Журнал «Безнең мирас»

Хикмәтле китап

Нур Гайсинның «Яңа өйгә күчкәч» дигән китабын алып кайттым. Зерә дә хикмәтле китап икән, әй. Ни генә юк анда! Мисалга «Тайгада очрашу» бүлеген алыйк. Себер табигатенең тулы картинасы килә дә баса күз алдына: «Алда ике тау утыра яшеллеккә күмелеп... бу тауларның арасында бар бер тирән тарлавык, бу бормалы чокыр буйлап ага көчле шарлавык... аның төбен таш каплаган, ике як яры кыя; шушы шарлавыкка тагын чишмәләр суын коя...» Менә бит ул поэзия көче! Безнең яктагы малайлар төшләрендә дә күрмиләр мондый пейзажны. Ә Себер малайлары рәхәтләнеп йөриләр «коеп үлән чыкларын». Шул ук «Походта» дигән шигырьдә малайлар «үләннән чыкны коеп» та узалар. Әлбәттә, болай инверсия ясап кабатлау әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чык тамчыларының ялтыравын да күргәндәй, салкынын да тойгандай буласың.
«Аучы улы» дигән әсәрдә урманда адашып калган Сабирҗан атлы малай образына нанай улы Мукчука образы капма-каршы куела. Сабирҗан елак, ә Мукчука «курыкмый киектән дә... күтәрелә киек төсле текә таш тауга да....»
Таудан күренә кораблар,
Диңгез пароходлары.
Яр буенда төтен бөрки
Консерв заводлары...

Әнә шундый гүзәл индустриаль пейзаж фонында чак кына фаҗига булмый кала. «...Шомлы тавыш... Тукта, бу ни, аю түгелме анда?» Мукчука «борчылып тыңлап тора... ашыгып мылтыгын кора...» һәм «куаклыктан Сабирҗан килеп чыга...» Шигырь моның белән генә тәмамланмый әле. Укучыны алда тагын да зуррак сөенеч көтә:
Нанай улы Сабирҗанны
Үз колхозына илтте,
Сабирҗан анасы аны
Яхшылап кунак итте...
«Очрашу» шигыре эчтәлеге белән борынгы легендаларга тартым. Әсәрдә яшь аучы Киленең юлбарыс белән көрәшүе сурәтләнә. Киле үзенә куркыныч янаса да: «Юлбарысны тере килеш алырга кирәк – чөнки ул безнең тайгада очрый хәзер бик сирәк», – дип фикер йөртә. Ләкин шунда ук бу уенннан кире кайта. Үлем белән яшәү темасына үз-үзе белән бәхәскә керә: «Ни эшләргә? Үләргәме? Юк, юк, ярамый...» – ди ул югары пафос белән. Ә менә бу юлларны укыгач, ирексездән, маңгаена салкын тир бәреп чыга:
Юлбарыс торып Килегә
Кинәт тагын ташлана...
Ах! Ни була инде хәзер? Яшьлек һәм кыюлык җиңә:
Ләкин үсмер бик тиз генә
Атып өлгерә аңа...
География һәм табигать белеме» дәреслекләренә кертерлек шигырьләр дә байтак бу китапта. Алыйк «Диңгездә» шигырен. Төнлә ут яндырып балык тоту турында бай шигъри белешмә бирә автор: «Диңгез төбенә катердай ятьмәләр төшерелә, алар төрле тирәнлеккә, кирәксә, күчерелә... Ятьмәләргә лампочкалар беркетелеп куела...»
«Кайнар чишмә» шигыре тагын да тулырак, тагын да белешмәгә баерак һәм бу шигырьнең образлары да үзенчәлекле, рифмалары, чагыштырулары искиткеч кызык. Яңа.
...Ул чишмәнең суы эссе –
Кайнаган күк казанда.
Паровоз сулаган сыман
Пар бөркелә янда...
Тиеннең «үр куяны шикелле» чабуы яисә «мәче башлы бер ябалакның сай урында, тар ермакта» балык тоту фактлары да бик кызык. Автор «Урал тавына охшамаган сопка» яисә «ак комны» ерып килгән зур башлы балык» турында да дулкынландыргыч итеп сөйли.
Музыканың кешеләр күңеленә илһам, дәрт бирүе белән бергә ерткыч-җанварлар күңеленә шом, курку салуын әйтеп, шагыйрь үзен новаторлар рәтенә күтәрә.
Музыка тавышы яңгырый
Яңа шәһәр ягында.
Моңлы тавышны ишетеп,
Аю курка тагын да...
Кыскасы, әнә шундый хикмәтле китап ул «Яңа өйгә күчкәч».
(«Тынгысыз каләм», 1973)

Теги: Сабирҗан атасы (Фаил Шәфигуллин) Яңалыклар Әдәби мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру