Журнал «Безнең мирас»

Син кайсы телдә аралашсаң, дәүләт шул телне хөрмәт итәргә тиеш – Фәндәс Сафиуллин

Бүген Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан “Акыл фабрикасы” лекторие булды. "Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, декларация һәм килешү" дигән темага лекторийны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее берлектә оештырды. Чара яшьләрнең Конституциягә кагылышлы сорауларына җавап формасында узды.


Лекторийга килгән яшьләрнең Конституциягә кагылышлы сорауларга җәмәгать эшлеклесе, 1990-1995 һәм 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы парламенты депутаты, 1999-2003 елларда Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин җавап бирде.


Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан Казанда “Акыл фабрикасы” лекторие узды. Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан Казанда “Акыл фабрикасы” лекторие узды.

Иң элек ул Суверенитетны кабул итү белән бәйле тарих белән уртаклашты. "1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының суверенитеты турында декларация кабул ителү ул халкыбызның нияте иде. Татарстанга Декларация кабул итү генә аз, аны Конституция белән ныгыту кирәк. Безнең ул заманда төп максат - татар дәүләтчелеген үстерү, дәрәҗәсен күтәрү иде. Ни өчен кирәк иде соң ул? Милләт исән калсын өчен аның мәдәният, фән, мәгариф ягыннан мөмкинчелекләре бик аз иде. Ул ният белән без декларация кабул иттек. Аннан соңгы Советлар Союзы үзгәртеп корылгач, без, русча әйткәндә, самостоятельный учредитель хокукын алырга тиеш идек, ул безнең киләсе омтылыш иде.


Безнең ният 1992 елның мартында конституция белән законлашты. Анысы нигә кирәк булды? Соңрак хөкүмәткә безнең максат ачыклана башлагач, безгә шик белдерелә башлады. Менә шул шик аннан бик нык көчәйде, әкренләп сәяси басым формасын ала башлады. Без бу юлдан барырга мәҗбүр булдык. Башта караш бик кискен булды. Халыкта бүленеш мөмкин иде, чөнки безнең ниятебез күбрәк татар язмышына кагылды. Безгә референдум үткәргәндә, референдум турындагы декларациядәге кебек, 100 процент тавыш кирәк иде. Референдумны икенче төрле игълан иткәч, Россиянең бөтен матбугат чыганаклары, бөтен сәясәтчеләр, бөтен хакимият органнары, аны үткәрмәскә теләде, әмма без үткәрдек. Шулай референдумга берничә көн калгач, 1992 елның мартында Мәскәү генераль прокуратурасыннан 16 прокурор килеп төште һәм катгый рәвештә приказ бирде: Иртәгә сайлау участокларын ачмыйсыз! Шуңа карамастан, иртән барлык сайлау участоклары ачылды. Никадәр басым булуга карамастан, 61,4 процент белән без яклап чыктык. Мәскәүдән КАМАЗлар белән безгә каршы листовкалар ташыдылар. Казанның блок-постларында ничә КАМАЗны туктатып җыелган, конфискацияләнгән листовкаларның авырлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хәбәре буенча, 34 тонна булган", - дип сөйләде Фәндәс Сафиуллин.


Аның әйтүенчә, иртәнге унга сайлауга утыз процент сайлаучы килгән. Милиция мәгълүматына караганда, ул көнне хокук бозулар да булмаган. Журналистлар бөтен дөньядан килгән. Ул көн бәйрәм кебек үткән.


Фәндәс Сафиуллин парламентны халык җыелышы булырга тиеш дип атады. “Мин хәзерге парламентка туксанынчы еллар сайлауларын кайтарыр идем. Хәзерге парламентта хакимият вәкилләре утыра. Авыл сайлауларга ничек бара? Анда сайлау көнне гаиләдә берәү бара да, бөтен гаилә өчен тавыш биреп кайта. Татарстанда бөтен халыкны бер сайлау участогына җыярга мөмкин түгел. Бу эш рәвешен үзгәртергә кирәк”, - диде Фәндәс Сафиуллин.


Ул ике дәүләт теленә кагылышлы мәсьәләне дә күтәрде. "Конституциядә “Констутиция - это закон прямого действия”, - дигән җөмлә бар. Мин безнең ике дәүләт теленә караш дөрес түгел дип саныйм. Ике дәүләт теле икән, документ эшләре кемгә нинди тел уңай, шул телдә алып барылырга тиеш. Республикада беркем синнән документны тәрҗемә итүне таләп итә алмый. Тәрҗемә итү аның үз эше. Ике дәүләт теле ике телне белү дигән сүз дә түгел. Син кайсы телдә аралашасың, дәүләт шул телне хөрмәт итәргә тиеш”, - диде Фәндәс Сафиуллин.


Закон кабул ителү белән туктап калырга тиеш түгел дип саный Фәндәс Сафиуллин. “Без закон кабул иткәч туктап калабыз. Һәр хакимият үзе өчен генә эшли. Хакимият халык өчен эшләсен өчен, хакимият халык кулында булырга тиеш. Болай уйлап кына утырып, андый нәрсә үзгәрми. Ниндидер бер җир тетрәү булырга тиеш. Бәлки алай да түгелдер, тик мин шулай уйлым”, - диде Фәндәс Сафиуллин.


"Татар-информ"

Теги: Гөлүзә Гыймадиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру