Журнал «Безнең мирас»

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

16 февральдә Төркиянең Кастамону провинциясендә Казахстан шагыйре Магҗан Жомабаев елы ачылышы тантанасы узды. Анда дистәләгән илнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды. Бәйрәм очрашуы Казахстан шагыйренең тууына 125 ел тулуга багышлана.
ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов очрашуда катнашучыларны сәламләде: “Казахларның Абайдан соң бөек шагыйре Магҗан Җомабаев милли уяну һәм азат итү өчен көрәштә зур роль уйнады. “Минем ерак туганыма” шигырен ул казахларның ватаны кайгыда булганда язган. Магҗан шигыре бүгенге буынга туганлык җепләренең мөһим булуын күрсәтә.
Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадениз: “Бу чара Кастамонуны танытачак, моннан тыш, без дә төрки дөньяны яхшырак белә алачакбыз”, - диде.
Шәһәр мэры Кастамону Тахсин Бабаш ТӨРКСОЙ халыкара оешмасына төрки дөнья мәдәниятен таныткан өчен рәхмәт белдерде. Ул Кастамону муниципалитеты исеменнән планлаштырылган чараларны үткәрүдә әзер булуын белдерде.
Тантаналы чара Магҗан Жомабаевның 125 еллыгына багышланган программа, аның тормышы һәм иҗаты презентациясе, шулай ук казах филармониясе артистлары чыгышы белән дәвам итте.
Чара дистәләгән ил журналистларына премия тапшыру белән тәмамланды. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар иде.
2018 елда 15 журналист ТӨРКСОЙ премиясе лауреатлары булды. Бүләкләр Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Молдова, Македония, Төньяк Кипр, Болгария, Косово журналистларына бирелде.
“Башкортостан” газетасы хәбәрчесе, шагыйрә Лариса Абдуллинага һәм “Идель” журналы баш мөхәррире, “Татар-информ” агентлыгының мәдәни күзәтүчесе Айсылу Хафизовага ТӨРКСОЙдан сыннар тапшырылды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/18/158255/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру