Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

Керәшен мәгариф хезмәткәрләре өчен татар теле курслары


Керәшеннәр арасында татар язуы кертү эшләрен башкару өчен керәшен мәгариф хезмәткәрләре өчен курслар ачыла. Шулай ук керәшен мәсьүл (җаваплы) хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү курслары да ачылачак. Бу курсларның сметалары тасдыйк ителгән (расланган) инде.


«Татарстан». – 1922. – 4 октябрь.


Ачларга ярдәм комиссияләренең съезды


Шушы көннәрдә Мәскәүдә бөтен Русиядәге Ачларга ярдәм комиссияләренең съезды ясала. Бу съездга Татарстан Җөмһүриятеннән Татарстан Мәркәз Башкармасы рәисе урынбасары иптәш Исхак Казаков китте. Ул анда Татарстан Җөмһүриятенең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать эшләрен яңарту вә алга җибәрү мәсьәләләре хакында доклад ясаячак.


«Татарстан». – 1922. – 5 октябрь.


Тукай исемендә балалар йорты


8 нче татар балалар йортының («Волга» номерлары) тәгълим (укыту) вә тәрбия бүлеге тарафыннан мәзкүр йортка «Тукай йорты» дип исем бирелү турындагы үтенеч Татарстан Халык Мәгариф Комиссариатының яшь балаларга иҗтимагый тәрбия бирү бүлеге тарафыннан тасдыйк ителде (расланды). Мәзкүр татар балалар йорты «Тукай йорты» дип йөртелә башлады.


Йорт хозурында балалар әдәбияты белән тулы көтепханә бар. Шулай ук балаларга тәрбия бирүдә тәҗрибәле кешеләр тарафыннан идарә ителә торган драма, музыка, пластика, гимнастика түгәрәкләре дә бар. Шулай ук, Казанда ябык балалар йортларының һичберсендә клуб булмаган хәлдә, бу йортта 3 айдан бирле клуб та дәвам итеп килә. Гомумән, бу балалар йортын балаларга иҗтимагый тәрбия бирүдә Казанда беренче йортлардан хисапларга ярый.


«Татарстан». – 1922. – 8 октябрь.


Татар укытучылар мәктәбе – 1920 нче елларда Татар педтехникумы бинасы

Карт революционер исеменә ачылсын!


Казанның иң зур уку йортларыннан саналган әүвәлге беренче реальный училищеның бинасына хәзерге көндә гаять тә зур ремонт ясалып ята. Биш-алты ел буена солдат казармасы булып шактый җимерелгән, хәзерге көндә матур бер дворец төсенә кергән мондый ташландык зур хәрабәләрнең кыска вакыт эчендә төзәтелүләрен күргәч, төзәтү чорының могъҗизаларына ис китми һич мөмкин түгел.


Ишетелүләренә күрә, бу ремонт тагын бер-ике атнадан тәмам булып, Казанда Татар педтехникумы (әүвәлге Татарская учительская школа) ачылачак икән.


Татарская учительская школаның әүвәле дә, хәзер дә бик күп революционерлар чыгарганын, аның татарлар арасындагы революция һәм ысулы җәдид хәрәкәтләрендә уйнаган ролен монда язып торырга хаҗәте дә юк.


Менә шул тарихи бер мәгариф йортының зураюын, аның үсүен бер тәбрик итми китә алмыйбыз. Минемчә, мондый зур бер тарихи йортны ачканда, тантаналы рәвештәрәк ясап, үзенең хезмәтләре белән танылган бер революционер исеменә ачу муафыйк булыр иде.


Мондый революционерлардан, һичшиксез, беренче урында торганы Исхак абзый Казаков булырга тиеш. Исхак абзый Казаков – шул Татарская учительская школаның чыгарган бер җимеше, 1905 нче еллардан бирле революция юлында хезмәт итеп килгән иң карт революционерларыбыздан. Әлбәттә, бу карт революционерның хезмәте тәкъдир ителер, мәгариф органнары бу хакта бер тәшәббескә керешерләр дип өмид итәбез.


С.Бакый.
«Татарстан». – 1922. – 9 октябрь.


Казанда Байтарлык институты


Тиздән Татарстан Мәгариф Комиссариаты тарафыннан Казанда Байтарлык (ветеринария) институты ачылачак. Факультетның беренче сыйныфына керә алырлык мәгълүматлы татар егетләре бу институтка кабул ителәчәкләр.


«Безнең байрак». – 1922. – 18 октябрь.


Ник татарлар юк икән?


Татар Җөмһүриятенең милиция баш идарәсе тарафыннан милициягә кызыл командирлар җитештерү өчен ачылган курс икенче тапкыр җыелды.


Хәзерге көндә авылларда ришвәтчелек, хыянәтчелек шактый гына зур урын тота. Игенчеләр үзләренең хакларын белмәгәнлекләреннән, бик еш-еш кына урынсыз рәнҗетүләр булып тора. Бу җитешсезлекләр белән көрәшергә мәркәздә бик күптәннән бирле инде хәзерлекләр корылса да, бу көнгәчә һаман да нәтиҗәсез.


Бу курс инде үзенең беренче выпускасында 30лап кызыл начальникларны игенчеләр арасында хезмәт итәр өчен төбәкләргә таратты. Күпчелеген тәшкил иткән татарлар арасында хезмәт итәргә тиеш булсалар да, никтер, бу курска татар яшьләре бик аз әһәмият бирәләр. Чөнки курсантлар арасында татарлар тик өчәү генә.


Курсант Җ.Гыйматдинов.
«Татарстан». – 1922. – 8 октябрь.


Эшчеләр тормышы


Томь вилаяте, Кузнецк күмер хавирәсендәге (бассейнындагы) Прокопьевск һәм Кисловодск шахталарында искедән эшләп килүче татар шахтерларының икътисади тормышлары зарарсыз булса да, ләкин, ачлык сәбәпле, Эчке Русиядән күчеп килгәннәренең хәлләре бик уңайсыз. Күбесенең, гаиләләре зур булу өстенә, ачлык сәбәпле җончыганлыкларыннан эшчеләрнең көчләре калмаган. Шунлыктан болар ашау-эчү һәм өст-баш мәсьәләләрендә бик читен хәлдә яшиләр.


Гомумән, эшчеләр арасында аң-белем тарату эшләре дә начар бер хәлдә бара. Араларында башлап йөрерлек сәяси юлбашчылары юк. Һичбер җирдән татар матбугаты бармый. Болай да матди җәһәттән уңайсыз хәлдә яши торган татар эшчеләре өчен акчага газета-журнал һәм башка матбугат сатып алу читен. Балаларга мәктәп юк. Шунлыктан бу шахталардагы татар эшчеләренең карты-яше, хатыны, кызы, шахтадагы көнлек эшләрен бетергәннән соң, калган вакытларын корыга – ләчтит сатып утыралар.


Ерак Себернең очсыз-кырыйсыз тайгаларында яшәүче бу иптәшләрнең хәлләренә дикъкать ителсә икән.


«Таучы» коммунист.
«Безнең байрак». – 1922. – 23 октябрь.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 34-36. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру