Журнал «Безнең мирас»

Ислам дөньясы. Омск шәһәре

Омск Себернең хәрби мәр­кәзе булып тора. Монда һәр­вакыт күп санда рус солдатлары тупланган бу­ла. 1838 елда хөкүмәт Омск шәһәрен хәрби мәркәз итәргә һәм биредә хәрби көч тупларга, дигән карар кабул иткән.


Шәһәрнең биналары да бик үк иске түгел. Башта – 1716 елда – бу урында кечкенә генә бер авыл барлыкка килә, ләкин кешесе бик аз була. Шуңа күрә бирегә Дон казаклары мәҗбүри күчереп утыртыла. Болар исә дала кыргызларының һөҗүмнәренә каршы тору өчен ныгытма кебек итеп кулланылалар. Ул заманнарда юллар юк, елгаларда пароходлар юк. Патша армиясендә хезмәт биш елга сузыла. Шул сәбәпле солдатлар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, хезмәт иткән җирләрендә яшәп кала торган булганнар. Шуңа да карамастан, 1782 елда Омск кечкенә генә шәһәрчек хәленә килә алган. Тирә-ягы бөтенләе белән дала. Күчмә тормыш белән яшәүче кыргызлар, җәй җитүгә күчеп китеп, төрле якка таралалар, кыш кергәч кенә кайтып утыралар. Омск 1824 елда губернага әйләнгән. Әле ул вакытларда да биредә җирле мөселманнардан һәм солдатлардан башка беркем дә яшәмәгән.Омск Себернең хәрби мәр­кәзе булып тора. Монда һәр­вакыт күп санда рус солдатлары тупланган бу­ла. 1838 елда хөкүмәт Омск шәһәрен хәрби мәркәз итәргә һәм биредә хәрби көч тупларга, дигән карар кабул иткән.


Бүгенге көндә исә, бу җирләрдән Себер тимер юлы үтте, Омск та гаять төзек шәһәргә әйләнде. Җитештереп чит төбәкләргә чыгарыла торган товар кыйммәтенең күләме 10000000 сумга җиткән.


 Мәгариф


Александр I заманында биредә хөкүмәт тарафыннан бер мәчет салына. Тик моннан әле ун еллап элек тә, мөселманнар өчен бер генә башлангыч мәктәп тә юк иде. Биш ел элек ике мәктәп ачылган, аларда бүгенге көндә йөздән артык укучы белем ала.


Омск мәктәпләренең биналары гаять дәрәҗәдә төзек, шулай ук уку-укыту эшләре дә бик яхшы тәртипкә салынган.


Биредә мөселман сәүдәгәрләр күп түгел. Беренче дәрәҗәле сәүдәгәрләр арасында бәлки бер мөселман кешесе табылыр. Ләкин шундый кечкенә генә җәмгыять үз тырышлыгы белән бу кадәр мәктәп ача алган икән, бу бары тик берничә кешенең күңел киңлеге, иман нык­лыгы нәтиҗәсе булып тора.


Хөкүмәт тарафыннан руслар өчен ачылган ике гомум лицей һәм бер хәрби лицей да бар. Моннан тыш, дала кыргызларының балаларын аулау өчен миссионер мәктәбе дә ачылган.


Сәүдә


Омск шәһәре Себернең зур хәрби үзәге булганга күрә, биредә яшәгән халыкның күп өлешен хәрбиләр тәшкил итә. Офицерлар һәм түрәләр бик күп, ә һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр чагыштырмача аз. Омск шәһәренең әйләнә-тирәсе дала, ә далада яшәүчеләр бөтенләе белән күчмә тормыш итүче кыргыз-казахлар булганга, хөкүмәт бу җирләрне һәрвакыт хәрби командующий идарәсе астында тота. Генерал-губернатор гадәттән тыш хәлләр командующие да булганга, бу җирләр һәрвакыт кырыс идарә һәм кайчакларда хәрби идарә астында да була. Шул сәбәпле, биредә сәүдәгәрләр өчен тормыш итү кыен.


Шуңа да карамастан, Омск шәһәрендә чит ил сәүдәгәрләре дә бар, бигрәк тә Дания, Бельгиядән килгән сәүдәгәрләр күп. Боларның сәүдәсенең күп өлеше – Тобольск губернасына караган Себер авылларында атланмай сатып алып, Англиягә җибәрү. Омск базарында ел да 3000000 сумлык май Англиягә җибәрү өчен сатып алына һәм соңгы елларда бу май сәүдәсе гомум товар әйләнешендә гаять зур урын биләп тора икән.


Омск шәһәреннән Томск шәһәренә кадәр поездда мин Омск шәһәрендә бары ике көн кундым да, аннан Томск шәһәренә юл тоттым.


Омск вокзалына килдем. Дусларым­ның берсе – Омск имамы мулла Ниязи әфәнде Сөләйманов җәнаплары – безне озатырга, дип, бирегә кадәр килгән иде.


Кассага барып, һәрвакыттагыча икенче класслы билет сорадым. Алары беткән булып чыкты, шул сәбәпле, беренче класслы билет алырга мәҗбүр булдым. Ләкин кесәдәге акча җитәрлек түгел. Әле дә ярый янымда Ниязи әфәнде бар иде, малына бәрәкәт бирсен, билет алырга булышты.


Томск шәһәренә кадәр юл 890 чакрым. Беренче класслы билетның бәясе 19 сум 35 тиен иде. Беренче класслы вагонда махсус купеда берүзем бардым.


Себер тимер юлында вагоннар бик яхшы, төзек. Бигрәк тә беренче класслы вагоннар яхшы, боларда һәр кешегә купе дип атала торган аерым бүлмәләр бар.


Мулла Ниязи әфәнде белән бик самими саубуллаштык, ул арада поезд да кузгалып китте. Көннәр бик суык тора иде, ләкин вагоннар бик яхшы булганга, биредә һич суык түгел, теләгәнчә чишенеп утырырга мөмкин иде.


Себер тимер юлы гаять озын, поезд исә сәгатенә бары тик 25 километр юл үтә. Вагонда, гел бер урында утырып барырга туры килгәнгә, кешенең бераздан эче поша башлый, шул сәбәпле, юлчылар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, бер-берләре белән танышып, сөйләшергә мәҗбүр булалар.


Омск станциясендә алган газеталарның һәммәсене дә игъланнарына кадәр укып чыктым. Башка бер эш тә юк. Бераз Корьәнне тилявәт иттем1.


Ул арада янымдагы купеның ишеге, үзеннән-үзе булса кирәк, кинәт кенә ачылып китте. Анда, күршемдер, мөгаен, иреннәре арасына сигара кыстырган бер ир-ат басып тора. Ишек ачылуга, минем күрше:


– Гафу итегез, – диде, – мин ишеккә һич кагылмадым, ләкин ул миңа яхшылык эшләде. Мин үз-үземнән, күршем кем икән, нәрсә укый, нинди телдә сөйләшә, дип сорап кына бетергән идем. Шул мизгелдә ишек ачылды. Бу кадәр йөгерек ни укыйсыз, кулыгызда китап та юк? Купеның ачкыч тишегеннән карарга мәҗбүр булдым. Ләкин ишеккә кагылмаган идем, үзе ачылып китте, вагон чайкалып киткәндер, мөгаен.


– Мин үзем дә, күршем кем икән, бу хуш сигара исе кайдан килә икән, дип уйлаган идем, – дидем.


– Ай, кабул итсәгез, Сезне дә сигара белән сыйлыймчы, – диде дә, кесәсеннән кап чыгарып, нәзакәтле итеп миңа сузды.


– Безне Рамазан аебыз дәвам итә, – дидем. – Көндез берни ашамыйбыз, эчмибез. Югыйсә, сыегызны кире какмас идем.


– Сез кем, кайсы милләт кешесе? – дип сорады. Татар булуымны әйттем.


– Бик яхшы, – диде. – Мондый очрак­лылыкка рәхмәтлемен. Сез төрки асыллысыз, димәк. Әйтегез әле, зинһар, Сез хәзерге көндә Төркиядә барган инкыйлабка (революциягә) ничек карыйсыз? Газеталарыбызда басылган хәбәрләрнең дөреслегенә ышанасызмы?


– Сәясәт белән һич шөгыльләнмәдем, андый хәбәрем дә юк. Бу хакта берни әйтә алмыйм, кичерегез, – дидем.


– Сезнең Төркиядә булганыгыз бармы? Төрекләр сәләтле халыкмы, түгелме, белмисезме? Бер дә таныш түгелмени Сез? – дип сорады.


– Кешенең күргән булуы да, таныш булуы да мөмкин. Ләкин әгәр аның сәяси белеме булмаса, мондый җитди мәсьәләләрдә ул берни әйтә алмас, – дип җавап бирдем дә, сүземне шул рәвешле дәвам иттем. – Безнең кебек мәктәп тәрбиясеннән мәхрүм милләтләрнең сәясәт өлкәсендә мәгълүматчы булуы, бигрәк тә кимүгә, бетүгә дучар милләтләрнең бөек дәүләтләрнең дип­ломатларын да аптырашка салган мәсьәләләрдә фикер әйтүе – йомырка сатучының кыйммәтле ташлар турында фикер әйтүе кебек булыр иде.


– Сүзләрегез хак, фәкать... – дип дәвам итте күршем. – Төркия мәсьәләсе – тарихта ише булмаган мондый инкыйлаб дип әйтү, бәлки, тагын да дөресрәк булыр – Сезнең кебек дини һәм милли багланышлары көчле булган кешеләрне ничек кызыксындырмасын икән, хәтта безнең кебек, төрекләргә һич катнашы булмаган милләтләрне дә кызыксынырга мәҗбүр итте. Биредә безнең христианнар, гади халык: «Кан кардәшләребез – болгарларның хәлләре ничек булачак?» – дип борчылалар, укый-яза белмәгәннәре дә, аксакаллар оешмасына килеп: «Болгарлар белән төрекләр сугышмыймы?» – дип сорыйлар. Сезнең шундый уй-хисләрегез генә дә юкмы? Бигрәк тә Сезнең кебек кешеләрнең? Татарлар арасында танылган кеше булуыгыз аңлашылып тора. Беренче класслы вагонда барасыз, яныгызда берничә газета бар. Билгеле булганча, солтан Абделхәмид үзен бөтен дөнья мөселманнарының хәлифәсе дип игълан итте. Безнең Лодзда2 бер төрек бар, бик бай кеше. Ара-тирә күрешеп сөйләшә торган идек. Сүз җае килгән саен: «Безнең мөселманнар 400000000 кеше!» – дип горурлана, мактана иде. Ничек инде Сез бу кадәр салкын канлылык күрсәтә аласыз? Сезгә карап аптырашта калдым.


– Гафу итегез! – дип сүз башладым. – Сез Лодз шәһәреннән, димәк. Сезнең төрек дустыгыз да Лодзда яши, дисез. Лодз исә – Аврупаның үзәгендә урнашкан әһәмиятле җир. Мин дә Лодзда яшәсәм, ихтимал, Сезнең кебек үк сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнер һәм фикерегезгә дә кушылган булыр идем. Тик мин себер татарымын, безнең мәмләкәткә почта атнага бер тапкыр килә, башкала газеталары безгә килеп җиткәндә инде 15-20 көнгә соңарган булалар. Шулай булгач, мәсьәлә чынбарлыкта ничек кенә мөһим булса да, безгә килеп ирешкәнче, аның әһәмияте бермә-бер кими, чөнки хәбәре ул булып беткәннән соң гына килеп җитә. Мондый тиз арада булган вакыйгалар турында вакытында хәбәр алу түгел, әле безнең авыл агайлары айлар буе барган Япон сугышы турында да булып беткәннән соң гына ишеттеләр.


– Мин Сезнең бу кадәр дә «күрмәдем, белмим», диюегезгә тора-торып гаҗәплә­нәм. Бигрәк тә бу, бүгенге Төркия мәсьә­ләсе – Шәрык мәсьәләсе дигән сүз – бөтен мөселманнар өчен яшәү мәсьәләсе. Алай булгач, Сезнең карашыгызда, яшәү һәм үлем бертигез, ахрысы? Шәхси фикере булган кешеләр өчен Сезнең бу вазгыятегез шаккаткыч. Бу сүзләрегез, һичшиксез, мин өмет иткән сүзләр түгел һәм Төркия инкыйлабыннан да сәеррәк. Тик әле генә башыма килде: Сез, мөгаен, саклык йөзеннән минем белән болай сөйләшәсездер. Менә хәзер мин инде үтенергә мәҗбүр булам: зинһар өчен, мине шпионлыкта гаепләмәгез, андый кимсетүне кабул итә алмаячакмын. Мин – сәүдәгәр улы сәүдәгәрмен. Шулай булса да, бөтен дөньяның фикерен мәшгуль иткән Төркия инкыйлабы һәм Аврупа дәүләтләренең моңа начар карашлары минем җаныма тынгы бирми. Шуңа да, икеләнмичә, ышанып әйтә алам: Сез бу мәсьәлә белән миннән артыграк кызыксынасыз, – дигәннән соң, сүзен шулай дәваам итте: – Мине, ә бәлки бөтен кешенедер, гаҗәпләндерә торган бернәрсә бар: Шәрыктә күзәтелгән шаккатыргыч хәлләр. Беренчедән, Төркия инкыйлабының тизлеге. Бер тамчы кан коймыйча, ягъни берәүнең дә хәтта борыны гына да канамыйча, тиранлыкны тамырыннан йолкып ату аз нәрсә түгел. 30 ел буе дәвам иткән бу дәһшәтле көчкә каршы торып, бер төркем кеше мәйданга чыга һәм шул рәвешле инкыйлаб ясала. Бу – дөресен генә әйтик, кеше әйтеп, кеше ышанмаслык хәл. Икенчедән, Аҗәм илендә (Иран) буталчыклыклар инде еллар буе дәвам итә. Дөресен генә әйткәндә, мондый ныклык Шәрыккә хас нәрсә булса кирәк, шулай ал кан эчендә каршылык, ныклык күрсәтү бөтен милләтләрнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Безнең Русиядә әнә ике-өч ай акырыштылар-бакырыштылар да, хөкүмәтнең көчен күрүгә тындылар, һәммәсе дә сүзсез калуны өстенрәк күрде.


– Сезнең фикерегезгә һәр ике мәсьәләдә дә кушыла алмыйм. Төркия инкыйлабының кыска вакыт эчендә башкарылуы төрекләрнең сәләтенә бәй­ле түгел. Киресенчә, бу инкыйлабка Реваль3 киңәшмәсенең йогынтысы күбрәк хезмәт иткән булырга мөмкин. Моннан тыш, Русия һәм Англиянең нотасы4 солтан Абделхәмидне дә уйланырга мәҗбүр иткәндер. Бүгенге көндә комитет – хөкүмәткә, хөкүмәт исә комитетка әйләнде булса кирәк. Тиз генә үзара берләшеп, Реваль карарын юкка чыгара алырлар, тик барыбер Аврупа сәясәтчеләренең фикере үзгәрмәс, – дидем дә сүземне түбәндәгечә дәвам иттем: – Аҗәм иле мәсьәләсенә килсәк, ул да – Русия-Англия сәясәтенең нәтиҗәсе. Ил һәм халык кан дәрьясына батты. Әгәр анда золым, газап булмаса, мондый вәхшәткә юл куелмас иде.


Күршем тәнкыйть иткән кебек болай диде:


– Сез сәясәт белән шөгыльләнергә һәвәс түгеллегегезне әйткән идегез, инде ап-ачык итеп, шәхси фикергә ия булуыгызны белдерәсез. Тик мин, Төркия мәсьәләсенә Шәрык мәсьәләсеннән чыгып карамаганга, иртәме-соңмы, Төркиядә сугыш кабынып китеп, ул шул сугышта җимичә торып, үз кадер-хөрмәтен саклап калуга ирешә алмаячак, дигән фикердә торам.


– Төркия греклар белән булган соңгы сугышта зур җиү казанды, ләкин аңа кадер-хөрмәтен сакларга ирек бирмәделәр. Төркия әгәр үзен Аврупалыларга чын-чынлап танытырга теләсә, тәре һәм ярымай сугышы булачак, – дидем.


Күршем, көлеп, болай диде:


– XX гасыр цивилизациясе! Ха-ха-ха!


– Мөселманнар кыргый ла, тәрегә каршы барулары бик ихтимал! Тик менә Аврупалылар ул җирләргә кадәр китмәсләр, дип уйлыйм, – дидем.


– 3 нче октябрьдә Мәскәүдә Октябрист партиясе әгъзалары җыелышларында генерал Комаровский, Шамшовлар тарафыннан белдерелгән фикерләрне игътибарга алсак, коралга тотынмаслар да бәлки, ләкин уй-фикерләре белән тәре сугышына таба хәрәкәт итүләре аңлашыла. Әйе, егерменче гасыр цивилизациясеннән барын да көтәргә мөмкин.


Шул арада поезд бер станциягә килеп җитте. Карадым: бу Чулым станциясе икән. Кич җитеп килгәнгә, мин, чәй пешереп эчәр өчен, кайнар су алдым. Юлдашым кичке аш ашарга дип китте.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.


 


____________________________________


1 Корьәнне тилявәт итү – Корьәнне бөтен шартларын китереп, көйләп уку (тәрҗ. иск.)


2 Лодз – Польшада бер шәһәр (тәрҗ. иск.)


3 Реваль – Таллин шәһәренеңӊ Скандинавия халкы һәм немецлар тарафыннан кулланылган иске исеме. Руслар Ревель дип әйткәннәр. (тәрҗ. иск.)


4 Нота – бер дәүләт тарафыннан икенче дәүләткә нинди дә булса дөньякүләм мөһим вакыйга белән бәйле рәвештә җибәрелгән хат. (тәрҗ. иск.)

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру