Вязовый Гай авылы тарихы

Ошбу елның июль аенда Иске Кулаткы төбәгенә сәфәр кылгач, безгә район хакимияте башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиев Сириядәге бәрелешләр вакытында һәлак булган очучы, Россия Федерациясе Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллин туган Вязовый Гай авылында да булырга тәкъдим итте. Без бу авылның китапханәсендә төбәкне өйрәнүче Мөнир ага Вәльшин белән очраштык. Ул, безнең кызыксынуыбызны истә тотып, редакциябезгә туган авылы тарихы турында мәкалә дә тәкъдим итте. «Авылым тарихы турындагы тәүге мәгълүматны беренче укытучым Исхак Сөләйман улы Ишмөхәммәтовтан ишеткән идем. Мәкаләмне язганда бабам Сафа, әтием Борһан, Саратовның хәзерге губернаторы Валерий Радаевның әтисе – Югары Хутор бригадасында үлчәүче дә, санаучы һәм кыр сакчысы да булып эшләгән Василий Радаевның һәм башка авыл картларының сөйләп калдырганнарын хәтердән яңарттым. Бу язмам киләчәктә авыл һәм төбәк тарихын архив чыганакларын файдаланып өйрәнергә теләүчеләргә нигез булыр», – диде Мөнир ага.

Идел буе – татарның борынгы җире. Якуб бабай һәм ни өчен «Вязовый Гай»?

Идел буенда барлык шәһәр исемнәре дә төркичә. Мисал өчен, Идел тамагында урнашкан Актүбә хәзәрләрнең шәһәре булган. Әстерхан исә Асточы хан исеменә бәйле; Волгоград, Сталинградның элекке исеме – Царицын. Ул борынгы бабаларыбызның «Сары ком» дигән сүзеннән. Саратов – билгеле инде, «Сары Тау», Сызрань «Сазлы җир» сүзенә нисбәтле. «Самара» – елга арасын аңлаткан сүз, чөнки биредә Идел, Жигулига таба агып, көнчыгышка юнәлә, 150-180 чакрым үтеп, Самараны уза һәм яңадан әйләнеп кайта, дүрт чакрым гына үз-үзенә кушылмый калып, көньяк юнәлештә агып китә. Идел буенда Переволоки исемле авыл урыны бар. Ул заманда баржа-көймәләрне, агач түшәп (настил ясап), дегет белән майлап, Идел якынайган урында коры җирдән тартып күчерә торган булганнар. Баржа-көймәләрне ике яктан да ничәмә-ничә җигелгән ат тарткан. Шулай итеп, Идел буенча урап йөзүдән котылып, юлны да йөзләрчә чакрым кыс­картканнар. Җигули тавына да исемне янында җигүле атлар эшләгәнгә «Җигүле» дип кушканнардыр. Совет чорында биредә Җигүле шәһәре дә төзелә.

Мәскәү патшалыгы, зурайгач, Идел буена ныгытмалар төзетә башлый. Элеккеге Касыйм ханлыгы мишәрләре, урыс дәүләтенең көньяк чикләрен саклар өчен, Идел ягына, Пенза, Кузнецк, Сары Тау, Сембер, Түбән Новгород, Тамбов җирләренә күчерелгән. Шул ук вакытта бирегә алпавыт изүеннән качкан урыс крестьяннары, мукшы, чуашлар да килеп төпләнгән.

Петр I, 1709 елдан Азов һәм Кара диңгезләргә чыгу, уңайлы сәүдә юлларын кулга төшерер өчен, Дон елгасы буендагы Воронежда флот төзи башлый. Эшне башкарыр өчен, Пермь һәм Казан губерналарындагы чыршы һәм наратларны кыш айларында кисеп, язын Кама һәм Идел елгалары аша Сары Тау портына кадәр сал итеп агызганнар. Агачларны Сары Таудан Воронежгача атлар ярдәмендә ташыганнар. Әлеге авыр эштә татар халкының да өлеше чиксез зур.

Шул елларда Сары Тау наместнигына, дәүләт хезмәтендә булганнарга җир бирергә, дигән патша указы килгән. Җир хуҗаларына ирекле рәвештә йорт салып, авыллар оештырырга рөхсәт ителгән. Сары Тау наместнигы җир алырга теләүче кешеләрне язып, отряд ясап, җир үлчәүче белгечләр җыеп, комиссия җибәргән. Ул вакытта беркетелмәгән җирләр байтак булган һәм аларны бүлеп бирү өчен шушы төркем юлга чыккан. Сары Тау ягыннан, Шиһанны да узып, Терешка елгасы буйлап төньяк-көнчыгышка юл алганнар. Сенной дигән төбәкне узгач, байтак буш җир булып, аларны зур хезмәт күрсәткән кешеләргә рәсмиләштерә башлаганнар: берәүләргә Черновка (элеккеге елга исеме) эләккән, икенчеләргә имәннәр шаулап утырган Дубовый Гай туры килгән һәм ахырдан гына җир Сары Тау наместнигында хезмәт иткән, күпмедер дан-дәрәҗәгә ирешкән Мостафа улы Якубка калган. Алар Терешка елгасының уң ягы буйлап зур, тигез кырга килеп чыкканнар. Җир бүлүче шунда туктап: «Менә сиңа, Якуб, җир. Авылмы, өйме, усадьбамы ясыйсың – барысын да эшли аласың», – дигән. Хәзерге заманда ул кырны «Кырым оч» («Кыртуч») дип йөртәләр.

Якуб зирәк, акыллы кеше булып, җир бирүчедән яңадан алга баруны сораган. Шул тигез кырны узып, зур болынга төшеп киткәннәр һәм карама үсеп утырган урманчык уртасындагы күлгә җиткәннәр. Бу җиргә Терешка елгасы көнчыгыш яктан килеп, көньяктан әйләнеп ага биргән, ә аның үзәнлеге ярымутрауны хәтерләткән тигез җир булган. Аркылыга-буйга берәр чакрымлы җирнең өске ягы калкурак булып, елга ягы, су ягы түбәнәя барган. Шулай итеп, киләчәктә безнең авыл буласы, карамалар үсеп утырган гүзәл табигать почмагын җир бүлүче «Вязовый Гай» дип язып, үзенең картасына теркәп куйган. Аңлашыла ки, «Вяз» – карама агачы, ә «Гай» дигән сүз казаклар лексикасында урманчыкны аңлаткан.

Карамалы тугайда

Якуб хәзерге Ульяновск өлкәсенең Павловка районына кергән Евлейка авылында туган. Ул Вязовый Гайга килеп төпләнгән вакыт чама белән 1720 еллар тирәсе булгандыр. Әлеге чорда Вязовый Гайдан көньякта, унбиш чакрым ераклыкта урыс авылы Елшанка, көнбатышта (унике чакрым) Иске Лебежай исемле мукшы, төньякта (унике-унбиш чакрым) татарларның Иске Зеленай, ә көнчыгышта урыс авылы Благодатное урнашканлыгы мәгълүм.

Яңа җиргә хуҗа булган Якуб туган авылына кайта, якыннары белән киңәшеп, әтисе Мостафа һәм авыл картларының хәер-фатихасын, ризалыгын ала. Шулай итеп, ике гаилә атларга барлык кирәк-яракны төяп, мал-туарны ияртеп, безнең булачак авыл тарафына, җитмеш-сиксән чакрым ераклыкка юл тота.

Икенче гаилә әгъзалары – Якубның бертуган апасы Саҗидә һәм аның тормыш иптәше Якуб. Аларның буйга җиткән дүрт уллары – Альша, Вәльша, Асан, Кәмал (Камали) булган.

XVII гасыр ахыры-XVIII гасыр башында Сызраньнан башлап Хвалынскига кадәр Идел буенда Образцовое, Кашпир, Паньшино, Вязовка, Малая Федоровка, Безводное, Затон, Воробьевка һәм башка авыллар барлыкка килә. Биредәге халык өйләрне Идел буйлап агып килгән Пермь агачыннан төзегән. Язмабызның герое Якуб та җизнәсе белән шуннан бүрәнә ташып, өйләр салган.

Безнең авыл өч яктан да болын белән уратып алынган. Аның көнчыгыш очында карама, өргә, шомырт, аю камыры, бөрлегән, карлыган һәм башка агач-куаклар үскән. Заманында куаклык уртасында күл булып, кызганыч, вакытлар узу белән ул кипкән. Хәзер дә бу урынны авыл халкы «Кәҗә күле» дип йөртә.

Авылның көньягында Терешка суы икегә аерылып китә, биредә ярты чакрым чамасы арада тирәк, кыргый алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары үсә. Шушы агачлык тәмамлангач, кырык гектарлык болын башлана һәм хәзер дә ул авыл халкының җире булып санала. Биредә һәркемнең җир пае бар һәм без һәр җәй шуннан терлекләребезгә печән әзерлибез. Бу болын «Авыл эче болыны» дип атала. Көнбатыш якта, авылдан ике чакрым ераклыкта зур болын бар, аның мәйданы йөз гектардан артык һәм ул «Сарай Тау болыны» дип йөртелә.

Мостафа улы Якуб үзенең өен булачак авылның көнчыгыш ягында төзегән. Аның кавеме бүген Мостафиннар фамилиясен йөртә. Җизнәсе Якуб, уллары бе­лән сиксән-йөз метрга китеп, көнбатыш якка өйләр төзегән. Уллары Альшадан – Алюшевлар, Вәльшадан – Вәльшиннар, Асаннан – Асановлар, Камайлардан Бәшировлар кавеме үсеп чыккан.

Алдарак әйткәнемчә, Вязовый Гайдан унике чакрым ераклыкта Иске Лебежай авылы бар. Ул авылга кешеләр безнең халыктан берничә дистә ел алданрак күчеп утырган. Шуңа күрә дә аларның атлары, көтүләре безнең авыл чигенә кадәр үк килеп йөргән, хәтта кешеләре «Кырый оч» кырына кадәр килеп җитеп, болыныбыздан печәнне дә чабып алган, чикне аерып торган елга буенда сугышлар да булган. Шуңа да борынгылар елганы «Орышлы» дип атаган. Якуб Мостафин Сары Таудагы наместникка, үз дәрәҗәсеннән файдаланып, яңадан барган һәм ул җирләрне энесе Исмаилга рәсмиләштергән. Исмаил гаиләсе белән бирегә күченеп өй салган, тора-бара яңа авыл барлыкка килеп, тирә-як чишмә һәм куакларга бай булганга, аңа «Зирекле» дип исем кушканнар.

Тарих – урамнарда

Авыл халкын нигездә Иске Зеленайдан күчеп килгән гаиләләр тәшкил иткән. Шулай ук Кузнецк, Евлейка, Пугачев (Ново-Николаевск), Хвалынск һәм башка төбәкләрдән дә бирегә бик теләп күченгәннәр.

Урамнарның үсешен, андагы нәсел-нәсәпне барлап кына да авылның тарихы турында шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Вязовый Гайда иң әүвәлге, беренче урам «Арт урам» дип атала, хәзерге исеме – «Октябрьская». Бу урамга Мостафа улы Якуб, аның туган-тумачалары Мос­тафиннар килеп төпләнгән. Аларның өске ягына Измайлов, Деникаев, Иксанов, Аюкаев, Яфаров, Шамуков, Хәсәнов, Хөсәинов, Юмаев, Рафиков һәм Мортазиннар күченгән. Еллар узган саен урам үсә барып, су читенә кадәр үк җиткән. Урам очына Терешка елгасының култыгы керә, шуңа ул урынны «Күл очы» дип йөртәләр. Урамның яртысын үткәч, Мостафиннар утырган җирдән түбәндә, уң якка мәчет төзелгән. ХIХ гасыр урталарында аның имамы Идрис Ибраһимов булган.

Икенче урам – «Урта урам» (олы урам), хәзерге исеме – «Советская». Бирегә иң беренче булып уң якка – Альшаныкылар, Вәльшиннар, сул якка Асановлар, Камайлар (Бәшировлар) утырган.

Аннан түбәнрәк, сул якта бик бай гаиләнең башлыгы Зәйни (Зәйнетдиновлар) ике катлы пулат төзегән, һәрьягы 80 метрлар чамасы мәйданда утар ясаган һәм аны нык койма белән әйләндереп алган. Биек капкаларны кергәч, сул якта өч өй төзелгән. Бу өйләрнең беренчесе – ир-атлар һәм хезмәтчеләр, икенчесе хатын-кызлар өчен булган, ә өченчесендә аш-су пешерелгән һәм кием-салым юылган.

Шушы өч өйдән соң, 4-5 метр калдырып, 40-50 метр озынлыкта ашлык келәтләре тезелгән. Келәтләр «Арт урам»га кадәр сузылган. Зәйни бай эш атларын, сабан тартучы үгезләр һәм берничә дөяне көзен, кышка каршы Иделнең аргы ягыннан китергән. Бер почмакта Зәйни байның тимерче алачыгы, балта осталары сарае һ.б. булган.

Шуннан түбәнрәк Усмановлар, Абитовлар, Салиховлар, Шабаевлар һәм башкалар килеп утырган. Шулай итеп, «Урта урам» су читенә кадәр сузылган. Зәйни пулатына каршы, уң якта зур мәчет салынган һәм аның янында мәдрәсә эшләп торган. Ул мәчетне күп еллар Шакир мулла Ибраһимов җитәкләгән, вафатыннан соң, бу эшне улы Мәхмүт хәзрәт дәвам иткән.

Вязовый Гай авылының ике урамына параллель рәвештә, Терешка елгасының көнчыгыш ягына ук өченче урам төзелә. Башлап бу урамга зур бер кавем – Богдаловлар килеп утырган. Алар Идел аръягыннан – Пугачевтан (Ново-Николаевск) килгән, дип сөйлиләр. Урам башына Шәрук, аның өч улы – Хөсәен, Әхмәтша һәм Сафа, ә аннан түбәнгә Хөснулла белән өч улы – Хәсән, Хөсәен һәм Хыяли, аннан соң Фәхри, ике улы – Зәкәрия белән Әхмәтҗан, аннары Мөбин һәм улы Билал нигез корган.

Алардан түбәнрәк Салиховлар килеп төпләнгән, ә каршы якка Бавиев, Масеев, Якупов, Абдрәзәков, Вәлиев, Бәширов, Аделов, Абушаев, Шәфиев, Мәзитовлар утырган. Бу урам да елга буенча сузылган һәм аның исемен «Поварня» дип йөрткәннәр. 1921 елгы ачлыктан көненә дистәләгән кеше үлгән, шул чакта урамның түбән очында, су читендәге бер сарайда төш вакытында көнгә бер тапкыр шулпа пешергәннәр. Шулпа дигәннән, балтырганнар турап умач уганнар, йә булмаса, тары ярмасыннан өйрә әзерләгәннәр.
Дүртенче урам Терешканың көньяк буена төзелгән, аның очы тегермәнгә кадәр барып җиткән. Бу урамның кушым исеме – «Курмыш», хәзер – «Чапаев». Биредә зур кавемнәрдән Абәйдуллин, Туктаров, Ибраһимов, Хәбибуллин, Иксанов, Кадыйров, Моракаев, Мөрсәлимов, Инназаров һәм Шабуровларны атарга мөмкин.

Шушы урамның уртасында авылыбызның өченче мәчете дә төзелгән. Ул мәчеткә имам итеп тумышы белән Госманлы дәүләтеннән булган Абәйдулла исемле мулла җибәрелгән. Соңрак имам вазыйфасын улы Усман башкарган. Усманнан соң имамлыкны оныгы Исмәгыйль дәвам иткән. Совет чорында нәкъ менә «Курмыш» мәчетенең имамы Исмәгыйль хәзрәт кенә, яңа хакимияткә каршылык белдереп, үз эшен дәвам иткән. Соңрак аны кулга алып, билгесез җиргә озатканнар.

Исмәгыйль мулланың өе минем беренче укытучым Исхак Сөләйман улы Ишмө­хәммәтовка калган. Ул вакытларда мәктәп «Арт урам» мәчетенә урнашкан иде. Без – балалар анда I-II сыйныфны иртән, ә инде III-IV сыйныфларны төштән соң укыдык.

Вәльша бабам

Әби патшаның указы нигезендә, Сары Тау – губерна үзәге, Идел буендагы сәүдәгәрләр шәһәре Хвалынск өяз үзәге дип игълан ителгән. Янәшәдәге Иске Лебежай, Зирекле һәм Вязовый Гай авыллары Спас волостена беркетелгән.

Ул вакытта Зәйни байның улы Мәҗит (Нәҗметдин) егет булып үсеп, Вәльшаның кызына өйләнгән. Шулай итеп, Зәйни бай белән Вәльша туганлашкан. Зәйнинең улы Мәҗит «бояр» титулына ия булып, борынгылар сөйләвенә караганда, аның имзасы белән казнадан акча да алырга рөхсәт ителгән. Мәҗитнең авыл мәчетләрен төзегән вакытта да ярдәме зур булган.

Вәльшаның да авылда дәрәҗәсе югары булып, аны Хвалынск өязенең Думасына сайлаганнар. Хвалынск Думасының күрсәтмәсе нигезендә, шәһәр җыены Вәльшаны волость рәисе (волостной) итеп тә куйган.

Халыкларның күчү-урнашуы дәвам иткән. Иске Лебежайның көнбатыш ягына, 3-4 чакрым ераклыкта, чишмәле елга буена чуашлар килеп төпләнгән һәм шул урында Тюнеләйкә авылы барлыкка килгән. Шулай ук Иске Лебежайның көньягына, Елшанкадан аерылып, зур бер кавем Еремкиннар да килеп утырган һәм Еремкино авылына нигез салынган. Зирекле авылы янына байтак кына чуаш гаиләсе күчеп килгәннән соң, Яңа Лебежай авылы барлыкка килгән. Шушы яңа авылларга, билгеле, өлешчә Иске Лебежай авылының уңдырышлы җирләре белән болыннары да күчкән һәм мукшылар кысынкылыкта калган.

Озак та үтми, Иске Лебежай мукшысы Радаев (Саратов губернаторы Валерий Радаевның борынгы бабасы), волость үзәгенә килеп, минем бабам Вәльшадан җир сораган. Ул вакытта Спас авылы белән Вязовый Гай авылы арасында, Терешка елгасының уң ягында беркетелмәгән җирләр булган әле. Вәльшаның рөхсәте белән, Радаевлар Спас авылыннан 2-3 чакрым түбәнрәк хутор оештырган.

Бер-ике ай үтми, Иске Лебежайдан тагың бер кавем – мукшы Ситежевлар волостька килеп, Вәльшадан җир сорый һәм аларга беренче хутордан бер чакрым чамасы түбәнрәк урында җир бирелгән. Соңрак шул хуторга Иске Лебежайдан башка кешеләр дә килеп нигез корган.

Шулай итеп, Терешка суының уң ягындагы Спас авылыннан башлап Кулаткы суы кушылган урынга кадәрге җирләр бабам Вәльшаның рөхсәте белән рәсмиләш­те­релеп, җиргә мохтаҗ һәм патша алдында казанышлары булган кешеләргә берке­телгән.

Вәльша волость рәисе булып эшләгән вакытта Вязовый Гай авылының көнчыгыш ягына – болын белән куаклар башланган җиргә, Терешка суы аша субайлар сугып, зур агач күпер төзелгән. Ул күпернең ике ягында, болын җирләрен казып, канаулар ясалган. Нәтиҗәдә, язгы ташкыннар көчле булуга карамастан, Вязовый Гай һәм өяз шәһәре, сәүдә үзәге булган Хвалынск арасында юл бер дә өзелмәгән. Шул ук вакытта Чиялек елгасы аша да агачтан күпер салына. Бу күперләр озак еллар халыкка хезмәт иткән һәм аларның төзелешендә бабам Вәльшаның да роле зур булу белән горурланам.

Бабам волость рәисе булып эшләгән Спас авылы дөнья картасында юк инде. Таштан биек итеп төзелгән чиркәү бинасы гына биредә авыл булганын искәртеп тора. Аның хәрабәсенә кышкы әче суык, көчле буранлы көннәрдә кыр кәҗәләре кереп, үзләренә ышык урын таба.

Авыл зурая

ХIХ гасырның өченче чирегендә (1850-1880 еллар) авыл урамнары тулыланып, яңа тыкрыклар барлыкка килгән. «Арт урам»ның көнчыгыш ягына 15-20 гаилә өй салып, яңа урам башланган. Хәзер бу урам «Октябрьская переулогы» дип атала. «Курмыш» урамының төньягына да 10-15 гаилә өй төзегән.

ХIХ гасыр ахырында авылда 400-450 хуҗалык булып, 500дән артык ат саналган. 6013 дисәтинә җир авыл хуҗалыгы җирләрен тәшкил итеп, шуның 3000-3500гә якыны шәхси милек итеп тапшырылган, эшкәртелеп, иген үстерелгән. Ул вакытта җир эшкәртүне дүртьеллык чәчү әйләнеше алымы белән алып барганнар: беренче ел – уҗым (арыш, бодай), икенче ел – язгы ашлык (бодай, тары, солы), өченче ел көнбагыш чәчкәннәр, ә дүртенче елда исә җир ялга калдырылган.

Авылның «Арт» һәм «Олы урам»нарының өске ягында, калкулык җирдә зират башланган. Зираттан өске якта ашлык келәтләре төзелгән. Ул вакытта, капма-каршы бурап, 40-50ләп ашлык келәте торгызганнар. Келәтләрнең көнбатыш ягына, «Курмыш» урамыннан өскәрәк ындыр табаклары ясалган. Янгыннан саклану максатында, авыл эчендә печән, салам, ашлык саклау рөхсәт ителмәгән. Алар авылдан читтә урнаштырылып, ашлык махсус келәтләрдә генә торырга тиеш булган.

Ындыр табагы имән казыклар утыртып, талчыбыктан читән үреп ясалган. Аның бер почмагында, сарайда суктырылган ашлыкның кибәге сакланган, ә икенче ягында салам һәм печән өелгән. Хуҗалар, атна-ун көн саен кирәк чаклы гына печәнен, саламын, ашлыгын атларга төяп, авылга, йортларына төшергән.

Авылның җир-сулары, халык белән идарә итү эшен җәмәгать вәкилләре башкарган. Шәхси хуҗалыкларга бирелгән җирләрдән башкалары – елга үзәне, печән чаба торган болыннар, эшкәртелмәгән җирләр махсус рөхсәт белән генә файдаланылган.

Шушы мәсьәләләрне уңай якка хәл итәр өчен, староста сайланган. Һәр гаилә мөмкин булганча җәмәгать эшендә – юл төзәтү, буа ясау, мәчет төзү кебек эшләрдә ат яки кул хезмәте белән катнашкан.

Авылда ике тегермән эшләгән: берсе – Зәйнетдиновларныкы, икенчесе авыл җәмәгатенеке булган. Тегермәннәрне ташкыннар вакытында саклау өчен, Терешка суына өч буа ясалган, ул буаларны ел саен ташкын вакытында ерганнар. Су аз елны бер генә буаны ачканнар.

Ахыры бар

Комментарий язарга