Журнал «Безнең мирас»

Бөркет һәм колибри

(Мәсәл)
– Өркетмә!
Әйтәсен барыбер әйтермен
Бөркеткә, –
Диде Колибри, –
Шулай ярыймыни?
Җыеп бирдек берүзенә
бөтен данны,
Тәхет иттердек аңарга кыя-тауны,
Чөябез күкләргә
Үрнәк итеп күпләргә.
Кайда бездә ыскырумнос?
Күпме шулай кычкырырбыз?
Подумаешь, нинди талант.
Бездә дә бар кайбер
талант, китсәң санап.
Бездә дә бар ике аяк, ике канат.
Аңарда, имеш, кәкре томшык бар.
Бездә юкмы томшыклар?
Без дә кошлар нәселеннән...
***
Мин шундый мораль чыгардым
мәсәлемнән:
Туфан шагыйрь!
Сибгат шагыйрь! – дибез дә...
Юк, иптәшләр,
исемлектә бар без дә.
(«Тынгысыз каләм», 1987)

Теги: Тмин (Туфан Миңнуллин) Яңалыклар Әдәби мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру