Хезмәттә үткән гомер

Озак еллар Шушмабаш мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп спектакльләрдә төп рольләрне башкарган, берсеннән берсе тирән эчтәлекле, төрле номерларга бай булган концерт-тамашаларны алып баручы, район һәм республика күләмендәоештырылган бәйге-конкурсларда актив катнашучы, күп еллар оештырылган “Уйнагыз, гармуннар!” ярышларының алгы сызыгында булучы, мәдәният чараларына багышлап чыгарылган альбомнардагы фотоларда еш күренүче Әхмәтов Хәйдәр Гани улы белән очраштык.

Узган гомер юлын барлаганда үзеннән канәгать булган кешеләр сирәк очрый. Хәйдәр абый әнә шундыйларның берсе.Ул үзенең һәр яшәгән көнен халыкка хезмәт итеп, мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә сөенеп яши. Алар бүгенге көндә Зөлхәбирә апа белән балаларына булышып яшиләр.Дүрт егет һәм бер кызларына югары белем биреп, тормышлы итеп, унике оныкларын үстерергә булышып, һәр туган көнгә канәгать калып, кадерле әби-бабай булып гомер итәләр.

“Мин үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә, 4-5 классларда укыганда Носы мәктәбе укытучылары “Зәңгәр шәл” спектаклен куйдылар. Мине малай роленә алдылар һәм шул миңа сәхнәгә юл булды. Мәктәптә укыганда һәр концертта катнаштым, гармунда уйнадым. 1957 елда Носы 7 еллык мәктәбен тәмамлагач, 8-10 классларны Яңа Кенәр урта мәктәбендә укыдым. Анда да концерт, спектакльләрдә актив катнаштым.Урта мәктәпне бетерүгә, минем сәләтемне күрептер инде, Шушмабаш клубына эшкә чакырып алдылар. Ул вакытта бернинди музыка коралы юк, концерт-спектакльләр оештырып авылларга йөреп гармун сатып алдык.

1961 елның башында комсомол путёвкасы белән Сәрдәбаш клубына эшкә җибәрделәр. Ул авылда гөсләчеләр бик күп иде. Анда да шул ук хәл, музыкаль инструментлар юк. Шушмабашта алган тәҗрибәмне кулланып, күрше авылларда төрле чаралар оештырып гармунлы булдык. Шунда эшләгәндә Хәсәншаех авылына концерт белән киттек. 2 ат белән, күбесе терлекчелектә эшли, соң гына инде. Минем аттагылар белән алдан барып җиттек, халык җыйналган, ә икенче аттагылар юк. Концертны башладык, булган номерлар бетә башлады, мин бөтен белгән шаян хәлләрне сөйләп бетердем, ниһаять калганнар да килеп җитте. Тиз генә чишенеп киенделәр, концерт дәвам итте. Бер пәрдәлек спектакльне соңыннан куйдык, бер кеше таралмыйча, рәхмәтләр әйтеп карадылар.Ул вакытта халык безнең чыгышларны шулкадәр зарыгып көтеп ала иде.

Үзем белән булган бер кызыклы хәл. Күрше Марий Эл Республикасының Дружин дигән авылыннан килделәр. Анда Сәрдәбаш авылыннан бер кыз клуб мөдире булып эшли иде. Икенче көнне алар ”Шоңкар” дигән спектакль белән районга конкурска барасы икән, ә бер егетләре катнаша алмый диләр. Мин юлда барганда гына кемнең нинди роль башкаруын белдем. Клуб мөдире комиссиягә спектакльдә катнашучыларның берсе бүген генә алыштырылганын әйтеп куйган булган. Спектакльне куйдык. Анализ вакытында, сезнең кайсыгыз яңа иде, без сизмәдек диделәр.Мин икәнен әйткәч, сез кайда эшлисез дип сорадылар. Клубта эшләвемне белгәч бик мактадылар. Конкурста спектакль беренче урынга лаек булды. Менә шулай ярдәмләшеп эшләдек,”- дип искә ала Хәйдәр абый эшли башлаган елларын.

Хәйдәр абыйны үз авылларына, Носы клубына күчерәләр. Шул елларда читтән торып Алабуга мәдәният-сәнгать училищесына укырга керә һәм 1963 елда тәмамлый. Сәрдәбашта өч ел укытучы булып эшли. Ә 1966 елдан 2002гә кадәр Шушмабаш авылында төзелгән яңа клубта эшли.

1960 елда Шушмабаш авылында яңа мәдәният йорты ул вакытта “Северный” совхозы директоры булып эшләгән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин җитәкчелегендә төзелә башлый. Яңа мәдәният йортында эшләүчеләргә югары таләпләр куела. Хәйдәр Әхмәтов җитәкчелегендә авылдагы талантларны барлау, аларны сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтү, сәхнә костюмнары булдыру буенча зур эш башкарыла. Хәйдәр абый җитәкчелек иткән елларда авыл яшьләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, башка оешмаларда эшләүчеләр катнашында спектакльләр куела, концертлар оештырыла һәм башка кызыклы чаралар үткәрү системага салына.

“Мин җырлый белгән һәр кешене сәхнәгә тарттым. Ганиуллиналар гаиләсеннән 5 кыз җырладылар, биеделәр, чын артист булып киттеләр. Ашытбаштан Фирая исемле кыз укытучы булып килде, ул бик матур җырлый иде. Аның тормыш иптәше Альберт Бухаров белән без Кенәр мәктәбендә бергә укыдык. Ул рәссам иде, без куйган спектакльләр өчен бик күп декорацияләр ясашты, аларның кызлары Эльвира Бухарова да Шушмабаш сәхнәсенең бизәге. Мәдәният йортында зур хор бар иде. 1967 елда Арчада бәйрәм оештырдылар. Шушмабаштан 80 кешелек хор катнашты.Район буенча бер мең сигез йөз кешедән торган хор составында җырладык. Ә мин нәфис сүз сөйләдем.Ул елларда концерт, спектакльләр белән тирә-як авылларга йөрдек, районда булмаган авыллар калмады. Миңа булышкан, спектакль һәм концертларда катнашкан авылдашларыма мин бик рәхмәтлемен,”-дип искә ала ул елларны Хәйдәр Гани улы.

Мин үзем дә Хәйдәр абыйны бик яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. 1977 -1986 елларда Шушмабаш мәктәбендә директор урынбасары булып эшләдем. Без дә укытучылар коллективы белән һәр елны бер спектакль әзерләп, укучыларыбыз яшәгән унҗиде авылда булып чыга идек. Бу спектакльләрне әзерләгәндә Хәйдәр абый безгә һәрвакыт ярдәм итә иде. Вакытын кызганмыйча репетицияләрдә катнаша, үзенең фикерләрен әйтә, мәдәният йортында булган декорацияләр белән булыша иде. Ул безнең режиссёрыбыз да, остазыбыз да булган икән.

Кайбер кешеләр үзләрен таба алмыйча эштән-эшкә күчә, ә кайберәүләр үзләре сайлап алган һөнәрләренә тугры калып гомер буе тырышып хезмәт итәләр.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтов Хәйдәр Гани улы тормышта үз урынын тапкан, зур уңышларга ирешкән, олыгайган көнендә авылдашларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәүче шәхесләрнең берсе. Ул бүген дә төрле мәдәни чараларда актив катнаша.

Шәфигулла Гарипов, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары.

Комментарий язарга