеп, бәкегә батырып үтерүенә ишарә түгелмени бу?! Капкасына тиклем алтыннан коелган Чаллы ханлыгы рәхимсез рәвештә, вәхшиләрчә юкка чыгарылса да, аның җир-суы, шунда көн күрүче мөселман кавеме исән. «Чаллы кыры сау булыр», – дип безгә шул хакта җиткергән Хәлфә бабайга мең рәхмәтләр!..

Инде Идрис хафизның кайбер тәгъбирләренә килик:

– Өч бурам булыр, соңгысын керәшеннәр бурар.

– Ирләр бүреген хатыннар кияр.

– Кала тавында йортлар корылыр.

– Чаллы белән Бөкәш кушылыр.

Беренче юлны бүгенгегә күчерсәк, Татарстанның мөстәкыйльлегенә янаулар дип кабул итәргә мөмкин. Ирләр бүреген хатыннар киюен яки бөтенләй чишенеп йөрүләрен исә үз күзләребез белән күреп торабыз. Ә менә Калатау­да – Чаллы ханлыгы кирмәне уртасында кайчан да булса туристлар өчен отель-кунакханәләр үсеп чыгасына, шәхсән, мин үзем шикләнмим. Ял өчен бакча-парк та булыр. Килгән туристлар Кирмән нигезендәге елап яткан ташларны куллары белән тотып-тотып карарлар. Калатау башына менеп, тирә-якны, Чулмансу елгасы тарафын күзәтерләр, бу яктагы табигатьнең хозурлыгына сокланырлар. Соңгысына килсәк… Тәберде Чаллысы белән Бөкәш авыллары күптән кушылды инде.

Нәкъ менә әлеге кушылган урында – изгеләр зираты эчендә Хәлфә бабай – Идрис хафиз Зөлмөхәммәд улы истәлегенә куелган һәйкәл тора. Әйткәнемчә, яныннан гына шифалы чишмә тибә. Халык шуннан дәва ала.

Соңгы сүз. XYII гасыр татар әдәбиятының гүзәл үрнәкләреннән саналган «Дастане Чыңгызнамә» әсәре дә Идрис хафиз Зөлмөхәммәднең иҗат җимешедер, дигән фараз бар. Галимебез М.Әхмәтҗанов та шушы фикерне алга сөрә. Аның белән килешмичә мөмкин түгел.

Үткәннәрне онытмау, олуг шәхесләребезне белү кирәк!..

Комментарий язарга