Журнал «Безнең мирас»

Татар журналистика төркемен булдыру өчен, барлык редакцияләр тырышырга тиеш - Илшат Әминов

“Яңа Гасыр” телерадиокомпания җитәкчесе Илшат Әминов татар журналистикасы төркемен туплау өчен татар телле башка басмалар да уйланырга тиеш дигән фикердә.
Исегезгә төшерик, быелдан татар журналистлары бюджет урынында белем ала алмаячак. Шул уңайдан, Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алырга ярдәм итү өчен, ТНВ максатчан грант оту буенча конкурс игълан итте.
“Без башлап җибәргән проект – өч кенә журналист әзерләү. Бу - билгеле, аз. Моны мин аңлыйм. Төркем ун студенттан торсын дисәк, барыбыз да бу идеяне үстерергә тиеш. Бер студентны - бер басма, икенчесен башкасы җибәрә. Начар булмас иде. Татар телле басмаларның башка редакторлары да теләктәшлек күрсәтсен иде. Татар төркемен булдырырга кирәк. Аны эшләмичә ярамый. Әгәр татар телле пресса яшәсен дисәк, татар телле интернет, радио һәм телевидение яшәсен дисәк, безгә татар журналистлары кирәк.
Филология белеме булганнар белән генә булмый. Анда уктыучылар әзерлиләр. Алар практика үтәргә мәктәпкә йөри. Укытучының фикерләү сәләте башкача.
Элек журналистика факультетында 50 кешедән торган ике төркем бар иде. Ул заманда, хәзерге белән чагыштырганда, массакүләм-мәгълүмат чаралары ун тапкырга азрак иде. Казанда калу, Татарстанда калу - ул инде зур хыял, көчле конкуренция иде. Ә хәзер берсе дә калмады. Килеп төртелдек. Бушка журналист булу бетте. Татар телендә бигрәк тә. Рус журналистлары әле Питерга китеп укый ала, йә булмаса Мәскәүгә. Татар журналистларына кая барырга? Елына 135 мең сум акча кайдан алырга? Шуңа күрә безгә, башка интернет чаралары, редакцияләр белән берләшергә дә татар журналистика төркемен булдырырга кирәк”, – ди Илшат Әминов.
Әминов сүзләренчә, төркем тупланмаса, өч кенә студент өчен курс җыелмаячак. Бу исә – татар журналисты дигән һөнәрнең юкка чыгуына китерәчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/09/161646/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру