Журнал «Безнең мирас»

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, киләсе елдан бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш - В.Шәйхразиев

2019 елдан үзебезгә дә, кунакларга да бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышындашулай дип белдерде.
“Халык, милләт үз тарихын барлап, никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә һәм билгели ала”, ди галимнәр. ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерләнү һәм бәйрәм итү чаралары планы 2006 елдан гамәлгә ашырыла. Эш шактый нәтиҗәле бара. Планлаштырылган чаралар вакытында үтәлеп килә. ТАССРның 100 еллык логотибы һәм бәйрәм итү стиле эшләнеп бетте. Ул http://100.tatarstan.ru сайтында урнаштырылды. Аны бүгенге утырышның карары белән расларга тәкъдим ителә. ТР дәүләт хакимияте органнарына, муниципаль берәмлек башкарма комитетларына логотипны актив рәвештә куллана башларга кирәк”, - дип белдерде Вице-премьер.
Юбилейга әзерлек кысаларында, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау каралган. “Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортын төзекләндерү буенча проект тикшеренү эшләре инде башланды. Концерт залы, Милли китапханәнең яңа бинасын төзү буенча эшләрне дә тизләтергә кирәк. Быел 28 күп функцияле үзәк, 12 мәктәп, 8 балалар бакчасы, 10 авыл бинасы төзелеп кулланышка тапшырылырга тиеш. 19 мәдәниият йортында ремонт эшләре тәмамланган. 61 балалар бакчасы, 14 мәктәп, 21 яшүсмерләр клубы, 14 балалар лагере, 17 муниципаль объект, 31 авыл советы, 14 социаль хезмәт күрсәтү биналарында ремонт ясалган. 2018 елда яшьләр үзәкләрен төзекләндерү, матди-техник базасын ныгыту буенча яңа программа гамәлгә ашырыла. Быел 6 объектны ремонтлау каралган”, - диде Васил Шәйхразиев.
Ул бүген республикада 100 яшьтән узган 174 гражданин яшәгәнен билгеләп узды. “28 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында гыйнвар-август айларында 100 яшен тутырган 64 юбиляр хөрмәтләнде. Һәр чара югары дәрәҗәдә уздырыла”, - дип белдерде Премьер-министр урынбасары.
“Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан 2018 елның 8 июнендә кабул ителгән карар нигезендә, Фучик һәм Ломжа урамнары чатында метро станциясе ТАССРның 100 еллыгы исемен йөртәчәк. Май аенда Казанда республика юбилеена багышланган аллея барлыкка килде. Республикабызның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә мондый урыннарны булдыру кирәк. Татарстанның данын күтәрүгә, республика мөмкинлекләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирү мөһим. 2019 елдан үзебезгә дә, кунакларга да бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш”, - диде Васил Шәйхразиев.
Ул урамнарны, тимер юл вокзалын бәйрәм символикасы белән бизәү эшен башлап җибәрергә, сыйфатлы сувенир продукциясе җитештереп аларны популярлаштырырга кирәклеген әйтте. “Шулай ук, республика оешмалары милли символика төшерелгән товарлар җитештереп, 2019 елда аларны сатуга чыгарырга тиеш. Эшләгән эшләр күп булса да, алда әле максатлар тагын да күбрәк. 2020 елда без барлык мөмкинлекләребез белән шушы бәйрәмгә җитәрбез дип ышанабыз”, - дигән ышанычын әйте В.Шәйхразиев.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170593/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру