Журнал «Безнең мирас»

Юл хуҗалыгы оешмаларының 1143 берәмлек махсус техникасы бар

Татарстанда автомобиль юлларын кышка әзерләү максатыннан, бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән. Аларда запас 100 процент дәрәҗәдә тулы. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.
“Өстәмә рәвештә чокырларны ямау эше башкарылды, юллар кышка әзерлеккә тикшерелде, кирәкле күләмдә материаллар хәстәрләнгән. Эшчеләр һәм машина йөртүчеләргә җылы стоянкалар, дежур тору һәм ял өчен урыннар әзерләнгән”, - диде ул.
Юл хуҗалыгы оешмаларының 1143 берәмлек махсус техникасы бар: 392 юл машинасы, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 берәмлек башка техника (экскаватор, бульдозер, тракторлар). “Республикада техника ел саен яңарып тора. 80 проценттан артыгы – яңа”, - диде Артем Чукин.
Юлларда бозлавыкка каршы көрәшү өчен 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 79 мең тонна техник тоз әзерләнгән.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда кар чыгару өчен техника җитәрлек булуына ышаныдырды. Соңгы өч елда подрядчы оешмалар 90га якын техника сатып алганын әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/12/196826/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру