Муса авылы тарихы

«Тарихыбыз ул – халык, ата-бабаларыбызның тормыш күренеше, ил, туган як язмышы. Без – тарихны ясаучылар, ә тарих, үз чиратында, иҗтимагый үсешнең һәр этабында,

 социаль-икътисади формация буларак, киләчәкнең көзгесе, безнең нигезебез булып санала.Шуңа да без тарихка аеруча сак, төгәл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Оныкларыбыз каршындагы җаваплылык ул – үткәнебезне, бүгенгебезне киләсе буынга тапшыра алуда».
Кулаткы муниципаль районы җитәкчесе, академик Эдуард Ганеев

«Гомумән алганда, Муса (Мосеевка) авылы кебек торак пунктлар Россия җирендә йөз меңләгән. Аларның тарихы да берникадәр охшаш, чөнки һәркайсы бер үк җәмгыятьтә яшәп, бер үк эволюция юлын үткән. Ләкин Муса авылы хәтта Иске Кулаткы районы җирлегендә генә дә үзенчәлекле авыл: биредә яшәүче халыкның тормыш корышы, күзаллавы башкачарак, төплерәк. Монда XX гасыр башында инде гончар трубалар көйләп, махсус коелар булдырып, агымсу белән суүткәргеч ясаганнар, монда әллә ничә дистә ел уңдырышсыз җирләрдә дә сокланырлык уңыш алганнар. Биредә беренче булып һәр өйгә табигый газ кертәләр. Бу авылның үз герое, үз галиме, сокланырлык хезмәт батырлары бар.
Элек гөрләп торган Киров исемендәге колхоз рәисе К.М.Әхтәмов коммунистлар партиясенең (ул вакытта җитәкче партия) XXVI съезды делегаты итеп сайланган. Муса (Мосеевка) егете Фатих Юныс улы Динеев Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен I, II, III дәрәҗәдә Дан орденнары белән бүләкләнеп, аның тулы кавалеры булган, дөньялар үзгәреп, ил экономикасы яңа рельсларга бастырылгач, авылда Ришат Хәбибуллин беренче булып крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Нинди генә тормышны алма, аның үз батырын, танылган кешесен атарга мөмкин. Иң авыр вакытларда да, төрле үзгәрешләр чорында да мусалылар сынып төшмәде, югалып калмады. Биредә авыл гөрләп яши, кырлар чәчелә, фермада сыерлар мөгрәве ишетелә, балалар мәктәпкә шау-гөр килеп йөри, күңелләргә илаһи нур өстәп, яңа мәчеттән азан тавышы яңгырый. Тормыш дәвам итә. Киләчәге аның тагын да матуррак, тагын да сокландыргычрак булсын иде», – дип язып үтә академик Эдуард Әнвәр улы Ганеев «Муса авылы тарихы»дигән китапка кереш сүзендә.

1973-1975 елларда Муса сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгән Әнвәр Исхак улы Ганеев шушы авыл кызы Сафия ханым белән тормыш кора

«Нәсел тамырларын, яшәгән төбәгеңнең тарихын белү, аларны буыннар өчен тарихка кертеп калдыру – изге эш ул… Авылымның үткәне, бүгенгесе, шәхесләре белән кызыксына торгач, аның тарихын язарга алындым. Кайбер сакланып калган архив материалларын, авыздан-авызга сөйләнеп сакланып килгән мәгълүматларны, олы яшьтәге картларның истәлекләрен дә җыеп кулландым. Әлеге мәгълүматларны туплаганда, истәлекләрне саклаган укымышлы картларның кайберләре исән иде әле, алар бик нык ярдәм иттеләр. Авылымның аксакаллары – Алиулла Шәмсетдин улы Мөхәммәтов (1883-1967); Усман Бакый улы Хисаметдинов (Суфи бабай дияләр иде), (1890-1981); Исхак Абдрахман улы Мәһдиев (Кара Исхак, 1889-1970); Искәндәр Усман улы Алиев (Кафтай, 1895-1981); Якуб Идрис улы Кузахметов (1897-1980); Кузахметов Җиһанша Хәбибулла улы (1899-1979); Мөбин Әббәс улы Аввәсов (1899-1975). Югарыда күрсәтелгән авыл картларының сөйләүләре буенча, Муса авылына нигез салынуга 450 еллар чамасы булырга тиеш. Исхак бабай Мәһдиев үзенең борынгы бабалары Мәгди кавеме турында, Алатырь ягыннан күчеп килгәннәр, дия иде. Беренче төпләнгән урыннары Әмәләктә булган (Муса юлына чыгып китә торган урам). Беренче төзелгән өйләрнең берсе – без белгән Закир Мөхәммәтҗан улы Мәһдиевнең йорты (Рахметова Саерфур апаларга каршы якта) Әмәләк урамында 1925-1930 елларда 18 йорт булса, 1967 елда 3кә генә кала. Муса авылына нигез салыну вакыты турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Гомумән, бу якларга күчеп утыру Казан, Әстерхан ханлыклары басып алынгач башлана. Патшаның комсыз түрәләренең талауларына, милли-дини кысрыклауларга түзә алмыйча, бирегә Казан губернасында элек-электән яшәгән мордвалар, татарлар, чуашлар, марилар качып килгән. Авылга нигез салучылар арасында татарлар да, чуашлар да бик күп булган. Чөнки чуаш төпләре дә авыл җирлегендә сакланып калган. Аббас Кәмәлләре (чуаш төпләре буларак, «Сава»кушаматын йөрткәннәр), шулай ук Хәсәнов Фазыллар да шул халыктан. Авылга нигез салучыларның берсе Муса бабабыз да чуаш төпкеленнән булган, имеш. Барысын да Алиулла бабай Мөхәммәтов сөйләгәннәргә таянып яздым.

…Атлаш юлы авылга керүгә югарырак һәм һәрвакыт сазлы, баткаклырак булган, ат белән йөрүчеләргә бу җирлекләр яңгырлы вакытта бер газапка әйләнгән. Cоңыннан, бу сазлы урынга 1,5 км аралыкта таш түшәп юл салганнар. Юлны ясаганда чуаш каберлекләре дә чыккан, дип, телдән-телгә сөйләнеп килә. Татарлар күбәеп, нишләп чуашлар азая барган соң? Чөнки алар, бер диндә, бер үк телдә аралаша торгач, татарлар белән кушылып бер халыкка әйләнеп беткәннәр, күрәсең. Элек, без яши торган урыннар котырып үскән катнаш урманнар белән капланган була. Биредәге урыннар биләүсез саналганлыктан, беркемгә дә буйсынмаганнар. Бу урынга килеп урнашкан кешеләрне дә куе урманнар үз куенына яшергән, уңдырышсыз җирләр күп булса да, яшәргә мөмкинлек биргән. Налог түләмәгәч, терлек, умартачылык, игенчелек белән шөгыльләнеп тернәкләнеп киткәннәр. Әйтүләре буенча, Муса бабай җитәкчелегендә пар атларда Избалык елгасы буендагы үзәнлеккә башта 7 ир-ат килеп төшкән. Муса шунда урман уртасындагы агачлыкка межа сызып, җир бүлеп алганнар. Урман күп булгач, тырыш татар халкы өйләрен дә бик тиз торгызган. Алар нинди булгандыр, күп еллар үтү сәбәпле, билгесез. Үзләренең качкыннар (казаклар) икәнлекләрен исәпкә алсак, җиргә сеңдеребрәк, яшеренебрәк салынганнардыр. Бу тирәдәге башка салалар да качаклардан (казаклар) торганга «ирекле» берләшмә булып гомер сөргәннәр. 1700 елларда гына башлап 30 хуҗалыкның ясак түләгәнлеге билгеле. Салымны Андреевка авылыннан рус кешесе килеп җыйган. Бу чорларда җирләр, димәк, исәпкә алынган, хөкүмәт тарафыннан ревизия ясала башлаган. Авыллар арасында җиргә кытлык булу сәбәпле, бәрелешләр, гаугалар да чыккалаган. Үзәктәге закон нигезендә, барлыгы 3 ревизия ясалган. Шуларның иң беренчесе 1718-1724 елларда оештырылган. Ир-атларның саны да исәпкә алына, чөнки җирләрне ирләргә генә бүлеп биргәннәр. Соңрак, 1861 елдан (крепостное право) бетерелгәч, җирләр җәмәгать милкенә күчә, авыл халкы үзе бүлә башлый. Бу хәл 12 ел саен кабатланган. Саратов дәүләт архивында
да сакланган материаллар нигезендә, безнең җирләр Хвалын өязенә кергән, «кыргый кырлар» дип аталган. Петр I патша 1703-1714 елларда, Россиянең көньяк чикләрен ныгыту максатыннан чыгып, Хвалын өязендәге буш җирләргә кешеләрне, төрле вәгъдәләр биреп, күчереп утырта. Аларның да күпчелеге Төмән, Тамбов, Казан якларында яшәүче «служилый»татар кешеләре була. Шулай ук крепостной, дини изелүдән дә качкан мордва, чуаш, татар халыклары да бу төркемнәрне хасил итә. 1804 елда инде Хвалын өязендә барлыгы 95 авыл саналган, шуларның 25е – чип-чиста татар авыллары. Барысы да Саратов өлкәсенә кергән.

Мәчетләр 

XVIII гасырның икенче яртысында (1766), Екатерина II указы нигезендә, мөселманнарга мәчетләр һәм алар каршында мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирелә. 1789 елның 4 декабреннән, ислам динендәгеләргә олуг шатлык китереп, Уфа шәһәрендә мөселманнарның Дини идарәсе эшли башлый. Муса җирлегенә килгәндә, беренче мәчет урталыкта, хәзерге яңа мәчет урынында 1789-1790 елларда ук төзелгән булырга тиеш. Манарасы әллә ни биек булмаган зур гыйбадәтханә салынган. Иң беренчеләрдән Сөләйман, Аббәс, соңрак аның кияве Җани муллалар иман биргән. 1813 елда Мусада мәдрәсәгә хәтле эшли башлаган. Аббас хәзрәт үзәктә дә 3 мәдрәсә төзеткән. Бабасы Юныс хәзрәттән калган байлыгын уку йортлары салдырырга кулланган. Заманына күрә бик галим кеше булган Аббас хәзрәт, шул ук мәдрәсәләрдә шәкертләр укыткан. Чит төбәкләрдән дә укырга килгәннәр, димәк, торып белем алыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булган биредә. Алиулла бабайның сөйләве буенча, 1821 елны Пенза өлкәсендә булганда, Евлашево авылында 75 яшьлек карт белән очраша. Ул бабасының Муса авылы мәдрәсәсендә белем алганын әйтә. Мәдрәсә артында зур күл булган, шәкертләр яз көнендә госелләнергә, тәһарәт алырга чыга торган булалар. Зимницадагы ишан Хәбибулла Хансаеров хәзрәт тә (1805-1897) безнең авылда Аббәс хәзрәт мәдрәсәсендә 3 ел белем эстәгән. Хәбибулла башлангыч сабакны туган авылында алган булса да, төплерәк белем бирүче уку йортына әтисе Хансөяр илтеп тапшыра. Укуны дәвам итәр өчен, Аббәс хәзрәт талантлы шәкертен үзе укыган Чистай өязе мәдрәсәсенә бирергә киңәш итә. Ризаэддин хәзрәт Фәхреддинов үзенең «Асар»ендә бу шәхеснең тулы исемен Аббәс бин Абдер-Рафига бин Юнес бин Кучар дип күрсәтә. Аббәс хәзрәтнең үз кулы белән язылган атамасында әтисенең исеме, мөнәҗәтендә әйтелгәнчә, Рафик дип язылган. 3 мәдрәсә тоткан, анда бик күп шәкертләр тәрбияләгән олуг мөгаллимне дәмулла (зур, олы мулла) дип, зурлап йөрткәннәр. Аббәс дәмулла бик таләпчән була, шәкертләренә хәтта ашаганда да иркенләп, җәелеп утырырга бирми. Бу олы затның атасы, хәлле кеше буларак, һәр җомга, ат арбасына төяп, шәкертләргә ризык китереп өләшә, ашата. Мөфти Риза казыйның билгеләп үтүенчә, Аббәс мулланың бай китапханәсе һәм анда үзе язган әсәрләре дә бик күп булган, ни кызганыч, болар барысы да янгында калып юкка чыккан. Аббәс хәзрәтнең гомере озын булмый. Ул 49 яшендә бакыйлыкка күчә. Җәсәде югары очтагы каберлектә саклана. Мәрхүмнең кабере өстенә, хөрмәт йөзеннән, шәкертләре 7 чакрым ераклыктан носилка белән күтәреп зур таш китереп куйганнар. Мәрхүм Искәндәр Усман улы Алиевка (Кафтай бабайга) һәм мәрхүм Искәндәр Идрис улы Кузахметовка бик зур рәхмәт! Алар 1971 елда Аббәс хәзрәтнең кабере өстенә зур тимер челтәр ясатып куйганнар. Бу бабайлар Дәүләтша Шәрибҗан улы Кузаевка (1927-2007), Аббәс хәзрәтнең каберен онытма, дип, әйтеп калдырганнар. Дәүләтша бабайның сөйләве буенча, шул ук мәрхәмәтле картлар Атлаш
юлындагы мәрхүм Яхъя каберенә һәм Павловка юлындагы Әүлия каберенә дә тимердән челтәрләр ясатып куйдырган булганнар икән. Зур рәхмәт аларга!

1790 елда төзелгән мәчет урынында, 1863 елда биек манаралы бик зур мәчет – урталык мәчете аякка баса. Элеккеге бина мәдрәсә булып кала. Икенче – Түбән оч мәчете 1894 елда  төзелә. Янәшәсендә 30-35 урынлы зур тәрәзәләре балкып торган тагын бер мәдрәсә күтәртелә. Өченче – Югары оч мәчете 1898 елда торгызыла һәм, әлбәттә, янәшәсендә тагын бер мәдрәсә калка.

Хатын-кызларга килгәндә, алар дин гыйлемен белүче абыстайларның өйләренә йөреп, Коръән сүрәләрен һәм намаз укырга өйрәнгәннәр. Әниемнең әйтүенчә, Түбән очта яшәүче Шәрәй әбигә һәм Мәликә Әхмәт кызы Әхтәмовага укырга йөргәннәр. 1912 елда дини мәктәп-мәдрәсә кызлар төркеме өчен дә төзелгән. 35-40 урынлы, бик зур, якты, түбәсе калай белән ябылган, затлы бина була ул. Бу мәктәпне Сафа мулла Мәхмүтовның каенатасы Хәсән бай төзеткән, үзе ул Уральскида яшәгән. Мәдрәсә Сафа мулланың өе каршында күтәрелгән. Кызларны бу чорда Муса авылының Саҗи бай кызлары Камилә белән Хәдичә, яшь абыстайлар укыткан. Әнием Әминә Үмәр кызы Арсланова (Насыйрова, 1899-1993) сөйләвенчә, мәктәпкә чит салалардан килүчеләр биредә торып сабак алганнар. Алар өйләренә ял көннәрендә генә кайтып йөргәннәр. Яшәр өчен мәдрәсә интернатта бөтен мөмкинлекләр дә булган. Әнием 1913-1915 елларда биредә белем ала, 2 сыйныфны Мактау кәгазе белән тәмамласа да, укуын дәвам итәргә әти-әнисе риза булмый. Бу чакта мәдрәсә укуына арифметика, география, татар телләре дә керә башлаган. 1918-1919 елларда кызлар мәдрәсәсе беренче совет мәктәбенә әйләнә. 1935-1936 елларда гына яңа мәктәп салынып, үзенең ишекләрен ача. Инкыйлабка кадәр һәр мәхәллә, һәр мәчет балалар тууын, никахлашуны һәм вафат булучыларны да терки барган. ЗАГСларда ул китаплар бүген дә саклана. Ахырдагы авылым муллаларының исем-фамилияләрен атап үтәм:

– Түбән оч мәчете мулласы – Зариф Усман улы Мәхмүдов, 1858 елда туган, 1930 елда раскулачивать ителеп, 5 елга төньякка сөрелгән, өе колхозга калган, мал-мөлкәте конфисковать ителгән. 1937 елда срогын тутырып исән-сау кайтса да, озак тормый вафат була, авылда җирләнгән.

– Түбән оч азанчысы – Хәзән Атаулла улы Диниев, 1863 елда туган, 1937дә, «тройка» карары белән гаепләнеп, атып үтерелә.

– Урталык мәчете мулласы – Сафа Усман улы Мәхмүдов, 1862 елда дөньяга килә, раскулачивать ителеп, авылдан куыла. Аның өендә 1930-1954 елларда Муса (Мосеевка) авыл советы урнашкан булса, 1955 елдан алып 1970 елга кадәр – авыл китапханәсе. Ахырда колхоз, фатир иттереп, Ирек Тәүфыйк улы Әхтәмовка бирәләр.

– Урталык мәчете азанчысы – Мәхмүдов Шакир Усман улы, 1860 елда туган, авылдан куыла, мал-мөлкәте, өе тартып алына, колхозга бирелә, фатир булып тора. 1946 елда бу өй Советлар Союзы Герое хатыны Таибә апа Хөсәеновага бушлай бирелә. Ул берничә ел торганнан соң, өйне сатып, туган авылы Евлейкага күчеп китә.

– Югары оч мәчете мулласы –Мәҗит Хәбибулла улы Мәхмүдов, 1874 елда туган. Авылдан куыла, өе колхозга бирелә, Закир Шабеев гаиләсе шунда тора.

– Бу мәчеттә азанчы булып Рамазан Камалетдин ага торган. Ул 1860 елда туган. 30 нчы елларда, гаиләсен алып, Чатыртауга күчеп китә.

Революциядән соң дини укытулар тыелуга карамастан, авылыбыз кешеләре, яшерен рәвештә булса да, дин буенча укуларын дәвам итәргә тырышалар. Шундыйларның берсе – безнең якташыбыз – электро-механика фәннәре докторы, хәйрияче Эдуард Әнвәр улы Ганеевнең әбисе дәресләр биргән. Мәликә әби 1894 елда туган, беренче дини сабакларны Хәсән әбидә алган. Абыстай ул чактагы үсмер кызларга гарәп хәрефләре белән укырга-язарга, догалар, намаз укырга өйрәткән. Мәликә әби дә шыпырт кына кызларга өендә белем биргән. Абыстайны эзәрлекли башлыйлар, 1933 елда өенә берничә мәртәбә тентү белән киләләр. Мәликә апа укучы кызларын мич астына, идән астына качыра торган була. Аны авыл советына чакыртып, озак кына ябып та тотканнар. «Дин буенча укытуыңны ташламасаң, сөргенгә озатабыз», – дип тә куркытканнар».

Кулаткыда яшәүче татар халкы бүгенге көндә дә яңа бер дини, милли күтәрелеш кичерә. Үткән 2016 елны без бер төркем язучылар Ленар Гобәйдуллин, Хәбир Ибраһимов һәм мин Кулаткы районы белән танышып йөрдек. Район җитәкчесе безгә, үзенең машинасын биреп, изгеләр каберләрен, кайбер авылларны күреп, аларның кешеләре белән дә аралышып кайттык! Район җитәкчесе Эдуард Әнвәр улы белән дә әңгәмә кордык. Аның кайбер фикерләрен сезгә дә җиткерәм: «Татар милләтен саклап калуда ике төп фактор – дин һәм мәгариф төп рольне уйный. Милли аңны уятуда тарихыңны, мәдәният-сәнгатеңне, мирасыңны яшь буынга тапшыра бару, балаларны ана телендә укыту ул – зур роль уйный, иң зур тәрбия чараларының берсе». Шуны да искәртеп китәсем килә: Эдуард Әнвәр улы – үз төбәгендәге мәчетләрне аякка бастырган шәхес.

Материал Нурҗиһан Арсланованың «Муса авылы тарихы» дигән китабына нигезләнеп әзерләнде 

Комментарий язарга