Таһир мунчасы

Гомум кабул ителгән фикер буенча, Казан ханлыгы чорында Кирмән диварларыннан ерак түгел, Болак Казансуга кушылган җирдә урнашкан бер зур таш мунчаның исеме. Аның татарчасы русча чыганактан алынган («Таирова баня», «Даировы бани», «Даирова (Тахира) зовома»). 1552 елда Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәре штурмлаган вакытны тасвир иткән рус чыганакларында телгә алына. Ш.Мәрҗани дә, Һади Атласи да аны Таһир мунчасы дип аңлыйлар шикелле. Ләкин ул чорларда җәмәгать мунчасы кеше (хуҗасы?) исеме белән атап йөртелдеме икән, дигән мөшкел сорау туа. Ихтимал, монда антропонимның асыл мәгънәсен алырга кирәктер. Таһир – гарәпчә таза, ару, пакь мәгънәсендәге сүз. Димәк, бу мунча ару мунча, ак мунча яки тәһарәт мунчасы булырга да бик мөмкин. Башка төрле фараз да бар. Даир – «әйләнмәле» мәгънәсендә. Әгәр бу мунча шәрык мунчалары шикелле «бишбармак принцибы» буенча эшләнгән булса, анда юынган вакытта бер бүлмәдән икенчесенә (эссерәгенә) күчә барып, әйләнеп чыга торган булганнар. Ризаэддин Фәхреддин мунча(лар)ның исемен, тәрҗемә итеп тормастан, Даировы бани формасында (күплек санында) куллана. Күплек саны да мунчаның төрле бүлекләрдән торуы турында сөйләргә мөмкин.
Казан алынган вакытларда урыс казаклары әлеге мунча эченә кереп урнашалар һәм кальга тавына таба җир астыннан юл казырга керешәләр (камалыштагы кальгаларның диварын шартлату өчен «тихая сапа» ысулы). Димәк, бу мунчаны шактый зур булган, дип уйларга кирәк. Дженкинсон рәсеменә караганда, беркатлы, күп гөмбәзле бина булган. Ихтимал, төзелеше белән ул Болгардагы «бишбармак принцибы» буенча бина кылынган Ак пулатны кабатлаган булгандыр (ХVI гасырның беренче яртысындагы Казан Кремле күренешен сурәтләгән рәсемендә Н.Ф.Калинин да аны бер зуррак үзәк гөмбәз тирәсендә урнашкан дүрт гөмбәзле бина рәвешендә күрсәтә). Мунча ХIХ гасырга кадәр эшләп килгән.
«Татар энциклопедиясе сүзлеге»ндә (2003) «Даир мунчасы» дип кенә алуны кулай күргәннәр.

Комментарий язарга