Журнал «Безнең мирас»

“Мәңгелек хәтер” музее ачылды

Бөек Ватан сугышы иң дәһшәтле сугыш буларак халык хәтеренә мәңге уелып калачак. “Тарихын белмәгән халыкның – киләчәге юк”, – дигән гыйбарә яши. Шуны истә тотып һәм укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында 19 нчы май көнне Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә" Мәңгелек хәтер" дигән музей-кабинет ачылды. Музейның тантаналы ачу лентасын Бөек Ватан сугышы ветераны, 91 яшьлек Шамил ага Кәбиров кисте. Чарада " Мәдәни җомга" газетасы корреспонденты Хәмзә Бәдретдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова, Мәгарифне үстерү институты доценты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Казан шәһәре Совет районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы катнаштылар.


Музейда Бөек Ватан сугышы экспонатлары белән бергә, сугыш хатлары, фотолар бар. Шулай ук биредә Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевның да шәхси әйберләре, орден-медальләре урын алган. Аеруча чарада катнашучыларны Бөек Ватан сугышы елларында кулланышта булган телефон-телеграф җайланмалары җәлеп итте, аларның әле дә төзек хәлдә булулары гаҗәпләндерде. Элемтә урнаштыруда кулланылган җайланмаларны музейга Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы, почетлы радист Хәлилов Рөстәм Җәлалович бүләк итте.


Укучы-экскурсоводлар музей турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. 9 нчы Б сыйныфы укучылары " Үлемсез полк" белән бергә чарага тагы да җитди төсмер керттеләр. Чарада катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Музей ачу тантаналы төстә узды.




Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру