Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Кырым делегаты тәкъдим иткән “Татар-тур” туристик маршрутын хуплады

Кырым Республикасы Бакчасарай шәһәренең “Ларешес” хосусый тарихи музей-тыюлыгы директоры Гулливер Альтин төрки-татар цивилизациясен берләштергән халыкара туристик маршрут булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Казанның “Корстон” комплексында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында белдерде. Форумда катнашу өчен Россиянең 66 төбәгеннән, 28 чит илдән 700 ләп делегат килгән.

Чыгышында Кырым делегаты башта музей эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары “Татар-тур” проектын тәкъдим итте.
“Без берләшеп, “Татар-тур” туристик маршрутын булдыруны тәкъдим итәбез. Төрки-татар һәйкәлләре Казан, Кырым, Әстерхан, Төмән, Себер һәм башка төбәк татарларының бердәмлеген чагылдырыр иде. Шул рәвешле, милли кунакчыллыгыбызны да күрсәтеп була”, - ди Гулливер Альтин. Аның әйтүенчә, чит ил туристлары өчен дә төрле халыклар мәдәнияте бик кызыклы. “Без берләшеп, без тулы бер туристик индустрияне булдыра алыр идек. Ул Россия Федерациясенең эчке туризмын үстерү кысаларында зур популярлыкка ия булачак. Бу маршрут бик күп туристларны җәлеп итеп, аларга бай татар мирасы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный Гулливер Альтин. Ул маршрутның үзәге итеп Казан Кремлен билгеләп булыр иде, ди.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. “Моны эшләргә кирәк. Бу кызыклы программа. Безнең багланышларны күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек”, - дип белдерде ул һәм бу мәсьәләне контрольдә тотарга фәрман бирде.
“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру