Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

Балаларны кире кайтару


Татарстан Мәркәз Башкарма хозурындагы балалар тормышын яхшырту комиссиясе, иптәш Казаковның балаларны кайтару һәм аларны урнаштыру өчен биналар төзәтү хакындагы докладын тыңлаганнан соң, түбәндәге карарны чыгарды: 1) хәзерге вакытта фәкать 5000 кадәр бала гына кайтарырга мөмкин булганга күрә, беренче нәүбәттә крестьяннарга таратылган татар балаларын кайтарырга; 2) балалар йортларын төзәтү өчен материаллар сатып алырга (беренче нәүбәттә Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау халык комиссариатлары карамагында булган йортлар һәм элекке Архирей һәм губернатор йортлары төзәтелергә тиеш); 3) балаларны кантоннарга кайтару өчен мәркәздән 25 миллиард акча сорарга.


«Татарстан». – 1922. – 4 сентябрь.


Шәрык революционеры Мулланур Вахитов исеменә шифаханә


Шәһәрнең татарлар тора торган ягында рәтле бер шифаханә булмавы, шәһәр шифаханәләренең юклыгы, аның өстенә, бик күп авыруларның русча белмәүләре аркасында кирәгенчә тыйбби ярдәм ала алмаулары Иске бистәдә яхшы бер шифаханә ясарга кирәклек фикерен күптән тудырган иде. Башлап бу эшне гамәлгә куюны Казандагы «Татар табиблары түгәрәге» үз өстенә алды. Шул түгәрәк 1920 елдан башлап уңайлы бер йорт эзләргә тотынып, ниһаять, Тукай урамында, Мулланур Вахитов мәйданында 29 нчы йортны (электә Бәдри Апанаев йорты) алды.


Ләкин 1921-1922 нче еллар Татарстан Җөмһүрияте өчен авыр еллар булу, хөкүмәтнең иң күп көче ачлык белән көрәшкә сарыф ителү, шуның өстенә, яңа икътисади сәясәтнең килеп чыгуы шифаханәне торгызу эшен гаять авыр хәлгә куйды. Бөтен эш Татар табиблары түгәрәгенең үз өстенә төште. Шуның өчен спектакль кую юллары белән акча җыярга керешелеп, гыймарәт (ремонт) эшләре дәвам иттерелде. Шуның белән бергә Татарстан Җөмһүриятендә Халыкның сәламәтлеген саклау комиссариаты һәм Ачларга ярдәм комитеты кулларыннан килгән кадәр ярдәм иттеләр. Шул шифаханә рәсми рәвештә бүген кич сәгать 5тә ачылачак.


Шифаханә ике бүлектән гыйбарәт: берсе эчке авырулар, икенчесе бала табучы хатыннар өчен. Һәр ике бүлекнең куелышы тыйб галәменең соңгы системасында. Бүлмәләр якты, чисталык һәм уңайлык. Күздә тотылган табиблар һәм авыру караучыларның мөмкин кадәр татарлардан булуына тырышылган.


Кули.


«Татарстан». – 1922. – 6 сентябрь.


Иске Казан дәүләтеннән калган әһәмиятле тарихи язулар табылу


Төрек-татар тарихын өйрәнүче яшь тарихчыларыбыздан Сәет иптәш Вахитов иске Казан дәүләтеннән калган әһәмиятле тарихи язуларны тапкан.


Сәет иптәш Вахитов, мәзкүр тарихи документларны кулына төшерер өчен, өч еллар чамасы бертуктаусыз чапкан. Төрле кантоннарда булган. Ниһаять, аларны ул, күп читенлекләрдән соң, кулга төшерергә муаффәкъ булган.


Төрек-татар тарихына гаид булган әсәрләребез моңарчы әле гел урыс вә башка милләтләр әдәбиятындагы материаллар ярдәме белән генә язылалар иде. Халык телендәге риваятьләр төрлесе төрле калыпта булганлыктан, алардан да бик аз гына файдаланырга туры килә иде.


Шуның өчен бу яңа табылган тарихи документлар алдагы көннәрдә тарихчыларыбыз өчен зур гына ярдәм итсәләр кирәк. Табучының сөйләвенә күрә, мондый тарихи әһәмиятле документларны Татар Җөмһүриятенең Лаеш, Спас, Чистай, Минзәлә һәм Мамадыш кантоннарыннан табарга мөмкин булып, тик артыннан йөрүчеләрнең матди җәһәттән беркадәре тәэмин ителүләре генә шарт икән.


Дөрестә Татар Җөмһүриятенең мәгариф органнары кебек оешмалары мондый хезмәтләрне тәкъдир итеп, бу юлда мөкяфәтләр бирсәләр, матди һәм мәгънәви ярдәмнәрдә булсалар, яшьләрдәге фәнни хезмәтләргә булган мәел (кызыксыну) көчәеп, аларга шәхси тормыш корбаны булырга туры килмәс иде.


Сәет иптәш Вахитов, мәзкүр тарихи материалларны фәнни җәмәгатьтән тикшереп, карап чыккач мәйданга чыгарачакмын, ди.


С.Хафизов.
«Татарстан». – 1922. – 17 сентябрь.


Америкада татар укучылары йорты


Америка Кушма Җөмһүриятенең Вальпаразу (Вальпараисо) шәһәрендә дарелфөнүндә укучы татар һәм төрек кавемнәре шәкертләре үзләренә махсус укучылар йорты төзегәнлекләрен идарәбезгә язалар.


Бу йортны оештырудан максатлары Америкага килгән татар укучыларына мөмкин булганда матди булышлык итү, шулай ук Шуралар Русиясендәге татар укучы яшьләре белән хәбәрләшү, әхваль белән таныштырудыр.


Хатларында бу укучылар: «Шуралар Русиясенең эчке эшләре белән аз танышабыз, шуның өчен безгә татар әдәбияты җибәреп торсагыз иде», – дип язалар. Һәм киләчәктә андагы татар яшьләре тормышыннан гомумән һәм Америка тормышыннан хәбәрләр язып торырга вәгъдә итәләр.


«Татарстан». – 1922. – 18 сентябрь.


Самара тормышыннан


Самарада санаигы нәфисә эшләре үз нәүбәтендә әкрен генә, талгын гына дәвам итә. Әле менә 10 сентябрьдә Татар эшчеләр клубында сәхнә һәвәскәрләре тарафыннан «Мәхәббәт өчен сугыш» пьесасы куелды. Тамашага җыелган халык шактый гына иде.


Театр башланды. Хадим ролен үтәүче артист Габбастан бигрәк, грим, кыяфәт белән яңа гына мөселман булган бер карт керәшенне хәтерләтте, үзе карт, төсе бик яшь бер хадимне күрү кызганыч та, көлке дә иде.


Арсланбәк ролендәге иптәш фәүкылгадә яхшы үтәп чыкты. Уенның бөтен җитешмәгән җирләрен ул гына каплады. Бу кешенең артта калган сәхнәмезне алга җибәрергә чын күңеле белән эшләвен телибез.


Чулпан.
«Татарстан». – 1922. – 22 сентябрь. 


Татар телен гамәлгә кую


Гадлия (Юстиция) комиссариатында татарлар белән аңлашырлык, татар телендә дә эшли белә торган эшчеләр аз иде. Бу хакта төрле чаралар күрелгәннән соң, хәзер комиссариаттагы мәсьүлиятле (җаваплы) вазыйфаларның өчтән ике өлешенә татарча һәм русча белүче иптәшләр куелды. Шулай ук байтак кына җегетләр эшкә өйрәтү, тәҗрибә өчен алыналар. Бөтен комиссариатта татарча кәгазьләрне кертүчыгару эшләре юлга куелды.


Татарлардан гадлия эшчеләре җитештерү курслары ачылып, байтак кына эшчеләр чыкты һәм кантоннарда, шәһәрдә төрле урыннарга билгеләнде. Татарлар эшен карый торган халык мәхкәмәсендә бөтен эшне татарча йөртергә карар бирелде. Хәзердә мәхкәмә өчен кирәкле төрле рәсми кәгазьләр татарча эшләнеп ята.


Халык мәхкәмәләрендә һәм Инкыйлаби трибуналда татарлар эшен караганда бөтен хөкем мәҗлесен татарча алып барырга җитәрлек һәйәтләр төзелде.


Инкыйлаби трибунал һәйәтенә шулай ук сәркәтиблеккә татарлар куелып, прокурорлык назарәтенә дә дүрттән өчесе татарча белә торган эшчеләр билгеләнде.


Моннан башка да татар телен киңрәк сурәттә гамәлгә кую өчен Гадлия комиссариаты төрле чаралар хәзерлеген күреп ята.


«Татарстан». – 1922. – 25 сентябрь.


Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә ханым белән. 1920 ел, 18 март

Татар сәхнәсе


22 сентябрьдә Большой театрда яңа ачылган татар больницасы файдасына Казан халкының яраткан артисты Кәрим Тинчурин һәм сабик (элекке) «Сәйяр» артисткаларыннан Заһидә ханым Ахмероваларның (хәзер Тинчурина) катнашы белән Кәрим Тинчуринның «Соңгы сәлам»е куелды.


Вахит ролен уйнаган иптәш Тинчурин, гадәттәгечә, бу юлы да зур муаффәкыять (уңыш) казанды. Ул, гомумән, мондый типларны яхшы бирә ала. Хосусан үз әсәрләре каһарманнарыннан уйнауда тиңдәшсез бер артист.


Аның соңгы ике ел эчендә Казан сәхнәсеннән аерылып торуы һәркемне үзен бик дикъкать белән тикшерүне таләп итте. Нәтиҗәдә шуны әйтергә телибез: соңгы еллар аңарда техникасын тәрәкъкый иттерүдә (яхшыртуда) күп нәрсә биргән йөреш-торыш, хәрәкәтләр тәнкыйтьне, бәлки, күтәрә алмаслык дәрәҗәдә булып күзгә бәреләләр иде.


Киләчәк сезонның иске артисты Тинчуринның кайтуы белән Казан театры гаммәсе өчен күп нәрсә бирәчәгенә иман итәбез.


«Татарстан». – 1922. – 26 сентябрь.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру