«Шимбәчеләр» түгәрәге

XIX гасыр ахырында, шәкертләр, приказчиклар, гимназистлар һәм Татар укытучылар мәктәбе мөгаллимнәре катнашында аулак өйләрдә, мәктәп мәдрәсәләрдә «театр уйнау»
гадәти хәлгә әйләнә.Әйтик, 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан «Бичара кыз» исемле беренче пьеса языла һәм ул, чынлап та, әүвәл өй шартларында уйнала. Татар дөньясында рус театры үрнәгендә милли драматургия һәм театр белән чын-чынлап кызыксыну башлана. Шул елларда, ягъни татар милли театрының оешуына кадәр үк, татарлар күпләп яшәгән Уфа, Оренбург, Әстерхан, Ташкент, Орск, Җаек шәһәрләрендә драма түгәрәкләре бердәм эшли башлый. Шулар арасыннан Казандагы «Шимбәчеләр» түгәрәге халык арасында аеруча танылу ала. Ул вакытта (1903 ел ахыры-1904 ел башлары) урыс мәктәпләрендә укучы татар яшьләре, шимбә көннәрендә зыялы гаиләләрдә җыелып, әдәби-музыкаль кичәләр һәм спектакльләрдән өзекләр әзерли торган була. «Шимбәчеләр» исеме шуннан килә. Бертуган И. һәм Г. Габитовлар тәкъдиме белән оешкан бу түгәрәккә булачак мәшһүрләребез Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев, Фатих Әмирхан һәм Гафур Коләхмәтов еш килеп йөри.

«Шимбәчеләр» түгәрәгенә йөрүчеләрдән бер төркем. Сулдан уңга: Х.Ямашева, Г.Мостафин, М.Терегулова, Ә.Терегулова, Х.Ямашев, Р.Меликов

Мәгълүм ки, 1906 елның 22 декабрь кичендә Казанда, Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт), киң катлау тамашачылар өчен, губернатор рөхсәте белән, ярлы студентларга тәгаенләп, беренче тапкыр татарча спектакль (төрек язучысы Н.Кәмал әсәренә нигезләнгән «Кызганыч бала» драмасы) күрсәтелә. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар милли театрының  туган көне булып тарихка керә.

 

Комментарий язарга