Журнал «Безнең мирас»

Вязовый Гай авылы тарихы

1911 ел... Столыпин реформасы. Бу елларда беркетелмәгән яңа җирләргә зур авыллардан гаиләләр күчергәннәр. Спас волостена, Терешка суының сул ягына егермеләп



 гаилә күченә һәм яңа авылга нигез сала. Аларның күбесе Иске Лебежайкадан Давыдовлар була, шуңа күрә бу авылның исеме Давыдовка дип аталган. Бирегә үк Вязовый Гай авылыннан Шәфиевларның өч гаиләсе килеп төпләнә. Шул елларда Сарай Тау болыны каршына, Терешка суының сул ягына, Елшанка авылыннан гаиләләр килеп, Александровка исемле авыл корган. Бу чорда күчеп утырган гаиләләргә өй салырга, ат алырга, дип, казнадан акча бирелгән.


Маҗарларда әсирлек

1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Мине, 1962 елда укуымны тәмамлап, Яңа Зеленай авылындагы «Берлек» колхозында агроном булып эшли башлагач, Минһач (Минһаҗ) бабай Юсуповка фатирга урнаштырдылар. Минһач бабай миңа үзенең язмышы турында байтак кына сөйләгән иде. 1914 елда ул Герман сугышына китә һәм озак та үтми, әсирлеккә алына. Аның белән Вязовый Гай авылы кешесе Касыйм Измайлов та булган. Алар ике ел дәвамында маҗар гаиләсендә, ялчылар булып, дуңгызлар ашатып, кукуруз, чөгендер үстереп яшәгән.


Оста куллы госманлы әсире


Рәсәй ягына да байтак кына кешеләр әсирлеккә эләгә. 1917 елда ике якның килешүе төзелгәч, аларны иреккә җибәргәннәр. Әсирлектән чыккан ике төрек, март аенда Сызраньнан көньякка юл алып, Терешка буена килеп җитә һәм елга аша чыкканда суга бата. Берсе боз астына китә, икенчесе исән кала. Спас авылыннан Шамуковлар кавеменнән булган бер юлчы госманлы әсире Хәсән улы Бәкәрне авылга алып кайта. Бәкәр үзен намуслы һәм һөнәрле кеше итеп таныта: кәҗә тиресен эшкәртеп хром итек, читек, ат-сыер тиресеннән аяк киемнәре, сандаллар тегә, ат җигемнәре өчен аркалык, эшлея, ступинь (зупин), камыт баулары (гужлар), йөгәннәр һәм башка әйберләр ясап, зур ихтирам яулый. Ул Шамуковларның Сәйдә исемле сеңелләренә өйләнә һәм аларның Хәмзә, Өммегөлсем, Шәүкәт, Әбүзәр исемле дүрт балалары дөньяга аваз сала. Бәкәр, гомере буе совет хөкүмәтенә тугрылыклы булып, җаваплы вазыйфалар башкарды, кырчылык бригадиры, совет рәисе булып эшләде. Хәзерге көндә Бәкәрнең оныклары Вязовый Гай авылында, Хвалынск, Новоспасск, Сызрань һәм Мәскәү шәһәрләрендә яши.


Данлыклы Мавия


ХХ гасырның башында Зәйниләрнең дүртенче буыны Мавия дә үсеп җитә. Ике ел Хвалынскида укып, дүрт ел Сары Тау гимназиясендә белем эстәгән егет, физик яктан таза-сау, нык бәдәнле булу өстенә, тынгысыз эшкуар булып та җитешә. Аның белән бер сыйныфта, хәзерге Павловка районы Шаховское авылыннан Михаил Суслов та укыган. М.А.Суслов, большевиклар партиясенә кереп, революция идеяләре белән янып, яшьләрдән ячейка оештыра, соңрак партиянең күренекле җитәкчесе булып таныла, КПССның политбюро әгъзасы, Үзәк Комитет секретаре кебек зур дәрәҗәләргә ирешә. 1917 елда Хвалынскида аклар большевикларның ячейка әгъзаларын кулга алгач, Суслов Вязовый Гайда, сабакташы Мавиянең утарында байтак вакыт яшеренеп ятып, исән кала.
Мавия Идел аръягыннан, Духовницкидан арендага җирләр алып, югары сыйфатлы бодай үстергән, аны тегермәндә тарттырып, оны белән Сосновоборски, Пенза якларында сәүдә иткән. Бу елларда Пенза төбәгендә нигездә арыш кына иккәннәрен истә тотсак, авылдашыбыз җитештергән продукциягә ихтыяҗ шактый зур булган. Мавия саткан оннан «Саратовский калач» пешерелгән, Кузнецкида аның он сата торган кибете дә уңышлы гына эшләгән. Мавия шул заманның белемле кешесе булып, татар һәм урыс телләрендә газета-журналлар яздырган, аларны укып, Рәсәйдәге вакыйгаларны аңлап-төшенеп яшәгән.
Авылдашыбыз хәзерге Радищево районының Чауши авылына якын гына урнашкан урманга да хуҗа булган. 1911 елда хезмәткәрләрен Байкал тарафына җибәреп, бер көтү монгол токымлы чыдамлы атлар сатып ала һәм аларны бирегә китертә. Әүвәлгеләр, аның хезмәтчеләре дә намуслы, тугрылыклы кешеләр булган, дип сөйлиләр.
1917 елның октябрь аенда Петроградтагы вакыйгалардан соң, хөкүмәт белән идарә итү большевикларга, советларга күчкәч, Мавия, үзенең хөкемгә тартылачагын, мал-мөлкәте таланып бетәчәген белеп, утарын, ашлыкларын хезмәткәрләренә калдыра һәм гаиләсе, якын туганнары белән Урта Азиягә – Ташкентка кача.


Гражданнар сугышы


Вязовый Гайда Советлар хакимияте урнашканчы ук, 1918 ел башында фронттан кайткан солдатлар катнашында гражданнар сугышы башлана. Вязовый Гай авылыннан Хөсәен Алим улы Усманов Чапаев җитәкләгән 25 нче дивизиядә сугышчы булган. Авыл халкы гомер буе аңа «Чапай» дигән кушым исем белән дәште. Бүген ул яшәгән урам Чапаев исеме белән атала.
Азам Усман улы Иксанов, Тухачевский армиясендә сугышып, Уфаны акгвардия­челәрдән азат итүдә катнаша һәм шул шәһәрнең кызына өйләнеп тә кайта. Әле дә авылда «Уфа кунагы» дигән гыйбарә бар.
1919 елның җәендә Вязовый Гай авылы аша Попов бандасы да узган. Әтиемнең сөйләве буенча, Идел аръягында поповчылар кызылларның отрядларыннан качып, Духовницкидан паром ярдәмендә Хвалынскига күчкән, шуннан соң Елшанка, Дворикиларны үтеп, Вязовый Гайга җиткән. Алар авылдан үзләренә азык, атларына солы алып, Сызрань аша акларның Сембердәге армиясенә барып кушылган. Попов­чылар авылда үзләрен озаттырыр өчен җигүле атлар мобилизациясе ясап, йөкләрен төяткәннәр. Бабам Сафа Вәльшин белән аның күршесе Кәлим Ибраһимовтан да җигүле атлар таләп иткәннәр. Бабамнар, үзләре курыкканга күрә, атларга улларын утыртып җибәргәннәр. Шулай итеп, әтием Борһан һәм дусты Хөсәен, попов­чы­лар­ның йөкләрен төяп, Сызрань юнәлешенә юл алган. Алар, Сызраньга җитмичә, Мордва Карагуҗасы авылы тавында тукталган. Поповчылар, пушкалар урнаштырып, окоплар казып, кызылларны каршы алырга җыенган.
Икенче көнне иртән, кызылларның отряды килеп җиткәч, көчле сугыш башланган. Әтием белән Хөсәен олауларның иң читенә урнашкан булып, атышлар башлангач, арбаларындагы йөкләрен тиз генә ташлап, елга буйлап атларын чаптырып, Ореховка юнәлешенә качканнар. Шулай качып-посып, бер тәүлектән соң, алар Дворянская Терешка аша Вязовый Гайга кайтып җиткән.


Ачлык


Гражданнар сугышы узгач, Совет хөкүмәте бик читен хәлдә кала. Иң элек хәрби коммунизм чорында, армияне ашатырга, шәһәр халкын тукландырырга, дип, авыл халкыннан ашлыкны бушлай алалар. Игенчеләр ашлыкны бирми башлагач, баштанаяк коралланган азык-төлек отрядлары («продовольственный отрядлар») ярдәмендә, халыкны талыйлар. Шушы хәлләр бетеп өлгерми, 1920 елның көзеннән башлап 1921 ел буе Идел буенда яңгыр да, кар да яумый, кыш буе туфрак бураны гына очып тора, чәчкән иген үсми, шуның өстенә, Әстерхан ягыннан саранча көтүе печәннәрне, куакларны ашап корыта. Идел буенда яшәүче халык, аеруча татарлар ачлыкка дучар ителә. Ул елда бабама сигез кашыклы гаиләне ашату җиңел булмагандыр. Шунлыктан, бабам, кыймәтле әйберләрен җыеп, атын җигеп, әтине ала да ерак Тамбов ягына юл тота. Сыркыды авылында бар мөлкәтен ашлыкка алыштыра һәм әтине Сәлимҗан исемле абыйга эшче кул итеп, кыш чыгарга калдырып китә. Бу елларда, әти сөйләвенчә, тиф авыруы таралган була. Әтием шул гаиләне тиф чиреннән дәвалап, утын ярып, өйләрен җылытып, мал-туарларын ашатып, коедан су алып һәм башка авыр хезмәтләрне башкарып, кышны шунда уздырган.
1921 елда әнием ягыннан бабам Алләм Абитов та, ашлык сатып алырлык акча эшләү нияте белән, Баку шәһәренә киткән. Өйдә хатыны Мәргуб әби белән ике кызы, унбиш яшьлек Тайбә апа һәм әнием Тәнзилә кала. Алар, чәчүдән азрак артып калган көнбагыш орлыгын ашап, ачлы-туклы кыш чыга. Мәргуб әби балаларын саклап кыш үткәрә, әмма үзе тиф авыруыннан вафат була.


НЭП


1922 елда, НЭП (яңа икътисади сәясәт) нигезендә, авылларда яшәүче бар кешегә дә җир бирелә. Крестьяннар, шул бирелгән җирләрендә үзләре теләгәнчә иген чәчеп, җыелган уңышны сатып файдалана алган.
1922-1930 елларда илдә тормыш яңадан тернәкләнеп, халык берникадәр баеп китә. 1925 елдан соң авылда унга якын хуҗалык ТОЗларга (товарищество по сов­местной обработки земли) берләшеп, яңа хуҗалык барлыкка килә. Шулар арасында Хөснулла Богдаловның уллары Хәсән, Хөсәен, Хияли, гаиләләре белән, «Фардзон» маркалы трактор сатып алганнар. Ибраһимовлар – Кәлим, Тәкиулла, Азам гаиләләре ашлык суктыра торган молотилка булдырган. Бавиевлар – Имать, Билял, Илач гаиләләре пар ат җигеп эшли торган чәчкеч алган, җирне пар атка җигелгән сабан белән дә сөрә башлаганнар. Сәүдә әйләнеше дә үсеп киткән: авылда кайбер гаиләләр кибет ачып, барлык кирәк-ярак, кием-салым, савыт-саба һәм хуҗалык әйберләрен сату-алу эше җайга салынган. Авылдагы байтак кына корылмалар төзекләндерелгән, яңа өйләр, хуҗалык биналары калкып чыккан. Уңай күренешләрнең нәтиҗәсе буларак, 1926-1930 елларда Вязовый Гайда яңа туган балалар саны 3-4 мәртәбә арткан.


Иске Кулаткы составына керү


ВЦИКның (Всесоюзный Центральный Исполнительный Комитет) 1928 елның 14 маенда чыккан карары нигезендә, 9 округтан торган Средне-Волжская область оештырылган. Вязовый Гай авылы Хвалынск округына кертелгән булган. Районны оештыручылар, Вязовый Гай авылын милли район Иске Кулаткыга кушу өчен, Самарага делегацияләр җибәргән. Самара шәһәрендә кабул ителгән карарда, халык үз теләге белән керергә тиеш, диелгән.
Бу мәсьәлә буенча Вязовый Гай авылында даими рәвештә җыен оештыра башлаганнар. Кайберәүләр моңа каршы булган, чөнки алар 200 елдан артык сәүдә үзәге һәм су юлына да якын булган Хвалынск өязендә яшәп, гомер итеп, Иске Кулаткыга кушылырга теләмәгәннәр. Авылда өч-дүрт мәртәбә җыелыш үткәреп, җиде кешене делегат итеп сайлаганнар. Алар Иске Кулаткыга барып, район оештырыла торган конференциядә катнашалар һәм Вязовый Гай авылы халкы исеменнән районга керергә ризалык бирәләр. Шулай итеп, 1928 елның җәеннән Вязовый Гай авылы Иске Кулаткыга беркетелгән.


Колхозлашу еллары


Халыкны колхозга керергә агитация ярдәмендә чакырганнар. Эш барып чыкмагач, көчләп, иң эшчән гаиләләрне раскулачить итә башлаганнар. Вязовый Гайда башта ун гаиләне раскулачить итеп, өйләреннән куып чыгарганнар, аларның мал-туарларын, ашлык, кием-салымнарын тартып алып, элеккеге Мавия утарына күчергәннәр. Мавия байның утары – ике катлы пулат һәм йорты Совет, политсовет һәм башка идарә органнарының штабы булып саналган.
Раскулачиваниегә эләккән гаиләләрне, терлек ташый торган вагоннарга төяп, Казакъстан даласына илтеп ташлаганнар. Алар – Багдалов, Бариев, Ибраһимов, Шабаев, Асанов һәм башкаларның гаиләләре. Шулар арасында Алләм Идрис улы Алюшев гаиләсендә – хатыны, Тайбә алмай, 4 яшьлек Мөнир абый, 2 яшьлек Тәүхидә апа да булган. Андагы гаиләләр җир казып землянка ясап, түшәмен камыш белән ябып, талчыбык, өермә үлән, камыш һәм башка әйберләр ягып, казакъ даласында кышлаган.
Көче-байлыгы булган хәлле гаиләләр, раскулачить ителгәннәрне күреп, авылдан чыгып качкан, Ташкент, Баку, Әстерхан, Мурманск һәм башка төбәкләргә барып төпләнгән.
1933 елның кышында «Кызыл байрак» колхозы оештырылган. Аның идарәсе дә Мавия байның пулатына урнаша. Шул утарда ук атлар калдасы да була. Раскулачиваниедән җыелган сабан, трактор, ашлык суктыргыч кебек кыр эшләрен башкару өчен эш кораллары, ашлык, кием-салым да шунда тупланган.
Бабамның ике улы – әтием, аның энесе Мәхмүт абый, Урта Азиягә китеп, Фирганәдә тимер юл төзелешендә эшләгән. Әнием, дүрт кызы, биш яшьлек Мигьдәт белән, колхозга кергән, ат-арба һәм сабанны да колхозга илтеп тапшырган.
Авылдан китәргә хәлләре булмаган гаиләләр колхозга язылган. Беркөнне Совет рәисе белән политкомиссар Мөхәммәтҗан Моракаев янына килеп (ул абзыйның кушым исеме Мокай бабай иде): «Нәрсә, Мөхәммәтҗан, колхозга керәсеңме, языйкмы?» – дип сораган. Мокай бабай әйткән: «Как хош колхоз!» – дигән. Бу колхозга керүдән башка юл калмавын аңлаткан. Каршы төшкән очракта Казакъстан даласына куылачагың көн кебек ачык. Языгыз, дигән дә йөгәнен алып, атын колхоз калдасына җибәргән.
Колхозлар оешу аерым хуҗалыкларны шактый бөлдергән. 1933 елның 22 авгус­тында әниемне, колхоз кырында арыш урган чакта хәле начарлангач, арбага салып авылга китерәләр – абыем Мидхәт туа. Әнием сөйләвенчә, өйдә бер умач пешерерлек тә он булмаган. Берничә көннән соң әтиемнән 10 кадак он посылкасы килгән. 5 яшьлек Мигъдәт абый, әниемә, баласын имезү өчен, бабайлардан көн саен бер шешә сөт алып кайткан.
Озак та үтми, әтием белән Мәхмүт абый да авылга кайтып колхозга языла. Әкренләп авылда тормыш җайлана, байтак гаиләләр кире кайта, хуҗалары ташлап киткән өйләрдә яңадан тормыш кайный башлый.
1932-1933 елларда раскулачить итүдән җыелган байлыкның шактый өлешен түрә-кара, сатып, акчасына сыйланып, юкка чыгарган. Авылга яңадан кайткан кешеләр, берләшеп, комсыз түрәләрнең халыкны мәсхәрәләгәнен исбатлап, район җитәкчеләренә гариза яза. Район күләмендәге бер җыелышта Вязовый Гай түрәләренә кисәтү ясала һәм тикшерү өчен ревизия комиссиясе җибәреләчәге турында хәбәр ителә.
Әйткәнемчә, авыл советы политкомиссары, колхоз идарәсе – барчасы да Мавия байның ике катлы пулатына урнашып, исәп-хисап кәгазьләре, документлар да шунда тупланган була. 1934 елның бер кичендә каравылчы Мөҗип бабай, пулатны җылыту нияте белән, сарайга утын ярырга чыга. Шулчак авыл түрәләренең берсе пулатка кереп керосин сибә һәм ут төртә, нәтиҗәдә, Мавиянең ике катлы мәһабәт бинасы янып юкка чыга. Бернинди гөнаһы булмаган Мөҗип бабайны ун елга төрмәгә ябалар, ә түрә-кара, ревизиядән качып, акланып кала.
Авылдагы халык колхоз тормышына ияләшеп, берегеп, күмәк көч булып яши башлый. Ә 1932-1934 елларда мал-мөлкәте булган гаиләләрне талаган түрәләр, халыкның нәфрәтеннән куркып, авылны ташлап кача. Бабамның сөйләвенә караганда, 1937 ел авыл халкы өчен аеруча уңышлы килгән. Ашлык күп булганлыктан, барлык келәт-амбарлар, раскулачиваниедән калган өйләр ашлык белән тулгач, Курмыш урамының мәчетенә дә ташыйлар. Вязовый Гай авылында оешкан «Большевик» һәм «Калинин» колхозында эшләүче тырыш гаиләләр яңа өйләр төзегән, ел саен диярлек 30-35 бала дөньяга аваз салган. Халык, үзара аңлашып, күмәкләшеп хезмәт иткән, өметле киләчәккә ышанып яшәгән.

Теги: Мөнир Вәльшин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру