Тарих хәтере – мәңгелек

Шәһәрләр һәм авыллар, торак пунктлар, халыкның, кешелек тормышының тарихы киләчәк буын хәтерендә калсын өчен, аны өйрәнү, саклау сорала. Музейлар әлеге тарихны

 барлый һәм саклый. Музей – үткәнне яктыртучы. Азнакай төбәге – бай тарихлы як. Аның үткәне, бүгенгесе бар. Әнә шул үткәнне өйрәнеп, киләчәк буыннарга саклап калу максатыннан, Азнакайда музей булдыру фикере туды. 1990 нчы елларда Мисбах Муса улы Мәсәлимов, Азат Гарәфетдин улы Галимовлардан торган инициатив төркем оешты. Беренче эш итеп, алар «Маяк» газетасы аша район халкына музей фонды өчен экспонатлар җыюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать белән чыктылар. 1992 елда оешып килүче музейның директоры итеп Гөлсем Хисамиева билгеләнде. 1999 елда музей тулы куәтенә эшли башлады.

Музейның яңа бинасы исә шәһәрнең иң матур урынында, яңа микрорайонда салынды. Музейны тантаналы төстә ачу 2016 елның 13 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры Н.У.Мәганов катнашында булды.

Музей фондын XIX-XX гасырларга кагылышлы 7 меңнән артык экспонат тәшкил итә. Алар биш төрле исемдәге экспозицияләргә урнаштырылды һәм фонд саклагычына куелды.

«Археология, төбәк табигате» дип исемләнгән беренче бүлектә районга беренче килеп утыручылар турында мәгълүматлар, археологик табылдыклар, файдалы казылмалар, төбәк табигате белән танышырга мөмкин. Районның тарихи, табигый мирасы саналган Чатыр тавы турында да шактый гына мәгълүмат алырга була. Әлеге тау Татарстанда иң биек нокталардан санала, диңгез өслегеннән алганда 321,7 метр биеклектә урнашкан. Ул күп кенә сөзәклекләрдән тора, бакыр рудасы табылган ике мәгарәсе бар. Тауда байбак­лар яши. ТАССР Министрлар Советы карары белән 1972 елда Чатыр тау табигать һәйкәле итеп расланды.

«Этнография һәм һөнәрчелек» дип аталган алдагы экспозиция безнең як халкының күпмилләтле булуы, һөнәрчелек белән шөгыльләнүе турында сөйли. Чыннан да, үзләренең хуҗалык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, төбәктә яшәүчеләр агач эшкәртү, тимердән эш кораллары ясау белән шөгыльләнгәннәр. Һәр авылның үз балта остасы, тәгәрмәч ясаучылары булган. Агач кайрысы эшкәртү дә киң таралган. Авылларда су тегермәннәре эшләп килгән. Сәүдә итү төбәктә киң колач белән барган. Биредә төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре үзара дус-тату көн итә. Стендта хатын-кызларның милли киемнәре куелу шуны дәлилли.

Азнакай төбәге – мәгърифәтле як. Беренче мәдрәсәләр Азнакай һэм Тымытык авылларында була.

Өченче экспозиция «1930-1960 елларда район тарихы һәм район Бөек Ватан сугышы елларында» дип атала. 1928 елларда районда хуҗалыкларны тоташ күмәкләштерү башланып, 1934 елларга тулысынча күмәкләштерелеп бетә. Фотосурәтләр, документлар шул хакта сөйли.

1941 елгы Бөек Ватан сугышы илебезгә күп югалтулар китергән. Азнакай районыннан гына да Бөек Ватан сугышына 15 меңнән артык ир-егет һэм хатын-кыз алына. Шулардан 8 меңнән артыгы бөтенләй әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалучылар саны да күп. Корал тотардай ир-егетләр сугышка китсә, тылда калган бөтен авыр эш хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар җилкәсенә төшә. Стендларга, витриналарга урнаштырылган фотосурәтләр, документлар, хатлар, хәрби киемнәр, сугыш булган яклардан кайткан кораллар якташларыбызның күргәннәрен үзенә сеңдергән.

Районда барлыгы 13 герой исәпләнә. Шулардан дүртесе – Советлар Союзы Герое, сигезе – Социалистик Хезмәт Герое, бер – Россия Герое. Советлар Союзы Геройлары Ә.И.Вәлиев, П.З.Манаков, И.М.Никитин, Ф.Х.Әһлетдинов, Со­циа­­листик Хезмәт Геройларыннан Г.М.Баһманов, Ә.Г.Гарипов, В.Х.Ха­җиәхмәтовлар Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тылда эшләгән фидакарьләрнең фоторәсемнәре, алар турында язмалар бар.

«Сугыштан соңгы елларда район тарихы. Танылган якташлар» исемле чираттагы бүлектә азнакайлыларның сугыштан соңгы елларда хезмәттә ирешелгән уңышлары һэм иҗади эшчәнлекләре белән танышырга була. Шулай ук медицина, мәгариф, мәдәният тарихы киң яктыртыла.

Районның медицина тарихы үзен­чәлекле. Төбәгебездә Сәпәй авылында тирә-юньгә танылган земский больница булуы билгеле. 1909 елда хастаханәнең беренче төзелеш эшләре башлана. Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, төзелеш туктатыла һэм 1933-1934 нче елларда гына эш тәмамлана. Сәпәй хастаханәсендә 34 ел табиб-акушер булып эшләгән Г.Х.Хәсәншинага фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Азнакай районының шактый гына авылларында, шул исәптән, Азнакай, Тымытык авылларында да инкыйлабка кадәр 7 яшьтән 15 яшькәчә балалар мәдрәсәдә белем ала. Күп кенә авылларда башлангыч мәктәпләр ачыла. 1930 нчы елларда мәҗбүри җидееллык белем кертелә. Укыту Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмый. Сугышка китеп, җиңү белән кайткан, мәктәпләрдә укытучылык эшен дәвам иткән якташларыбыз да хөрмәткә лаек. Алар турында фоторәсемнәр, истәлек язулары сөйли. Бүгенге көндә дә районда мәгарифнең абруе тирә-якка билгеле.

1964 елнын 10 августында Азнакайга КПСС Үзәк комитеты секретаре, Министрлар Советы рәисе Никита Хрущев килә. Районның уңдырышлы кукуруз басуы белән кызыксынганнан сон, Чатыр тау итәгенә урнашкан урманда оештырылган бәйрәм табынында катнаша. Әлеге урман, бүгенге көндә дә аның исеме белән бәйләп, «Хрущев урманы» дип йөртелә. Бу хакта фотосурәтләр, газета битләрендәге язмалар сөйли.

Узган 2016 елда районыбыз оешунын 85 еллыгын, районыбызның Актүбә бистәсенә 60 ел тулуны, быелның март аенда Азнакайның шәһәр статусы алуына  30 ел булуны зурлап билгеләп үттек.

Музей комплексы шәһәребез, районыбыз халкы һәм читтән килгән кунак­лар өчен истәлекле урыннарның берсе санала. «Татарстанда музейлар язы», «Музейда көн һәм төн», «Музейда Жиңү көннәре», «Белем көне», «Сәнгать төне» акцияләре, «Өлкән яшьтәге кешеләр һәм физик мөмкинлекләре чиклеләр декадасы» үтә. Шулай ук балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре, туган көннәр, туй фотосессияләре, кул эшләреннән мастер-класслар үткәрергә мөмкин. Шәһәр һәм район авыллары буенча, төбәкнең тарихи һәм табигать һәйкәле булган Чатыр тауга экскурсияләр тәкъдим итә. Фондта булган экспонатлар, тарихи документлар белән танышу мөмкинлеге дә бар.

Музей фондында заманча автоматлаштырылган КАМИС системасы кертелде. Мәдәни-агарту эшчәнлеге белән таныштыручы электрон киоск булдырылды.

«Бөек Ватан сугышы виртуаль музее», «Берләштерелгән каталог» порталында эш алып барыла.

Бүгенге көндә Азнакай төбәкне өйрәнү музее районның тарихи-мәдәни мирасын саклаучы булып тора. Ул һәр елны үз эшен, хезмәтен яктырткан газета чыгара, халыкара фәнни-практик конференцияләр һәм семинарлар үткәрә.

Гөлфия Мостафина, Азнакай төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре

Комментарий язарга