Журнал «Безнең мирас»

Безнекеләр космик мәктәптә чыгыш ясады

Казаның  27 нчы мәктәбендә 8нче февраль көнне  яңа төрле кызыклы  форматта «Толерантлыкның космик мәктәбе» дигән “дәрес” узды.  Белем бирү һәм тәрбия максатыннан үткәрелгән чараның автор- җитәкчесе - Назлыгөл Минһаҗева“Кадрлар резервы” проекты эшчәнлегендә катшанучы шәхес.


Чараның төп максаты – мисал итеп китерелгән легенда һәм риваятьләргә дә таянып, дуслык, бер-береңә мәрхәмәтле мөнәсәбәт тудыру, төрле хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту һәм кирәкле нәтиҗәләр эшләү күнекмәләрен булдыру иде.


Шунысы куанычлы – толерантлыкның космик мәктәбенә сәфәр вакытында балалар үзләре үк җир йөзендә яшәүче толерант шәхеснең моделен тудырдылар, шактый катлаулы сорауларга да  бик теләп һәм дөрес җаваплар бирделәр.  Чараның татар, рус һәм инглиз телләрендә баруы да куанычлы. Ул – балаларда тел өйрәнүгә стимул тудыра, телләр белгән шәхеснең мөмкинлекләре дә  күбрәк булуны ача. Бу хәл аеруча Нигериядән килгән, яшьләр хәрәкәте активисты, халыкара конкурслар лауреаты Корнерстон Соломон  биргән сорауларга җавап эзләгәндә үзен сиздерде. Дөрес, балалар белән башка кунаклар да бик теләп аралашты. Алар балалар белән бергәләп, үзләрен, укучыларны борчыган сорауларга җавап эзләделәр. Мисал өчен, “Безнең  Мирас” җурналы мөхәррире ярдәмчесе, язучы, шагыйрь, журналист Марат Закир “Кара төс нигә кирәк?”, соравын куйды. Төрле юнәлештәге җаваплар алганнан соң, үзенең шул ук исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәясен укып, күпләрне уйга салды.


Драматург һәм журналист Рәдиф Сәгъдинең дә шигырьләре, аларга   бәйләп бирелгән сораулар бер генә баланы да битараф калдырмады.


Кунаклар арасында, шулай ук, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева, ТР Яшьләр оешмасы председателенең белем һәм фән юнәлешендә киңәшчесе   Айгөл Галееваның һәм башка кунакларның да булуы чараны баетты, мәгънәсен тирәнәйтте.


#кадровыйрезерв #крразвивает#кр2018#молодежьтатарстана









Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру