Журнал «Безнең мирас»

«Бу эшебез нигез ташы булсын...»

Күренекле археограф, тарихчы Сәетгаттар Габделмәннан улы Вахиди Казан губернасының Спас өязендәге Ташбилге авылында 1887 елның 30 маенда дөньяга килә. Кечкенәдән үк әти-әни һәм әби-бабасы сөйләгән риваять-әкиятләр тәэсирендә үскән бала,«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кергәч тә, Шиһабетдин Мәрҗани китапларын укып, борынгы тарихыбыз белән кызыксына башлый. 1911 елда әлеге мәдрәсәне тәмамлагач, Казан губернасының Уразлы авылында укыта. 1912 елда туган авылында башлангыч мәктәп ачып, шунда агарту эшен дәвам итә. 1914 елда Казандагы 3 нче мәктәпкә мөгаллим итеп билгеләнә һәм татар әдәбиятын, татар һәм рус халыкларының тарихын укыта. Укытудан бушаган вакытта борынгы чыганакларны барлый: кабер ташларындагы язуларны күчереп ала, халык арасында таралган риваятьләрне өйрәнә, кулъязмалар җыя.


1912 елда Сәет Вахиди зур фәнни ачыш ясый – Мамадыш ягындагы Мамай авылында яшәүче Рәхмәтулла Әхмәревтә борынгыдан сакланган Сәхипгәрәй хан ярлыгына тап була. 1523 елда язылган, Казан ханлыгы чорыннан калган, моңарчы бер галимгә дә мәгълүм булмаган сирәк документның кыйммәтен аңлагач, галим аны сатып алырга тели. Әмма хуҗасы, үзе язу танымаса да, бу кулъязмадан аерыласы килми, күчереп алырга да рөхсәт бирми. Сәет Вахиди шул авылның мулласына – Кәшшафетдин Рахманколыйга мөрәҗәгать итә. Мулла ярдәм итәргә риза була һәм Рәхмәтулла агайга кеше җибәрә, бер көнгә генә теге кулъязманы сорап тора. Сәет, шатланып, кулъязманы күчереп ала.


Сәет Вахидинең Сәхипгәрәй хан ярлыгы турындагы мәкаләсеннән бер бит. 1935 ел

Сәет Вахиди 1914-1917 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, яңадан әлеге кулъязманы кулга төшерү хыялы белән яна башлый һәм, җитәрлек акча җыйгач, 1920 елның 15 июнендә Сәхипгәрәй ярлыгын Рәхмәтулла агайдан сатып ала.


Галим 1918-1920 елларда Казанда укытучылар курсы оештыра. Ул курста укучыларга шушы сораулар нигезендә анкета тутырырга куша: «Сез укыткан авылда кеше кулында Болгар һәм Казан ханлыгы чорыннан калган кулъязмалар бармы? Булса, әсәрнең исемен, язучысын, язылу вакытын күчереп язып, миңа җибәрергә. Иске мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, муллалар, мөгаллимнәр өендә иске китаплар бармы?» Нәтиҗәдә, шушы анкета ярдәмендә, шактый гына борынгы кулъязмалар табыла.


Сәет Вахиди 1919-1921 елларда Казан университеты рабфагында укыта. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Гыйльми үзәк һәм башка фәнни оешмаларның әгъзасы була.


1925 елның 1 февралендә С.Вахиди Сәхипгәрәй хан ярлыгын ТАССР Милли музеена бүләк итә, чыганак хәзерге вакытта да шунда саклана.


1928 елдан ул ТАССР Дәүләт музееның Шәрык кулъязмалары бүлеге мөдире булып эшли башлый һәм Россия археография комиссиясе белән хезмәттәшлек итә. 1930 нчы еллар башында Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институтында эшли.


Галимнең татар халкының бай мирасы юкка чыгуга борчылып язган мәкаләләре шактый. «Игенче» газетасының 1929 елгы 10 октябрь санында «Минзәлә кантонын тарихи яктан өйрәнү» исемле мәкаләсендә болай дип яза: «... Симәк авылында Мөхәммәтнәсип Төхфәтулла улының борынгы бабалары тархан булганлыкны – аларның кулында Казан ханнарыннан бирелгән тарханлык ярлыгы булганлыгын сөйләделәр. Шактый иске заманнардан бирле муллалар кулында яшәп килгән бер көтепханәдә иске кулъязма–документлар арасында бер кулъязма әсәр булган. Анда Казанга хан сайларга бару, ханнарның җыелган вәкилләргә сөйләгән сүзләре, Казан ханнарының тәрҗемәи хәлләре, Мәскәү кенәзләре белән булган төрле сугыш вакыйгалары, Казанның алынуы һәм бүтәннәр язылган. Шуңа ханнарның ярлыклары да теркәлеп куелган булган икән. Аянычка каршы, бу көтепханә 1910 нчы елда булган зур янгында юкка чыккан».


С.Вахиди, авыл халкының өйләрендә сакланган борынгы кулъязмаларның янгында юкка чыгуы, күп җирләрдә утильсырьега тапшырылу турында газета битләрендә мәкаләләр бастырып, чыганакларны туплау, өйрәнү өчен Гыйльми үзәк оештыруның зарурлыгын исбат итүгә күп көч куя. Аның тырышлыгы бушка китми, 1925 елны андый үзәк барлыкка килә.


Сәет Вахидиның борынгы мирасны өйрәнүдәге фидакарь хезмәтен бу юллар да дәлилли: «Бөтен көч һәм тәҗрибәләрне җыйнап, кирәк булган бөтен чара һәм методларны кулланып, мин эшкә керештем. Берсе артыннан икенчесен көтепханәләрне тикшерә, актара башладым. Аерым кешеләрнең көтепханәләрен, кечкенә архивлар, шүрлек, шкаф һәм киштәләр, андагы бөтен язмалар; очырмалар, андагы ящик һәм сандыклардагы бөтен кулъязмалар, барлык басма китаплар, төргәк-кәгазьләр – барысы да минем күздән кичерелә, тикшерелә, үткәрелә бардылар. Очырмалардагы  тузан-туфраклар,  утын  амбарларындагы, подвал һәм кладовойлардагы сырость, пычрак вә салкыннар бу эшне дәвам иттерүдән мине туктата алмадылар».


С.Вахиди тарафыннан бүләк ителгән борынгы кулъязмалар тасвирламасының соңгы битендә болай диелгән: «Без бу каталогка язылган язма тарихи хатирәләрне борынгы бабаларыбызның олуг мәдәни хәзинәләренең төрле афәтләргә очраганнан соң тузылып, чәчелеп калган калдыклары икәнен истә тотдыкыбыз хәлдә, аларның эчендә тел-әдәбиятыбызны һәм аның тарихын, шулай ук тарихыбызны вә гомумән үткәндәге бабаларыбызның тормыш вә кичмешләрен өйрәнүдә дөрес вә битараф мәнбәгъ булу ягыннан гаять мөһим урын тотканлыкларын әйтеп китүне бурычыбыз саныйбыз. Киләчәк яшь буыннар вә гомумән гыйлем ияләре, безнең төрле вакытларда, төрле татар авылларына йөреп, эзләп-табып алган документ һәм кулъязмалардан киң вә тулы файдалану белән бергә, боларга нисбәтән күп дәрәҗәдә мөһим язма мәдәният хатирәләребезне эзләп табуларына безнең бу эшебез башлангыч булып, киләчәктә нигезләнәчәк бөек гыйльми көтепханә вә аның янындагы кулъязма вә документлар бүлегенә безнең бу язма хатирәләребез беренче нигез ташы булсын».



КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә С.Вахидинең шәкерт чактагы өйрәнчек язулары, Идел -Чулман буйларының үткәне турында татар риваятьләре, Сәхипгәрәй хан ярлыгының күчермәсе һәм аңа бәйләнешле төрле язулар, галим тарафыннан 1925 елда Татарстан Үзәк музәханәсенә бүләк ителгән кулъязмаларның каталогы, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелүе турында белешмә-справка һәм башка шәхси язмалар бар.


Китапханәдә С.Вахиди тарафыннан җыелган 3000 кулъязма саклана. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 6 томлы «Вафийәт әл-әсляф...», Каюм Насыйриның хатлары, календарьларның цензор нөсхәләре, дини язмалары, дәреслекләре; Хәсәнгата Габәши, Нәҗиб Түнтәри, Габдулла Буби кулъязмалары; Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» күчермәләре, «Кабуснамә», Мәхмүд Гали Болгариның «Нәһҗел фәрадис» әсәре, «Мөхәммәдия», Коръәннәр, тәфсирләр һәм башка төрки-татар, гарәп, фарсы телләрендәге күпсанлы кулъязмалар бар.


1937 елда Сәет Вахиди кулга алына, аңа пантюркист идеяләрен таратучы дигән нахак бәла ягалар. Алдарак язылганча, галимне 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерәләр

Теги: Рәйсә Шәрәфиева Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру