Журнал «Безнең мирас»

Татар теле әдәбиятта гына түгел, көндәлек тормышта да яшәргә тиеш – Илдар Мөхәммәтов

Бүген Казанның 2 лицей-интернатында оештырылган “Татарча проектлар ярминкәсе”ндә тәкъдим ителгән проектлар белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов танышты.

“Әлеге ярминкәнең үсешен ел да күзәтеп барабыз. Чараның әһәмияте бик зур. Бүген татар телендә көндәшлеккә ия электрон ресурслар бик аз. Без шушы проектлар белән буш булган кырны тутыра барабыз. Татарча проектларның киләчәге зур. Татар теле бит ул әдәбият белән генә түгел, интернетта, көндәлек тормышта яшәргә тиеш. Мондый проектларны тормышка ашыру телебезнең потенциалы зур булганын күрсәтә”, – ди министр урынбасары.


“Татарча проектлар ярминкәсе” – Казанның 2 лицей-интернатында уза торган чара. Биредә укучылар татар теленең кулланылыш даирәсен арттырырга булыша торган проектлар тәкъдим итә. Быел аларның саны егермегә җитә. Ярминкә өченче ел уздырыла.

“Татар-информ”

Теги: Алинә Минневәлиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру