Журнал «Безнең мирас»

Туймазы шәһәрендә Тукай бюсты ачылды

Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге каршына Габдулла Тукай бюсты куелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, композитор, меценат һәм эшкуар Фәнир Галимов шулай итеп күптәнге хыялын тормышка ашырды, үзенең милләтенең тугры улы булуын, аның үсеше өчен җан атуын чираттагы тапкыр исбат итте", диелә бу хәбәрдә.
Фәнир Галимов “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәген, Төмәнәк төбәгендә ачык һавада “Бабай утары” музей-комплексы оештырган.
"Ел башында эшләп киткән “Тәртип-Туймазы” радиосы да милләт­тәшләрне туган телдә сә­ламли. Һәм менә инде Тукай бюсты да күпләр, бигрәк тә яшьләр өчен фәһемле очрашу урыны булыр", диелә бу хәбәрдә.
Тукай бюстын ачу тантанасына район хакимияте вәкилләре, татар җәмәгать­челеге, укытучылар, укучылар, күрше районнардан, Татарстаннан кунаклар килгән. Ахырда үзәкнең як­шәмбе мәктәбендә тәр­бияләнүче балалар кечкенә концерт күрсәткән
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186728/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру