Мандолина

Кыллы музыка уен кораллары татарларда (һәм борынгы бабаларыбыз – кыпчакларда) элек-электән кулланылган. Мандолинаның килеп чыгышы Италиядән дип санала. Ул лютня нигезендә барлыкка килә. Ләкин лютня үзе Европага Шәрык илләреннән күчә: археологик чыганаклар буенча, лютня сыман коралның ватаны – Месопотамия (хәзерге Гыйрак, Сүрия, Иран һәм Төркия җирлеге), туган вакыты – безнең эрага кадәр 4-2 мең ел элек.

Илһамия Кутусова «Түгәрәк уен» фестивалендә чыгыш ясый. Казан Кремле. 2017 ел

Мандолина Россиягә 1770 елларда, ә татар музыкаль мәдәниятенә XIX гасыр ахырында килеп керә. Шәһәрләрдә кыллы оркестрлар оешкач, аларның чыгышлары халыкта зур кызыксыну уята. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да мандолина тавышын сәгатьләр буе тыңларга яраткан.

1990-2010 елларда, әлеге коралда уйнаучылар, сирәк булса да, Мөслим, Апас, Кукмара, Түбән Новгород якларында әле очрый иде. Башкаручыларның барысы да диярлек – мөгаллим булып эшләгән кешеләр (моны экспедиция материаллары исбатлый). Андый үзенчәлекнең сәбәбе шунда ки, совет чорында педагогия көллиятләрендә мандолинада уйнау аерым дәрес буларак кергән. Бүгенге заманда мандолинада уйнарга өйрәтмиләр, дәресләр бетерелде, башкару традиция­се дә сүнеп бара. Димәк, халык музыка уен коралларын (гомумән – этник традицияләрен дә) саклау һәм яшәтүдә укыту оешмалары искиткеч зур роль уйныйлар. Тарихи фактлар шул хакта сөйлиләр, үткәннәрнең сабакларын исәпкә алсак иде!

Минем уйлавымча, мандолинаның халык арасында таралуы очраклы тү­гел. Ул элеккеге чиртмә музыка уен ко­ралларының дәвамчысы, югалган дум­­быраны алыштырган. Татарстан Рес­публикасының Кукмара районы Төркәш авылында Кәүсәрия Муллинаны (1950 елгы, пенсиягә хәтле укытучы булып эш­ләгән) яздырганда, мандолина көйләрендә думбыра яңгырашы бик ачык сизелә иде.

Хәзерге вакытта мандолинада уйнаучылар бик аз. Шуларның берсе – Илһамия Кутусова (1965 елгы), ул Сарман районы Зур Нөркәй авылында гомер кичерә. Илһамия аңа 12 яшь тирәсендә 1958 елгы Әлфия апасыннан уйнарга өйрәнгән. Апасы исә мөгаллимлеккә укып чыккан күршесеннән күреп-ишетеп, мандолина чиртә башлаган. Музыка коралын Ленинградтан почта аша кайтарткан булган. Авылларында берничә кеше уйнаган. 1960-1970 елларда олырак кызлар урамда, капка төбендә җыелып, мандолинага җырлап утыралар иде.

Илһамия ханымның иң беренче үзләштергән көе – «Там, там, тамчы, там» (җиңел һәм өйрәнергә җайлы). Соңрак Казандагы химия-технология институтына укырга кергәч, мандолинаны үзе белән йөрткән, төрле концертларда катнашкан. Быел Казан Кремле тыюлыгында узган «Түгәрәк уен» фестивалендә дә мандолинада уйнап, күркәм чыгыш ясады.

Мәкаләне әзерләгән чагында, 2017 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Беренче халыкара мандолина фестивале үткәрелә, дигән хәбәр килеп иреште. Киләчәктә андый югары дәрәҗәле чараларда безнең уенчылар да катнашыр, дигән өметтә калабыз!

Комментарий язарга