Журнал «Безнең мирас»

Якшәмбе көнне Урта диңгезнең Анталия ярында ике Сабан туе була

(Истанбул, 21 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Анталия татарлары 23 июньдә булачак  Сабан туена әзерләнә. Ул көнне Урта диңгез ярында ике Сабан туе булачак. Бу турыда милләттәшебез, шагыйрь, адвокат Фәнис Зыялы хәбәр итә.
Бәйрәмнең беренчесе “Пальмалар астында Сабан туе” дип атала, ул Анталиядәге Мәскәү рус мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан, Татарстан дәүләте һәм Анталия җирле хакимияте булышлыгы белән көндез үткәрелә.

Мәртәбәле кунак булып Татарстанның Россиядәге тулы вәкәләтле вәкиле Равил Әхмәтшиннең катнашуы көтелә. Биредә Казан һәм Мәскәүдән киләчәк сәнгать әһелләре, Анталиядә яшәүче татарлар да, рус җәмгыяте вәкилләре дә җырлы-биюле тамаша тәкъдим итәчәк. Анталиядә яшәүче башка чит халыкларның оешмалары да чыгыш ясаячак.
Икенчесе - “Анталия Сабан туе” кичкә таба оештырыла. Ул Анталиядә яшәүче татарларның үз көчләре белән уздырыла. Фәнис Зыялы әйтүенчә, кичке Сабан туе “Cenap Düzgün” мәгариф оешмасы, “Yemen Kahvecisi” кафелар челтәренең финанс ярдәме белән үткәрелә. Анадолу хәбәр агентлыгының Истанбул бүлекчәсе җитәкчесе Хөсәен Алтыналан исә балаларга бүләк итәр өчен уенчыклар җибәргән.

Сабан туенда Татарстан җырчылары Илгиз Шәйхразиев, Нурзадә, Лира Гайнетдинова чыгыш ясаячак. “Мәйданда Саба осталарының милли кул эшләре күргәзмәсе була. Татар милли ашлары пешерү буенча мастер-класс, татар тәм-томнары ярминкәсе оештырабыз. Милли көрәшне күрсәтергә җыенабыз, татарча дискотека булачак. Сабан туе татар һәм башкорт телләрендә алып барылачак”, - диде  Фәнис Зыялы.
Сабан туйларының икесенә дә чит илләрдән милләттәшләр киләчәк, ике бәйрәм дә төрле уеннар, спорт ярышлары, бәйгеләр белән үрелеп барачак. Җирле халык кына түгел, Анталиядә яшәүче һәркем татар бәйрәменә чакырулы.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/21/188514/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру