Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел видеомөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны 2019 ел белән котлап, видеомөрәҗәгать белән чыкты.
"Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар!
Бик тиздән сәгать телләре Яңа - 2019 елның минутларын саный башлаячак. Ул безгә бик әйбәт һәм шатлыклы мизгелләр бүләк итәр дип ышанасы килә.
Яңа ел - бүләкләр һәм эчкерсез шатлык бәйрәме. Без бу тылсымлы кичтә гаилә учагының җылысын аеруча нык тоябыз. Әлеге матур мизгелләр турында истәлек күңелдә мәңгегә калачак.
2018 ел безнең республика өчен уңышлы булды. Тырыш эш нәтиҗәсендә һәм ил җитәкчелеге ярдәмендә барлык социаль программалар да тормышка ашырылды. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе, мәдәният һәм спорт объектлары үз ишекләрен ачты.
Гаилә һәм балаларны яклау өчен күп эшләнелде.
Футбол буенча дөнья чемпионатындагы якты вакыйгалар, дуслык һәм кунакчыллыкның кабатланмас атмосферасы барыбызның исендә калыр.
Шунысы куанычлы, уртак эшебез тормыш сыйфатын яхшырта, аны эчтәлекле һәм бай итә. Бу Яңа ел тупланган байлыкны һәм уңышны тагын да арттырсын.
Үтеп барган ел безгә шатлыкларны аз бүләк итмәде. Югалтуларсыз да булмады. Әмма иң мөһиме - без 2018 елны киләчәккә ныклы нигез, үз көчебезгә ышаныч белән озатабыз.
Һичшиксез, 2019 ел яңа җиңүләр һәм үрләргә ирешү елы булыр. Эшче профессияләр буенча халыкара чемпионатны уздыру мөһим чара булачак.
Кадерле дуслар! Киләсе елда уңыш һәм яхшы кәеф сезнең даими юлдашыгыз булсын. Иң зур теләкләрегез, иң кыю ниятләрегез тормышка ашсын. Тынычлык, яхшылык һәм муллык Сезгә!
Кадерле дуслар! Киләсе ел уңай үзгәрешләр һәм истәлекле вакыйгалар елы булсын. Сезгә исәнлек, иминлек һәм бәйрәм кәефе телим! Яңа ел белән!" - диелә видеомөрәҗәгатьтә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/31/178077/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру