Журнал «Безнең мирас»

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: «Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык)» дискуссион мәйданчыгы

9 мартта VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены эшен башлады. Бу чара кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык)” дискуссион мәйданчыгы эшләде.


Быелгы җыендагы бу төр чаралар үзенчәлекле үтте. «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге дискуссион мәйданчык та шул исәптән алдан планнаштырмаган үзенчәлекләр белән аерылып торды.


Иң башта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хабипов эшлекле сөйләшүгә нигез салып җитди кереш сүзе әйтте. Министрлыкның эшчәнлеген яктыртучы фильм күрсәтелде. Алдан билгеләнгән программада каралмаган булса да, министрлык бу юлы татар авыллары эшмәкәрләренә кызыклы мәгълүмат җиткерердәй белгечләрне чакырып китергән иде.


Шуларның берсенең — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров бу өлкәдә белгеч булмаганнар өчен дә кызыклы чыгыш ясады. Мин, мәсәлән, артык кызуда бәрәңге үсүдән бөтенләй туктавын белдем! Җыен делегатлары тын да алмыйча тыңлаганнарыннан аларга да бу тема кызыклы икәнен аңлап була иде. Төп фикер — без климат үзгәрү чорында һәм кешенең җирне ныклап үзгәртү чорында яшибез, боларны истә тотып «биологизация» технологиясен, яхшы сорт,  яхшы орлык белән эшләүне күздә тотып эшләргә кирәк.


«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе җитәкчесе Юрий Еров орлыкларның сыйфаты турында җентекләп сөйләде.


«Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәнир Галимов оешманың эшчәнлеге, яңа эшләнеп килүче сайт, Ык буе татар авыллары Сабантуе, балалар хоккей турнирлары турында сөйләп, бу эшләрнең никадәр кирәк икәнен аңлатты.


Шулай ук Башкортстаннан крестьян-фермер хуҗалыгы директоры Дамир Гыйльманов, «Волжская Булгария» шәхси ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Госман Миңлебаев, Чуашстаннан «Слава картофелю» оешмасы генераль директоры урынбасары  Рамил Идиятуллин фикер алышуда катнашып, кызыклы чыгышлар ясадылар.


Ахырда дискуссиядәге сөйләшүләргә йомгак ясалды.


http://tatar-congress.org

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру