Журнал «Безнең мирас»

Нәҗип Думавиның улы Чыңгыз Тахтамышев хатлары

🏷 Admin

«Хөрмәтле Зөфәр иптәш һәм Резеда ханым!

 

Сезгә, гаиләгезгә күп сагынычлы сәлам!

 

Бүген Гөлнурдан хат алдык, ул анда Зөфәр иптәшнең үтенечен дә белдергән. Алдагы хатында: «Резеда апаларның уллары чирләгән», – дип тә язган иде. Шулай инде, тормышта гел берәр нәрсә чыгып тора. Менә әле без дә якында гына каенанабызны күмдек. 79 яшендә иде.

 

Элгәре язган хатымда берничә мәсьәлә хакында сорашкан идем, әмма җавап алмадым.

 

Гөлнур сүзе буенча, эшләрегез план буенча бара икән. Анысы бик шәп. Шулай да кайчан гына очламакчысыз? Инде вакыт та аз калып бара. Нил Юзиев миңа: «Әтиегезнең томын кулга алып шатланырга булсын» – дип язган иде. Әгәр дә кулъязма беткән булса, аны институт аркылы нәшриятка тапшыру кирәктер дип уйлыйм. Мин Юзиевкә язармын, Гарәф агайга да хәбәр итәрмен, әмма ни турыда һәм ниләр сорап язуым кирәк. Шуны миңа хәбәр итсәгез иде.

 

Инде Зөфәр иптәшкә җавап бирим. Мин бит бу турыда бер схема рәвешендә язып җибәргән идем.

 

Фаикъ – зур абыебыз, инженер-майор, Казанда органнарда эшләде, 1971 елның октябрь аенда вафат булды. Аның ике улы калды: Фәрит – слесарь, Рифгать – тегүче. 1973 елны җәмәгате дөньядан үтте. Ике егете Казанда.

 

Рифгать – икенче, кечкенәрәк абыебыз, өлкән техник лейтенант, 1941 елда Мәскәү тирәсендәге сугышта вафат итте. Аның тормыш иптәше һәм ике кызы бар. Тормыш иптәше Хәлимә – врач, кызлары – укытучылар, берсе – Вильсура Ашхабадта, икенчесе – Гөлчиһрә Кәттә Курган шәһәрендә, Сәмәрканд янында.

 

Чыңгыз – мине инде беләсез. Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтында доцент, хатыным Мөнирә – тегүче, инде, шөкер, пенсиягә чыкты. Балалар: Гөлнур Казанда, Наил – инженер, Равил – агроном, Рафаэль – инженер. Һәммәсе дә Сәмәркандта.

 

Фәтәнат сеңлем Ташкентта врач, фармацевт, аның улы Шәфкать – гыйльми эшче, кызы Сәнат – укытучы.

 

Гөлнар – врач, 1963 елны вафат итте, хәзер иптәше дә юк инде, бер кызы – инженер, бер улы – слесарь, Ашхабадта.

 

Чынбарис – агроном, Сәмәрканд янындагы бер авылда әни белән яши. Җәмәгате – өй эшчесе, өч кызы һәм өч улы бар: берсе – агроном, берсе – инженер, кызлар – укытучы. Якын районнарда яшиләр.

 

Илтөзәр – Фәрганә пединститутында кафедра мөдире, хатыны – доцент, аларның ике уллары – инженерлар һәм кызлары – студентлар, Ташкентта.

 

Минемчә, Зөфәр иптәш шул мәгълүматны сораган.

 

Барыгызга да саулык-сәламәтлек теләп, хат көтеп калучы Чыңгыз. 21/1 – 1983». 

 

 

 

«Сагынычлы сәлам!

 

Зөфәр иптәш, хатыгызны алдык, укыдык. Кичә әнигә дә укып бирдем. Куанычлы хәбәрләр белдергәнсез, зур рәхмәм сезгә. Сез чыгып сөйләгәч, сораулар да булган булса кирәк! Әгәр ул мәҗлес якуннәрен матбугатта чыгара алсагыз, шәп булыр, бигрәк тә Нәҗип Думави тормышыннан чын хәбәр таралыр. Теге мин язган ГПУдан (Главное политическое управлениедан) ачык хәбәр алу өчен күп чабу кирәк булыр шул, аны инде без үзебез хәл итәрбез.

 

Зөфәр! Мин «... текстологик өйрәнүгә карата» дигән сүзләрнең чын мәгънәсен төшенмәдем, тагын бер язганда, гади тел беләнрәк әйтеп кит әле. Бездә әлегә тынычлык, Илтөзәр генә ике аяктан калып авырып ята. Җәйгә мәркәзгә алып бару нияте бар.

 

Үземә инде пенсиягә чыгу вакыты җитте, ахры, күңелдә бу уку елы ахырында чыгармын дигән план әйләнеп йөри.

 

Инде сорауларыңа җавап бирәм:

 

1. Дәү әтиебез Сибгатулланың әтисе Нигъмәтулла исемле, шул Дума авылының игенчесе булып эшли: аның, Сибгатулладан башка, Гали, Ногман һәм Галимә исемле балалары да була. Аларның 3 буыны миндә бар, алар, минемчә, кирәк түгел.

 

2. Сибгатулла – шул авылның урта мәхәлләсендә ярлы гына (бер кәҗәсе булган) мулла булган һәм хәлфәлек кылган – балаларны укыткан. Өйләре кечкенә генә, начар гына булган, әни боларның һәммәсен белеп, күреп сөйли. Сибгатулланың җәмәгате Нәсимә әби, мин аны бераз хәтерлим, ул хәзрәт кызы була. Нәсимә әби дә авылда мөгаллимлек иткән, кызларны укыткан. Әлбәттә, искечә укыткандыр инде. Димәк, әти, ярлы, әмма тәрбияле, укыган гаиләдән баш ала, ата-анасыннан аз булса да гыйбрәт ала.

 

Сибгатулладан булалар:

 

Сәмигулла – беренче хатыныннан (Яуширмә мулласы иде). Шәмселхәят апаны Казанда яшәүче Хәсән Карыйга (Коръән хафиз булып йөри) димлиләр, бу эш 1905 нче елларда була. Кияү карт, берничә хатын аерган була. Болардан Габдерахман һәм Зәйнәп исемле угыл белән кыз була. Габдерахманнан күп бала була, алар Оренбургта яшиләр. Мин алар белән элемтәдә. Зәйнәп ханым – укытучы, пенсионер, Чаллыда тора. Аның Айсылу исемле кызы сездә эшли (сез үзегез тапкан идегез). Ул як миндә бик кыска, кирәк булган тәкъдирдә Айсылу күбрәк әйтеп бирер. Айсылу белән язышмыйм, нигәдер, язмады миңа җавап, әмма әнисе белән язышып торабыз.

 

Инде Мәсүсә апа турында. Әти Кизел шәһәренә казакъларны укытырга эшкә бара, монда бер кибетче белән таныша һәм сеңлесе турында әйтә. Бу кызыга һәм килеп күрә дә, туйлашалар да алып китә. Икенче ел барса, яшьләр аерылган, бу сеңлесен алып кайта бер баласы белән – шуның өчен бик үкенә. Аннан соң Мәсүсә апаны әти укыта, мөгаллимә итә һәм Кармәтбашы дигән авылга мәктәпкә эшкә урнаштыра, анда яшь мөгаллим Хуҗаәхмәт очрый. Болар тормыш коралар, Хәзер Мәсүсә апаның кызы Сувәндә Казанда тора (Фәхретдинова). Фаикъ абый Чистайдагы сельхозтехникумда укый иде, аннан ФЗУга күчте. Монда аның турында сүз бара.

 

Минемчә, биргән җавабым, «5» булмаса да, «4»кә ярый дип уйлыйм. Сораулар туса, языгыз, җавап бирермен.

 

Ярый, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп, барыбыздан бигрәк, әнидән күп-күп сагынычлы сәламнәр йүнәтеп калучы Чыңгыз, Мөнирә».

 

Датасы куелмаган. 1980 нче еллар.

 

 

 

«Хөрмәтле Резеда ханым һәм Зөфәр иптәш!

 

Гафу итәсез, мин сезне тагын хатым белән борчыйм!

 

Без монда, үзара уйлашып, шундый фикергә килдек: кулъязма бераз кичексә, димәк, китап та вакытында чыга алмый. Шулай булгач, юбилей кичәсен дә кичектерү дөрес булыр. Юбилей вакытында китап та булса яхшырак, һәрбер катнашкан кешегә тәкъдим итү мөмкин булыр иде. Миндә тагын шундый фикер дә бар: юбилей вакытында әдип иҗатына багышлап стенд шикелле нәрсә чыгару. Ул турыда үзебез барып килешербез. КГУ китапханәсеннән аның эшләрен берәр көнгә генә бирерләр дип уйлыйм.

 

Хәзер инде язма эшләрегез йомгаклана булса кирәк, кайчан беткәнен, ягъни кайсы числоларда барын да нәшриятка тапшыра алырсыз икәнлеген миңа да белдерсәгез иде.

 

Бу хаттагы фикерне кичә генә Нил Юзиевкә дә яздым һәм мәслихәтен сорадым.

 

Юбилей кичәсе шушы елда үткәрелсә, ярап калыр, әмма әдип китабының булуы шарт дип уйлыйбыз.

 

Зөфәр иптәш минем радикулит белән кызыккан икән – җиңеп чыктым бит! Инде мин – аңардан, ул миннән качып йөри.

 

Тормышлар шулай әкрен генә бара, сәламәтлек уртачарак, эш бик күп. Бездә хәзер матур вакытлар җитә, шулай да кичен туңдыра бераз.

 

Ярый, хушыгыз. Сагынычлы сәлам белән, Чыңгыз. 11/11/1983». 

 

 

 

«Исәнмесез, хөрмәтле Зөфәр иптәш!

 

Сезгә, Резедага һәм балаларыгызга күп кенә сәламәтлек һәм зур-зур уңышлар теләп калабыз.

 

Матур тел һәм язу белән язылган хатыгызны укыдык, шатландык. Аның өчен сезгә күп рәхмәтләр белдерәбез. Ниятегез камил, бөтен, нәтиҗәле булыр дип уйлыйбыз.

 

Җибәргән китап та бик урынлы булып чыкты, чөнки анда безнең әти белән әни эшләгән Бубый мәктәбенең тарихы да бар икән. Мин аны әни янына барып укып бирермен һәм ул моннан 77 ел элек үткән вакыйгаларны күз алдына китерәчәк, мин дә бу дәвердән тулырак хәбәрдар булырмын. Әмма автор Думавины гаепләргә сәбәп таптым дип шатланып, кул чабып – төрмәдә алынган сорауга җавапны үзәк итеп ала. Бу бик йүн (дешевый) юл, бик ышанычсыз, шуңа карап әдипнең дөньяга, җәмгыятькә, әдәбиятка (бигрәк тә) карашына бәһа бирү бик үк дөрес түгелдер дип уйлыйм. Аннан соң ул ничек җавап бирер икән?.. Ул дөрес җавап биргән, булган эшне әйткән. Мин синнән, Зөфәр, үтенәм: син Мөхәммәт агайдан сорап бел әле: Думавиның биргән җавабында нинди хата бар дип уйлыйсыз? Бу турыда аның уртанчы улы сорап хат язган, диегез. Чынында, мәктәп яңача, мәгърифәт юлына күчә, патша рәсемендәге күзләрен дә тишкәннәр, димәк, аның хөрмәте югалган! Аннан соң «мондый эзлексезлек аны тагын да...» – бу ни дигән сүз? Эзлексезлек гаеп булдымы?

 

Әтинең мулла булуына без үзебез дә хәйран калабыз. Монда, минемчә, бер сер бар. Әни әйтә: «Безгә Чистайдан Алтынбаев, Байтирәкев дигән ГПУ вәкилләре киләләр иде, әтиең белән сөйләшеп, хәбәрләшеп торалар иде», – ди. Бәлкем, чыннан да, аны яшерен идарә шул вазыйфага куйгандыр. Кем белә аны! Бу турыда төпле фикер йөртү өчен шул мәсьәләне хәл итү кирәк. Тагын бернәрсә бар: 1927 елны, мулла гаиләсе булган, дип, безне, кулак хисаплап, өйдән чыгаралар, без күршегә чыгабыз. Мин аны яхшы ислим. Бер сыер бар иде. Аны алдылар, әти ул вакыт Сәмәркандка – энесе Камил янына киткән булган. Шушында әни Чистайга бара да шул ГПУдан кәгазь алып килә һәм без тагын үз өебезгә күчәбез. Монда, әлбәттә, бер сәбәп бар, ул үзе бу турыда әйтә алмый, ярамый ачарга. Мондый тәклифкә күнеше дә гаҗәп түгел, чөнки әти-әнисе юк, ярдәмче юк, 5 бала һәммәсе дә ваклар.

 

Бу турыда матур гына, мәгънәле генә, кыска гына әйтеп үтсәгез, урынлы булыр дип уйлыйм.

 

Инде мәктүбегезгә җавап.

 

Әнинең әйтүенчә, әти тәрҗемәи хәлен 1932 елда яза башлый. Монда, Урта Азиядә. Алар, минемчә, 4 дәфтәр шикелле иде. Без аларны Фаикъ абыйга җибәргән идек. Ул дөньядан үткәч, алар ике-өч ел аунап яттылар, башка күп язмалар белән. Рашат белән ара бозылгач (без аңар бирмәкче идек), Юзиев Н.Г. белән сөйләшкәндә, ул әйтте: «Сез һәммә язмаларны безнең институт архивына тапшырсагыз, алар бөтен сакланыр иде», – диде. Без шунда барысын җыеп, опись ясап, анда тапшырдык. Ул бик дөрест нәсихәт бирде, «күпчелек аңардан файдалансын», дип. Алар һәммәсе әти кулы белән бик матур язылган. Без беребез дә андый матур яза алмыйбыз.

 

Инде үзебездән: әлегә исән-саулык, бездә дә, авылда да, фәкать Илтөзәр генә ике аяксыз булып калды. Хәзер өендә, пенсиядә (инвалид).

 

Бөтен сораган кешеләрдән күп-күп сагынычлы сәлам белдереп, сезне сагынып искә алучылар: Чыңгыз, Мөнирә һәм балалар. Равил әле өйләнмәде». 

 

 

 

«Хөрмәтле Зөфәр иптәш, Резеда һәм балаларыгыз!

 

Барыгызга да сагынычлы сәлам белән иң изге теләкләр теләп калабыз.

 

Зөфәр! Хатыгызны әнигә дә укыдым, бик шат булды. Мин аларга һәрвакыт догада инде.

 

Мин теге мәсьәлә хакында сөйләштем, ул тагын да бер-ике нюанс кушты:

 

Алтынбаев һәм Мозаффаров (хатымда мин дөрес язмаганмын) Чистайдан, шул өч хәрефтән. Алар биш белемле кешене кулга алып эшләткәннәр. Шуның берсе Думави була. Болар аларга кирәкле хәбәрче булып чыгалар. Безгә еш килеп торганнар, барган-узганда хәбәрләшеп чыкканнар. Киемнәре чиста, үзләре тәрбияле, мөгамәләләре бик килешкән, үзләре әле яшь иде, ди әни. Алар хат белән дә хәбәрләшеп торганнар, әмма адресларын бөтенләй башка җирне күрсәтеп язганнар. Әти дә шулай язган – Дума. Аксубайдан түгел, әллә нинди авыллар исемен язып җибәргән.

 

Әни әйтә, әтиең мулла булуына бер дә кызыкмый иде. Ашка чакырсалар, авылда 3-4 кешегә генә бара, анда да бер сәгатьтән артык утырмыйча кайта иде, ди. Әле тагын болай ди: ул шул елларда да (1921-1925) укытучылык кылды, зурларны укытты, ди.

 

Димәк, әтине өч хәреф кешеләре мәҗбүри эшкә куган булалар, әни әйтә: «Беркөнне миңа шундый яшерен хәбәр белдерде: «... бу кешеләр яшерен идарәдән. Алар: «Бу турыда һичкемгә белдермәгез, хәтта тормыш иптәшегез дә белмәсен», – дисәләр дә, мин сиңа белдерәм», – дигән. Безне кулаклар хисабына язу турында болай ди: «Бездә бер сыер бар иде, сепаратор тота идем. Укучыларым (язлар) иртә белән килеп сепараторны көйләп, эшләтеп сөтләрен чыгарып, кайнар су белән юып та калдыра иделәр». Болар икесе дә укытучы, ә кулак дип исем биргәннәр. Бу турыда язган идем.

 

Менә шундый хәлләр. Үз чыгышыңда бу турыда курыкмыйчарак әйтеп үт.

 

Бу мәсьәләне ничек кенә булса да ачарга кирәк иде. Ә ничек?..

 

Мөхәммәт агайга теге сорауга җавап һәм: «Милли мәсьәләләргә кереп адаша, бутала...» – дигән сүзләренә җавап бирү кирәк иде бит! Гәзитәдәге мәкаләсендә «бутала» дигән сүзе юк.

 

Бездә әлегә исән-саулык. Әниләрдә дә әлегә тынычлык. Шулай бер көй вакыт үтә. Ярый, хушыгыз. Ихтирам белән, Чыңгыз. 11/12/1987».

 

 

Хатларны журналга Зөфәр Рәмиев әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 87-91.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру