Тел мәсьәләсе

Хәзерге көндәге вакытлы матбугатта, социаль челтәрләрдә телне укыту турында бәхәс куерган кебек, ХХ йөз башында да төрки һәм татар телләренең төрле проблемаларына нисбәтле фикер алышулар барган.

Шуларның берсен 1912 елгы «Шура» журналының 24 нче санында, мөгаен, баш мөхәррир Ризаэддин Фәхреддиндер: «Русия вә Иран, Төркия вә Чин (Кытай) дәүләтләрендә төрекләрне 60-70 миллион дип чамалыйлар. Ошбу кыйтгаларда мәгыйшәт кылучы төрекләр өчен уртак телгә хаҗәт бармы, булса, моны мәйданга чыгаруның юллары ничек?» – дигән сорау белән кузгатып җибәрә. Шунысы игътибарга лаек, күп авторлар (Г.Исхакый, Н.Яушев, Җ.Вәлиди һ.б.), Исмәгыйль Гаспралының «Телдә, фикердә һәм эштә берлек» дигән шигаренә тугры калып булса кирәк, «Шура», «Мәктәп», «Мөгаллим» журналларында һәм газеталарда дөнья күргән мәкаләләрендә гомуми төрек (төрки) теле кирәклеге, аңа ихтыяҗ барлыгы турында яза. Кайберәүләр аны имля, икенчеләр матбугат һәм әдәбият, өченчеләре исә мәктәпләр аша гамәлгә ашырып булачагын исбатлый. «Шура» журналының 1916 елгы 9-10 саннарында басылган, «Төркестан»да яшәүче Галиҗан Тирешкави язган мәкаләдә исә аерым җәмгыять төзергә кирәклеге искәртелә.

Мәкаләнең авторы Галиҗан, нисбә­сен­нән күренгәнчә, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы Тирешка авылында туган, дип уйлыйбыз. Кызганыч, әлеге шәхес турында мәгълүматыбыз бик аз: «Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре» (2005 ) исемле китаптан аның «публицист, мулла» икәнен, «Шура» журналының библиографик күрсәткеченнән (төзүчеләре — М.Госманов, Р.Мәрданов, 2014) бер дистәгә якын мәкаләсе барлыгын гына беләбез.

Укучыларыбыз мәкалә­дәге «төрек» дигән сүзнең кардәш халык­ларны (татар, казакъ, үзбәк, уйгыр һ.б.) берләштерә торган «төрки» икәнлегенә төшенерләр, дип уйлыйбыз. Автор төрки телләрне аерым, мөстәкыйль тел буларак түгел, ә «шивә», ягъни төрки телнең бер диалекты яки «һәр кавемнең үз ана теле» дип яза.

Редакция

Тел үзе гади вә әһәмиятсез генә йомшак бер ит кисәгеннән гыйбарәт булса да, аның аркылы чыккан тавыш, сүз вә җөмләләрнең дәрәҗәсе гаять югары яки түбән булырга мөмкин. Һәм дә бөтен дөнья адәмнәре шул сөйләшә белүләре аркасында хайваннардан югары торалар. Шул тел аркасында үзләренең фикер вә хиссиятләрен башкаларга аңлаталар. Шуның өчен дә телне гакылның тәрҗеманы, диләр. Гакыл вә зиһеннәребезнең тәрәккый вә югарылыгына никадәр иҗтиһад итсәк, шул нисбәттә үк телебезнең тәрәккый вә югарылыгына иҗтиһад итүебез кирәк. Чөнки гакыл вә зиһенебезне тиешенчә тәрәккый иттереп, телебезгә әһәмият бирмәсәк, гали фикерләребезне вә хаклы таләпләребезне башка затларга вә чит милләтләргә ярлы, сөйкемсез вә эшләнмәгән тел илә аңлата вә тәэсир итә алмаячагыбыз көн кеби ачык бер хакыйкатьтер. Гакыл илә тел икесе бер кардәш булганлыктан, берсен икенчесеннән аерырга ярамаганлыгын һәр гакыл иясе аңласа кирәк. Чөнки бу көнге гыйлем вә һөнәрне гакыл эзләп тапса, тел эшләп, тәмам итеп чыгарган. Югыйсә, дөньяда ни шәкерт, ни мөгаллим вә бер даһи философ булмас иде. Ни дин вә ни канун төзелмәс иде. Һичберәве булмас иде. Шулай булса да, без телебезгә әһәмият бирмәдек. Надан вә әхлагы бозык булган үги ана, күңеле ак вә пакь булган бер ятим балага нинди күз илә караса вә нинди хурлыклар күрсәтсә, без төрекләр дә мөкаддәс телебезне шулай кактык, хөрмәтсезлек күрсәттек. Инде шуның җәзасын татыйбыз…

«Телгә хөрмәтсезлек» гөнаһыннан кәффарәт1 булсын өчен, гыйлем вә һөнәргә бар көчебез илә ябышуыбыз тиеш. Котылу шунда. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре рәхәт-рәхәт мәгыйшәт иттегебез җирне никадәр кадерле кылып яратса, шул җир өстендәге һәммә хайван вә мәхлукатларны да бик күп төрдә яраткан. Шулар җөмләсеннән инсаннарга карасак, яратылыш җәһәтеннән булган төрлелекләренә хәйран калмаслык түгел. Адәмнәр, үзләренең яратылмышларында вә терекчелекләрендә бу көнгә кадәр булган гакыл вә гыйлемсезлекләре аркасында, табигатьнең шәфкатьсез, мәрхәмәтсез кануннары астында бик нык изелгәнлектән, үзләренең бер-берсенә күрсәткән йомшаклык вә катылыкларын таныганлыктан соң, табигать вә мәгыйшәтләрендә, гакылда хисапсыз күп үзгәрешләр күргәннәр. Гакыл, аң-зиһен үзгәрү сәбәпле, телләре дә үзгәргән. Бу үзгәрешләр күбәеп, хәзерге хәлгә җиткәннәрдер.

Ошбу көндә бөтен дөнья адәмнәре бер мең төрле тел, 5-6 мең төрле шивәдә сөйләшә, диләр. Телләрнең болай бер-берсенә башка, бөтенләй аңлашылмау дәрәҗәсенә җитеп дөньяга килүенә үзебез сәбәп була алмаган кеби, шул төрле хәлендә дөньядан китүенә дә без каршы тора алмабыз. Чөнки телләрнең болай төрлеләнүе белән көрәшү табигатьнең кануннарына вә мохитнең агышына каршы тору була. Моңа каршы торган адәмнәрне без белмибез, шуның өчен дә асылы башка булган, бере-беренә аңлашылмый торган ике телне берләштерү хакындагы эшләрнең нәтиҗәсе хәерле булып чыкмыйдыр. Әмма инде асылы бер булып та, башкарып-төрләнеп киткән бер телне, асыллары башка булган ике телне берләштерү кебек мөмкин түгел, дия алмыйбыз, бәлки киресенчә, авырлык белән булса да, бер агымга салып җибәрергә мөмкинлек бар, дибез. Тарихлары, каннары, диннәре бер булган вә бер хөкүмәт идарәсендә яшәп, мәнфәгатьләре уртак булган бер кавемнең шивәләрен (асыл шивәләрне бетерми, шул шивәләрдән алынган лөгатьләрне) берләштерү гайре табигый бер эш, дип тә әйтә алмыйбыз.

Бу җирдә шуны да хәтердән чыгарырга ярамыйдыр: асылы бер булган төрек шивәләреннән чүпләнеп «гомуми төрек теле»н барлыкка китерә калсак та, бу тел икенче дәрәҗәдәге тел булып калачак. Чөнки бүгенге төрки шивәләрнең һәркайсы «ана теле» саналадыр. Ана теле дәрәҗәсенә ирешкән тел кадәр мөкаддәс тел юк. Адәмнәрнең иманына иблис зарар итсә итәр, әмма ана теленә зарар вә зыян китерә алмас.

Моннан шундый нәтиҗә чыгадыр: 1) шивәләребезне саклап тәрәккый итәргә тырышу кирәк, чөнки ул – ана телебез; 2) шивәләрдән гомуми-уртак бер төрки тел ясау кирәк, чөнки мәнфәгатьләребез уртак.

Бөтен төрек шивәләреннән сүзләр җыелып алып, уртак бер телнең чыгышына сәбәпләр бик күп булырга мөмкин. Әмма иң баш сәбәп – шивәләребезнең арасыннан берәвен генә алып, бөтен төрек балаларына шул шивәне кабул иттерә алмавыбыздыр. Калган шивәләр илә берәүнең максатын аңлау безгә кыен. Күбрәк укыган вә дөнья күргәннәребез, башка шивәләр илә язылган гәзитә вә журналларны укып, эчтәлегенә төшенә алсалар да, һәр сүзнең мәгънәсенә төшенә алмыйлар. Әмма инде авыл халкы бөтенләй аңламый. Шуннан соң: «Моны язган адәм үзе укысын!» – диләр. Шуның өчен дә бер шивәне генә хаслап, бөтен төрек балаларына: «Менә инде шул шивә күпнең уртасында уртак тел булсын!» – дия алмаячакбыз. Бер зат, бер шивәне кулына тотып: «Төрек балалары алдына чыгып, сезнең шивәгез уртак тел булырга ярамый, чөнки шивәгездә бик күп ят милләтнең сүзләре бар, әмма безнең шивәбездә төрек балаларының күңелләрен рәнҗетә торган чит лөгать юк. Шивәбез сафлыгы вә даирәсенең киңлеге илә башка шивәләрдән күп югары торадыр. Безнең шивәбез уртак тел булырга тиеш!» – дисә, моңа кыска гына итеп: «Шивәгез никадәр саф вә даирәсе киң булса да безнең ана шивәбез кадәр була алмас!» – дисәләр, урынсыз әйтелгән булырлар идеме? Инде шулай булгач: «Тел – халык өчен, халык тел өчен түгел!» – дияргә туры киләдер.

Төрки шивәләрнең аерым-аерым үз алларына гына камилләшүе бик яхшы эш. Әмма дөньяда адәм төсле яшәргә теләгән зур бер милләткә заманның әйдәве буенча йөрергә туры киләдер. Заман безне далада күчмә хәлендә яшәргә түгел, ә мәдәни бер тормыш илә торырга мәҗбүр итәдер. Мәдәни тормыш ел саен, хәтта сәгать вә минут саен тормышыбызда булмаган бик күптөрле мәсьәләләрне берсе артыннан берсен алдыбызга китереп куядыр. Менә шул яңа мәсьәләләрне шәригать вә закон буенча хәл кылу, гамәл кылу безнең үз ихтыярыбызда. Без никадәр шивәләр илә сөйләшсәк тә, барыбыз да бер төрек токымы вә бер төрек балаларыбыз. Шулай булгач, без бер кавем вә бер җенес икәнбез, мәдәният мәйданында да бер булып, бер-беребезгә көч вә куәт биреп эш кылуыбыз тиеш күреләдер, чөнки мәнфәгатьләре уртак булган бер халыкка бергәләшеп, бер максатка карап бару һәм күңелле, һәм җиңел булачак.

Бөтен төрек балалары мәдәни бер ихтыяҗыбызны үтәү нияте илә бер җиргә җыелсак, шул ихтыяҗыбызны үтәр өчен фикерләребезне бер-беребезгә аңлатырга тиешбез. Фикер вә хиссиятләребезне аңлату өчен тел кирәк. Бу хәлдә нинди тел илә сөйләшү кирәк? Төрек балаларының бөтенләй чит булган бер милләтнең теле илә сөйләшүе телебезне вә милләтебезне хурлау буладыр. Шивәләрдә фикер алышу мөмкин түгел. Инде ни кылмак кирәк? Менә бу «ни кылмак кирәк» сөаленә, бөтен төрек балаларына гомуми бер төрек теле кирәк, дигән җавапны бирүдән башка сүзебез юк. Мондый телнең барлыкка килүе мөмкинме? Булса, моны мәйданга чыгару өчен нинди юллар бар?

Кай җирдә җәмгыять булса – анда гыйлем, һөнәр тамыр җәядер. Гыйлем, һөнәр кайда булса, дөньяның кирәк-ярагы анда табылыр. Җәмгыятьләре нигезле бер юлга куелган бер милләт илә җәмгыятьсез яшәүче икенче бер милләтнең тормышы арасында бик зур аерма бар. Иң зур җәмгыятьләребездән саналырга тиешле булган мәмләкәтләр үзләренең күләмнәренә нисбәтле никадәр мөһим эшләр эшләсәләр, шулкадәр үк иң кечкенә булган потребительный обществолар да үз күләмнәренә нисбәттә шулкадәр мөһим эш чыгаралар. Җәмгыятьләребездә көч тә күп, бәрәкәт тә бар.

Шивәләребезне берләштерү, бер калыпка салу, матур иттереп чыгару – яхшы вакыйга, зур бер эш. Зур эшне эшләү кечкенә көчләрнең вазыйфасы түгел, чөнки зур эшләр алдында кечкенә көчләр юк булып бетәдер. Эше күп булган «гомуми төрек теле»нең төзелүенә бер җәмгыять кирәк.

Комментарий язарга