Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясендә Гала-концерт белән Рөстәм Яхин исемендәге II классик музыка фестивале тәмамланды.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Зилә Сөнгатуллина, Рэм Урасин, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Юлия Җиһаншина катнашты.


abdcavxfqmk
Концертны Рөстәм Яхин эшкәртүендәге “Тәфтиләү” (Г.Тукай сүзләре) әсәре белән Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры ачты. Рөстәм Яхинның “Моңлы гармун” (Нәби Дәүли сүзләре), “Ак җилкәннәр” (Мостафа Ногман сүзләре), “Йолдыз» (Кави Нәҗми сүзләре), “Яз чәчәген өзмә минем өчен” ((Заһид Фәйзуллин сүзләре), “Күңелем өзгәләнгән минутларда” (Әхмәт Ерикәй сүзләре), «Ышанам» (Ләбиб Айтуганов сүзләре), “Күзләрем тик сине эзлиләр” (Мостафа Ногман сүзләре), “Ялгыз агач” ( Әхмәт Саттар сүзләре), “Бер генә сүз” (Ренат Харис сүзләре), “Если ты уйдешь” (Марат Таҗетдинов сүзләре), “Керим әле урманнарга” (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре), “Әниләр “, “Күңелемдә яз” (Мостафа Ногман сүзләре), “Китмә, сандугач” (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), “Җырланмаган әле безнең җыр” (Әхмәт Ерикәй сүзләре) җырлары, “Фортепиано белән оркестр өчен кoнцерт”ы яңгырады.
Концертны Алсу Каюмова һәм Артем Пискунов алып барды
Сценарий авторы – шагыйрь Рәмис Аймәт, режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин
Р. Яхин исемендәге ике фестивальдә дөньякүләм танылган пианистлар: СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе, Александр Гиндин, СССРның халык артисты Нани Брегвадзе, Татарстанның, Башкортостанның абруйлы сәнгать осталары чыгыш ясады. II Фестиваль кысаларында гыйнварда Россиянең халык артисты Сергей Захаров чыгышы көтелә. Концерт артистның авыруы сәбәпле 3 ноябрьдән 17 гыйнварга күчерелде.


*********************************
Завершился II Фестиваль классической музыки имени Рустема Яхина. На Гала-концерте, посвященном 95-летию со дня рождения знаменитого композитора приняли участие известные исполнители классической музыки: оркестр «La Primavera» под управлением Рустема Абязова, Рэм Урасин, Зиля Сунгатуллина, Идрис Газиев, Резеда Галимова, Георгий Ибушев, Филюс Кагиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Юлия Зиганшина.
Вели программу Алсу Каюмова и Артем Пискунов.
Автор сценария - поэт Рамис Аймет, режиссер – народный артист Татарстана Илдар Хайруллин


www.tatfil.ru


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру