Журнал «Безнең мирас»

Татар теленә каршы булганнарның нәфрәтенә шаккатасың - Камил хәзрәт Сәмигуллин

"Бәлки без толерантлык терминына алданганбыздыр. Чөнки толерантлык ул түземлелек дигәнне аңлата. Хәзер татар теленә каршы чыгучылар бар һәм кайчагында аларның нәфрәтенә шаккатасың. Кеше чыннан да түзеп яшәгән икән. Бәлки безгә бер-беребезне ярата башларга вакыттыр",- диде "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Тапшыру аша ул республикада татар телен укыту өлкәсендә килеп чыккан бәхәскә мөнәсәбәтен белдерде.
"Дин ягыннан караганда, "Аллах мин сезне кабиләләр, халыклар булып яраттым. Сез эреп югалсын өчен түгел, ә бер берегезне өйрәнсен, үз милләтегезне, үзенчәлегегезне, телегезне, мәдәниятегезне сакласын өчен. Шул рәвешле бер-берегезне өйрәнү кызыграк була", дигән. Ходай безне төрле итеп яраткан икән, без мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне сакларга тиештер", - дигән фикердә мөфти.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151464/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру