Журнал «Безнең мирас»

Себер татарлары "И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе оештырды

Тубылда Себер татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе үткән. Бәйге ел саен Халыкара туган тел көненә багышлап оештырыла. Быел чарада сиксәнгә якын кеше катнашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Балалар, аларның җитәкчеләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Резеда Вәлиеваның шигырьләрен сайлаган, җирле авторлардан Булат Сөйләйманов, Сәгыйть Сәгыйтов, Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Гөлфизәр Абдрахмановаларның шигырьләре яңгыраган.
Маслово авылыннан килгән башлангыч сыйныф укытучысы Разия Мамееваның укучысы Али Гадҗикәримов, бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, бәйгедә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең тугызынчы мәктәбендә “Туган тел” түгәрәген Ринал Абдурахманов икенче ел алып бара. Бу мәктәп укучылары да бәйгедә катнашып диплом белән бүләкләнделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.
Тубылдан Римма Умитбаева катнашучылар арасында балалар бакчаларыннан кече яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары күп булды, дип язган. "Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде. Бай тарихлы, җырлы, моңлы телебездә күп шигырьләр яңгырады. Быел рус милләт балалары да татар телендә шигырьләр ятлап килгәннәр. Катя Логинова Г.Тукайның ”Туган тел” шигырен, Милена Логинова Б.Сөләймановның шигырен сөйләде. Эльмира Папеян әрмән телендә шигырь сөйләп, өченче урынга чыкты. Төрле милләт һәм төрле яшьтәге катнашучылар сәхнәдән талантларын күрсәттеләр", - дип белдергән ул.
Урта һәм өлкән яшьтәге катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле диломант исеменә Римма Шәрипова лаеклы булган; икенче дәрәҗәле дипломант - Фәүрия Ниязова, өченче дәрәҗәле дипломант исеме Рузиля Юнусовага бирелгән.
Жюрида педагогика фәннәр кандидаты Клим Садыков, филология фәннәр кандидаты Алсинә Фәттакова, жюри рәисе тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских булган.
Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Рузанна Тавлетбакиева, Ләйсән Гарифуллина, Лениза Азанова лаеклы булган. Икенче дәрәҗәле дипломнар белән Карина Бакиева, Альберт Кульмаметов, Регина Фазылова, Ләйлә Насыйбуллина бүләкләнгән.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/11/159547/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру