Журнал «Безнең мирас»

Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар артистлар белән бергә җырлый

13 ноябрь көнне "Әкият" концертлар залында"Җырла, бие, изгелек кыл" дигән хәйрия чарасы уза.
clipboard38
Халыкара Әниләр көне һәм Бөтендөнья изгелек көне алдыннан, 13 ноябрьдә "Әкият" концертлар залында хәйрия чарасы үтәчәк. Аның максаты - җитди авырулардан интегүче һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастахәсендә дәваланучы балаларга ярдәм итү. Хәйрия концерты кысаларында нәни пациентлар татар эстрадасы артистлары белән бергә чыгыш та ясаячак.
"Җырла, бие, изгелек кыл" - хәйрия чарасы - озак вакытлар хастаханәдә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әнисе өчен зур вакыйга. Һәр сабый өчен өлкәннәр тарафыннан ярдәм һәм игътибар тою бик мөһим.
Концертның иң дулкынландыргыч мизгеле хастаханәдә ятучы балаларның һәм татар эстрадасы җырчыларының бер сәхнәдә чыгыш ясавы булыр дип көтелә. Балалар һәм ата-аналар артистлар белән бергә мәхәббәт һәм бәхет турында җыр башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру