Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәренә килде, биредә 19-20 февраль көннәрендә ул IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсе эшендә катнаша. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкләгән рәсми делегация составына кергән.



Татарстан Президентының эш программасында IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсе ачылышында катнашу, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчеләре, күргәзмәдә катнашучы кайбер илләрдән катнашучылар, бизнес берләшмә вәкилләре белән рәсми очрашулар каралган.


Белешмә өчен: IDEX (International Defence Exhibition) – Абу-Дабида (ОАЭ) ике елга бер үткәрелеп килүче кораллану һәм хәрби техника күргәзмәсе. Ул 1993 елдан үткәрелеп килә. Кораллану буенча дөньяда иң күренекле күргәзмәләрнең берсе. 2017 елда ул 13нче тапкыр үткәрелә.


Татарстан Республикасы предприятиеләре IDEX күргәзмәсендә 1995 елдан катнашып килә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX та 2013 һәм 2015 елларда катнашкан иде.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру