Журнал «Безнең мирас»

Россия халкының күпчелеге демократик рухта яшәми һәм яшәргә уйламый да - Дамир Исхаков

Россия халкының абсолют күпчелеге демократик рухта яшәми һәм андый рухта яшәргә уйламый да. Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков шундый фикердә. Бу хакта ул  “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына багышлаган фикер алышу барышында бәян итте.


Моңа нигезләнеп, сәясәт тә төзелә, дип саный ул. "Бездә халык хәзер күбрәк икътисади яктан исән калырга тырыша, мәдәни яктан түгел", - дигән фикердә Дамир Исхаков.


"Демократия булмаганда, бер мәсьәләне дә чишеп булмый. Татарстаннан читтә эшләр яхшы бара, диләр. Юк, алар начар бара. 1990 еллар башында Төмән өлкәсендә 95 кә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер исә 4-5 кенә калды. Бөтен төбәкләрдә шундый ситуация. Татарстан эчендә сакларга тырыштылар мәктәпләрне, әмма һәрбер район үзәгендә татар мәктәбе юк. Шуннан нәтиҗә ясарга була", - ди тарихчы.


"Татар-информ"


Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру